поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
31.05.2019 Җәмгыять

Ул яшәргә тиеш иде...Самарада вафат булган Фәрхәд Мәхмүтовның өч баласы калды

2019 елның 27 маенда Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең һәм өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең башкарма директоры Фәрхәд Сабирҗан улы Мәхмүтов вакытсыз бакыйлыкка күчте.

Юк-бар сүзләр ишетсәм
 
элек,
 
Көйсезләнә иде йөрәгем.
 
Яши-яши, акыл тупланадыр,
 
Игътибар итмәскә өйрәндем.
 
Сөйлиләр икән - димәк яшим!
 
Көнләшерлек итеп,
 
гөрләтеп!
 
Әллә кайдан сәлам биреп
 
китәм,
 
Эчләрендә утлар дөрләтеп.
 
Тартып барган арбам
 
тәгәрмәченә
 
Тыксалар да кайчак таяклар,
 
Яннарымда - Раббым, ярдәм
 
бирә,
 
Һәм нык тора әле аяклар...
 
Бу шигырьне “Вконтакте” социаль челтәрендәге Фәрхәд Мәхмүтов битеннән табып алдым. Анда ул башкарган күпсанлы эш нәтиҗәләренә багышланган язмалар һәм шушы бердәнбер шигырь эленеп тора. Белмим, аны ул үзе язганмы, әллә кайдандыр алып куйганмы... Хәзер инде моны белә дә алмыйбыз. Ләкин андый шигырьне кую өчен җитди сәбәп булгандыр, дип уйлыйм.
 
Фәрхәдкә бары тик 47 яшь иде. 26 майда ул көнозын бихисап эшләре буенча чаба – өлкә Сабан туен, Камышлыда үткәреләчәк Бөтенроссия авыллар Сабан туен, Казан лагерьларында Самара балаларының җәйге ялын, июньгә билгеләнгән “Самара чибәре” конкурсын оештырырга, ике улын ике якка - балалар бакчасына, мәктәпкә, тренировкаларга илтергә һәм алып кайтырга, шәхси ГАЗель машинасында йөк ташып, бераз акча эшләргә, ә кичен Самараның Җәмигъ мәчетендә уздырылган зур ифтар мәҗлесенә барырга кирәк иде...
 
Фәрхәд ифтар мәҗлесендә, бер нәрсәгә дә зарланмыйча, кешеләр белән бергә авыз ача, тәравих намазын укыганнан соң, машинасына чыгып утыра һәм кайтып ята. Ә иртән, хатыны Альбина белән бергә кече улы Таһирны балалар бакчасына алып барганда, Фәрхәднең хәле начарлана һәм ашыгыч ярдәм машинасында гомере өзелә. Менә шундый тиз һәм мәшәкатьсез, ләкин бик вакытсыз һәм аянычлы үлем Самара җәмәгатьчелеген тетрәндерде...
 
1989 елда Куйбышевта “Туган тел” җәмгыятен оештырып йөргән кешеләр Фәрхәдне белә башлаганда ул әле мәктәптә укып йөри иде. Татарстанның Аксубай районы, Ибрай авылында туган, әтисе Сабирҗан Хафиз улы һәм әнисе Миңлегөл Хәсәнҗан кызы Мәхмүтовлар Куйбышев өлкәсенең Красный Яр районындагы Ялтай бистәсенә күчеп киткәч, шушы авыл мәктәбендә укып чыккан балада милли җанлылык шулхәтле көчле булган ки, ул хәтта унынчы сыйныфта укыганда әле оештырылып та бетмәгән “Туган тел” оешмасы утырышларына килеп йөргән. Соңрак, армиядә хезмәт итүенең икенче елында ункөнлек ялга кайткач та, ул тик ятмый, өлкә Сабан туе уздырылган вакытка туры килеп, аны оештыруда һәм алып баруда актив катнаша.
 
Казан университетының татар тарихы, филологиясе һәм шәрыкъ телләре бүлеген тәмамлап кайткан Фәрхәд “Туган тел” оешмасы каршында яшьләр бүлеге оештырып җибәрә. Ул вакытта оешма бик көчле иде. Аның тирәсендә тупланган студентлар берсеннән-берсе кызыклы шигърият, җыр-бию кичәләре, Яңа ел, 8 Март, 9 Май кебек бәйрәмнәргә һәм истәлекле даталарга карата тематик чаралар, “Яшь зыялылар клубы” утырышлары оештыралар, Сабан туйларына балалар һәм яшьләр мәйданчыклары, яшьләр өчен татар дискотекалары уздыралар иде. Нәкъ Фәрхәд Самара яшьләрен Татарстанның яшьләр лагерьлары белән таныштырды. Нәтиҗәдә ничәмә буын яшьләребез Казанның кадерле кичләре, Болгар музей-тыюлыгы, Габдулла Тукайның туган авылы Кырлай белән танышып, гомерлеккә татарлык, милләтпәрвәрлек чире белән авырадылар, үзләре олыгайгач, балаларын да татар мәктәбенә укырга алып килделәр, татар лагерьларына җибәреп, татарлык хисләре тәрбияләделәр.
 
Тик Фәрхәд кенә олыгая алмыйча калды, бугай. “Яктылык” татар мәктәбендә музыка укытучысы булып эшләгән Альбина Мамедалиевага өйләнгәч тә, өч баласы тугач та, ул әле һаман Самара татар яшьләре оешмасын җитәкли иде. Беренче кызы Фәрзанәнең музыкага хирыслыгы билгеле булгач, гаилә ансамбле буларак, ТНВ телевидениесе тапшыруларында, конкурс-викториналарда еш катнаштылар. Ә 2008 елда Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге мәдәният сараенда үткән “Самара — күпмилләтле гаилә” конкурс-фестивалендә Мәхмүтовлар гаиләләренең дүрт буын шәҗәрәсен тәкъдим иткәннәр иде.
 
Фәрхәд соңгы көннәренә кадәр шәһәр генә түгел, татар районнары белән дә тыгыз элемтәдә эшләде.
 
- Камышлы район администрациясенең мәдәният бүлеге белән берлектә Фәрхәд Сабирҗан улы Мәхмүтов безнең балаларны ике ел рәттән Татарстанның “Лидер” лагерена җибәрергә булышты. Анда чыгыш ясаган укучыбыз Дамир Минһаҗев шагыйрь Әнвәр Давыдовның юбилеена карата язылган хезмәте белән Мәскәү конкурсына бару бәхетенә иреште. Фәрхәд безгә “Тотальный диктант” язарга, “Мирас” I Халыкара фестиваленә әзерләнергә, шигърият конкурсы оештыруда зур ярдәм күрсәтте, - дип сөйләде кайгы уртаклашырга дип шалтыраткан район китапханәсе мөдире Римма Галимуллина.
 
Биш-алты ел элек, Фәрхәд Сабирҗан улы - “Туган тел” татар җәмгыятенең, ә ике ел элек өлкә милли-мәдәни автономиясенең дә башкарма директоры булып эшли башлагач, аның вазифалары тагын да күбәйде. Ләкин беркайчан да аңардан зарлану сүзләре ишеткәнебез булмады. Киресенчә, ул милләтебезне торгызу эшенә тагын да гайрәтләнебрәк алынды. Урыслаша башлаган кешеләрнең рус телендә сөйләшүен, башка милләт кешеләре белән гаилә коруларын, балаларга ана телен өйрәтмәүләрен бик авыр кичерә иде. Һәрвакыт бу турыда кистереп, үпкәләтерлек итеп әйтеп куярга да ике уйлап тормый иде.
 
“Татарларым!” дип өзелеп яшәгән Фәрхәднең тормышы, чын мәгънәсендә, вакытсыз өзелде. Бигрәк тә аның кечкенә балалары һәм сөекле хатыны Альбинаның олы кайгысы чиксез. Без аларга сабырлык һәм түземлек телибез. Фәрхәд туксанынчы еллар ахырында
 
“Бердәмлек” һәм “Азан” газеталарында да эшләп, матур-матур мәкаләләре белән газета укучыларын куандырып торган иде. Без аны үзебезнең коллегабыз, фикердәшебез дип белеп, урынының оҗмахта булуын телибез.
 
Фәрхәд Сабирҗан улы Мәхмүтовның җәсаде туган авылында — Кызыл Яр районының Ялтай бистәсендә җирләнде. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга дип аның сабакташлары, фикердәшләре, дуслары, хезмәттәшләре, туганнары, Ялтай авылы халкы җыелды. Җеназа намазын региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин үткәрде.
 
Татар җәмәгатьчелеге бу югалтуны бик авыр кичерә - “Самара татарлары” сайтында аның гаиләсенең, җәмгыятебезнең югалтуы турында ихлас күңелдән язылган бик күп яхшы сүзләр укырга була. Яшь, көчле рухлы, җил кебек җитез, уңган егетебезне югалттык. Арабызда аның кебек үҗәтле, милли җанлы, үз гомерен дә милләт эшенә корбан итәрлек кешеләр тагын бармы? Әлегә аның урынын алырга атлыгып торучылар күренми. Чөнки җәмәгать эшендә үзен дә, тапкан малын да халкы өчен, милләте өчен бирергә әзер булган риясыз кешеләр генә эшли ала.
 
Рамазан аенда өч бала белән тол калган Альбина Харис кызы Мәхмүтовага матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр Сбербанк картасына садака җибәрә ала. Карта 89277334148 номерына беркетелгән.
 
 

Коллегам, родным и близким

Ф.С.Махмутова

ПРАВИТЕЛЬСТВЕННАЯ ТЕЛЕГРАММА
 
От имени Правительства Самарской области, от себя лично выражаю глубокие соболезнования коллегам, родным и близким, в связи с уходом из жизни Фархада Сабирзяновича Махмутова – исполнительного директора Самарского областного татарского общества «Туган тел» и Самарской областной татарской национально-культурной автономии.
 
Это невосполнимая потеря для нашей губернии, для всего татарского сообщества. Вклад Фархада Сабирзяновича в сохранение исторической памяти, традиций и культурного наследия татарского народа, укрепление межнационального мира в губернии трудно переоценить.
 
Его высочайший профессионализм, организаторский талант, ответственное отношение к делу снискали заслуженный авторитет, глубокое уважение коллег, соратников, представителей национальных организаций. Без сомнений, каждый, кто знал Фархада Сабирзяновича, в эти дни переживает тяжелую боль утраты.
 
Активная жизненная позиция, созидательная энергия, добросовестный многолетний труд и полная самоотдача Фархада Сабирзяновича, направленные на консолидацию нашего общества, укрепление дружбы народов, являются достойным примером высочайшего профессионализма, безраздельной преданности делу.
 
Память о Фархаде Сабирзяновиче, ярком, светлом Человеке-патриоте, посвятившем свою жизнь честному труду на благо своего народа и Самарской области, навсегда сохранится в наших сердцах!
 
Губернатор Самарской области Д.И. АЗАРОВ
 
* * *
 
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу - милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!
 
Бөтендөнья татар конгрессы.
 
* * *
 
Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча Комитеты исеменнән, Татар Федераль милли-мәдәни автономиясе берләштергән барлык татарлар һәм үз исемемнән мәрхүмнең якыннарының, хезмәттәшләренең тирән кайгыларын уртаклашам.
 
Олы йөрәкле, милли җанлы Фәрхәд әфәнденең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын!
 
ТР Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча Комитет рәисе, Татар Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ.
 
* * *
 
Татар милләтенә зур хезмәт күрсәткән Фәрхәд әфәнденең вафаты аның туганнарына гына түгел, ә бөтен Самара өлкәсе татарлары өчен дә зур югалту. Барча туганнарының, хатыны Альбинаның, гомумән, татар җәмәгатьчелегенең тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын, дигән теләктә калабыз.
 
Өлкә “Туган тел” җәмгыяте, өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни автономияләре, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы,
 
Камышлының “Туган як” җәмгыяте.
 
* * *
 
Самара шәhәре «Яктылык» татар мәктәбенең укытучылар коллективы, укучылар, ата-аналар Фәрхәднең гаиләсенең, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, күркәм сабырлыклар телибез. Татар милләте өчен барлык чараларда да җан атып, янып, ялкынланып, көчен аямыйча хезмәт итүе барлык татар кешеләренең күңелендә якты истәлек булып сакланыр. Урыны оҗмахта булсын.
 
Мәктәп директоры Радик ГАЗИЗОВ.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА, Шамил ГАЛИМОВ
Бердәмлек
№ --- | 31.05.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»