поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.05.2019 Ана теле

Ана теле: Сөйләм авазны авазга бәйләүдән башлана. Аваз синтаксисына (нәхүенә) керешәбез

Әңгәмәне синтаксис нәзәриясенә дә ярап куярлык бер искәрмәдән башлап китик әле. Татар нәхүенең (синтаксисының) асылын төплерәк аңлау өчен телебез байлыгы да ярдәмгә килә икән – тел берәмлекләрен сөйләм максатында бер-берсенә бәйләү процессын менә нинди мәгънәви төшенчәләр белән белдереп була: кушу, теркәү, ялгау, төенләү (ишү, үрү, туку, саплау, күзләү), тезү, өстәү, берләштерү, укмаштыру (җөпләү), ябыштыру, катнаштыру, эләктерү һ.б.

Бу тел берәмлекләренең үзара ялганып, сөйләм барлыкка китерү рәвешләренең ифрат төрле, сөйләмеңне тәэсирле итү өчен  аһәң (интонация)нең бик мул мөмкинлекләре булуына дәлилдер.                                    
 
Төп сүзгә кайтыйк. Аваз – ул сөйләм берәмлеге. Тик аралашу максатында оештырганда-төзегәндә дә, аны кулланганда-хәрәкәтләндергәндә дә фикерләү аваздан башланмый, бербөтен күренеш итеп сөйләмне тоеп эш итәбез. Фәнни фәлсәфәсе дә шуңа нигез бит: сөйләм аңның бер рәвеше (чагылышы) хәлендә пәйда була. Фикер кешенең үзе кебек адәм балалары белән мөнәсәбәткә керү ихтыяҗыннан, ягъни аралашу заруриятыннан туа һәм аралашуга хезмәт итә. Мәгълүм ки, аралашусыз фикер була алмаган кебек, фикерләүсез аралашу да була алмый. Сөйләм – мәгънәви бер бөтен ул.  Шул ук вакытта аңыбызда бу бөтеннең өлешләрдән торуын тоемлыйбыз. Ул өлешләр белән без мәктәптән таныш, алар – безнең зиһендә, сөйләм оештыру ихтыяҗы туганда, без аларны искә төшерәбез, хәрәкәткә китерәбез. Татар теле фәненә дә рәхмәт әйтәбез. Телнең әлеге өлеш-буыннарын шактый җентекле әйрәнү тәҗрибәсен туплый алган.
 
Беренче буын, әлбәттә, “авазлар сөйләме”, ягьни авазларны берләштереп, бербөтен берәмлек (иҗек, сүз, сүзтезмә һ.б.) барлыкка китерү, аны әйтү, ишетү (язу, уку). Шөкер, бу бөтенне барлыкка китерүнең башлангыч корал-чарасы – аваз бездә шактый җентекле өйрәнелгән, моның өчен фонетика фәне нык тырышлык күрсәткән. Дөрес, авазның әйтелү асылын өйрәнә торган фән фонология бездә мөстәкыйльлек алмаган әле. Шул ук вакытта баштук бер җитди искәрмә ясап китик: аваз бездә сөйләмнең хәрәкәттәге тере күзәнәге буларак, ягъни сөйләм механизмындагы хәләтендә дә, тарихи яссылыкта ук шактый җентекле өйрәнелгән. Бу бик тә мөһим, сөйләм нәзәриясендә хәлиткеч урын тоткан факторларның берседер. Фәндә авазны өйрәнү тарихына шушы яссылыкта кыскача гына күз салыйк әле. Татар авазы сөйләм берәмлеге буларак кайчан өйрәнелә башлаган?
 
Татар академик грамматикасында бәян ителгәнчә, галимнәр татар теленең аваз төзелеше белән ХҮШ гасырда ук кызыксына башлаган. Россиядә беренче тапкыр басылган, гарәп хәрефләре кулланып С.Хәлфин тарафыннан төзелгән иң беренче татар әлифбасында ук инде татар теленең авазлары турында башлангыч мәгълүмат бирелгән. Аннан соң барлыкка килгән И.Гиганов, И.Хәлфин, А.Троянский, Г.Мәхмүдов дәреслек-кулланмаларында да авазларны ачыклауга, аларның әйтелешен өйрәнүгә игътибар ителгән. Бу хезмәтләрне анализлаган галимнәр, гадәттә, аларның фәнни максаттан бигрәк, кем әйтмешли, прагматик максатларда – татар телен урысларга укыту максатыннан өйрәнгәннәр, дип, кимчелеклерәк итеп күрсәтәләр. Бу очракта без, киресенчә, аларның авазларны нәкъ менә сөйләм максатларында өйрәнүләрен уңай фактор итеп күрәбез.
 
Бу кыйблада Каюм Насыйри тагын да алга киткән, авазларны өйрәнү максатын тагын да гамәлиерәк, колачлырак иткән – татар телен урысларга гына түгел, татарларның үзләренә дә өйрәтү өчен авазларның табигый мөмкинлекләрен нәкъ менә татар кешесенең үз сөйләме мисалында ачыкларга омтылган. “Кыскача татар грамматикасы”нда авазларның сөйләм барышында чиратлашу, бер-берсенә тәэсир итешү, телнең асыл үзенчәлекләре (мәсәлән, басым) тәэсирендә үзгәрүе күренешләре фәнни анализланып, нәкъ менә сөйләм закончалыкларына бәйләп аңлатыла. Татар теленнән чын-чыннан беренче фәнни хезмәтләреннән “Әлмүзәҗ”дә инде К.Насыйри авазларны  куллану принцип-нигезләмәләрен булдырып, шуларга нигезләнгән классификация ясарга омтыла. Аңарчы татар теле фәнендә сузык авазлар  өч дип танылса, К.Насыйри ун сузык авазны тәгаенли. Иң әһәмиятлесе шунда ки, әдип ул авазларны язуда ничек белдерү мәсьәләсен кузгата, гарәп шрифты белән билгеләнгән татар әлифбасында аларны өч хәреф белән ничек-ничек белдерелүен төшендерә. Димәк ки, К.Насыйрины татар орфоэпиясенә нигез салучы, бүген дә хәл ителеп бетмәгән язма сөйләм белән әйтмә сөйләм бәйләнеше мәсьәләсен беренчеләрдән куючы дип саный алабыз. К.Насыйри – ул татар сөйләмияте фәненә нигез салучы.
 
Татар авазының сөйләм хәсияте башка төрки телләр авазлары белән чагыштырганда да шактый тулы чагыла. Моны без В.В.Радловның “Төньяк төрки телләр фонетикасы” һәм башка хезмәтләрендә авазларны сөйләм өлкәсендәге хәрәкәт итү мөмкинлекләрен һәм шартларын киңрәк яссылыкта күзәтәбез: башка төрки телләр белән чагыштырыла, татар теленең төп кануннары белән бәйләнешендә (сингармонизм, басым законнары белән бәйләнештә) һ.б. экстралингвистик шартларда да хәрәкәт итүенә бәйләп, аларны куллану закончалыклары билгеләнә.
 
Г.Нугайбәк, Җ.Вәлиди, Г.Алпаров та авазларны төрле шартларда куллану мохитендә күзәткән, анализлаганнар. Аларның сөйләм мәнфәгатьләрендә ясаган кайбер нәтиҗәләренә тукталырбыз әле. Юл уңаеннан, татар авазын сөйләм яссылыгында өйрәнү кыйбласында җитди бер чор татар фонетикасында эксперименталь тикшеренүләрнең, башка төрки телләрдән аермалы буларак, гамәли әһәмиятен ассызыклап китү кирәктер. Казанда Россиядәге иң беренче эксперименталь фонетика кабинетын оештырып, В.А.Богородицкий татар теле фәнен баеткан, татар авазының хәрәкәттәге хәлен чынбарлыкта күзалдына китереп, гамәли кирәкле нәтиҗәләр биргән эксперименталь-фонетик тикшеренүләр үткәрә. Алга таба бу юнәлештә Г.Шәрәф, Ш.Байчура тикшеренүләре дә сөйләм нәхүен (синтаксисын) баетуга өлеш кертә. Бу тикшеренүләрдә аваз сүзләрне бербөтен итеп  укмаштыручы тере күзәнәк буларак  анализлана – аларда авазларның “сулышы” буларак тон хәрәкәте тасвирлана, авазларның озынлыгы һәм көче карала; эксперименталь мәгълүмәткә нигезләнеп, беренче мәртәбә татар һәм урыс телләренең авазлары чагыштырып характерлана; сүздәге урынына карап, әйтү барышында авазның озынлыгы, тавыш югарылыгының хәле кебек сөйләм өчен гамәли әһәмиятле нәтиҗәләр ясала; сингармонизм, басым законнары нигезендә авазларның үзгәрү  барышы тасвирлана.
 
Дөрес, алга таба бу тикшеренүләрнең нәтиҗәләре авазларны тел берәмлеге (структур тел фәне бүлеге – фонетика берәмлеге) буларак өйрәнү өчен, башлыча аларга лингвистик классификация ясау өчен, Р.Шакирова, Ә.Әфләтунов, Л.Мәхмүтова, Ф.Исхаков һ.б. хезмәтләрендә), шул нигездә татар авазларын башка телләр авазлары белән чагыштырып бәяләү өчен таяныла.
 
Фонетиканы авазларны саф структур юнәлештә өйрәнүдә катырып калдырмас өчен татар теле фәнендә орфоэпияөлкәсенең берара җанланып алуы аваз синтаксисының сөйләм кыйбласына юнәлеш тотуына уңай йогынты ясый. Орфоэпия – ул турыдан-туры сөйләмне (әйтмә һәм язма сөйләм формаларын аерып-чагыштырып) оештыруны өйрәнү  белән шөгыльләнә: фонемаларның һәм аларның вариантларының нинди фонетик шартларда, ничек әйтелүен билгели, аерым сүзләрдәге, сүзтезмәләрдәге (синтагмалардагы) әдәби нормага туры килмәү очракларын тәгаенли, сәбәбен аңлата, закончалык-кагыйдәләрне беркетә.
 
Л.Җәләй, Х.Курбатов, Х.Сәлимев, Р.Абдуллина хезмәтләре бу өлкәне шактый нигезле күзалларга мөмкинлек бирде, хәзерге татар әдәби теленең әйтү белән язу бердәйлеге катлаулануларын берникадәр хәл итәргә юл ачты. Шул ук вакытта татар орфоэпиясенең чагыштырмача артта калуы аваз синтаксисының да оператив үсеш алмавына да сәбәпче булды.
 
Гомумиләштереп әйткәндә, “Аваз нәхүе (синтаксисы)” фәненә салынырдай нигез ташларын фонетикадан ук чүпли башлау зарур. Ә аларның барлыгына академик грамматикабызның раславы дәлил була ала:  “...кешеләрнең сөйләме аерым авазларның билгеле бер тәртиптә тезелеп килүе генә түгел, ә аларның бер-берсенә ялганып туктаусыз агышы. Сөйләм агымында нинди аваз белән янәшә булуына, нинди фонетик шартларда килүенә карап, авазлар төрле үзгәрешләр кичерәләр”. Менә шушы фәнни хакыйкать сөйләм нәхүенең (синтаксисының), димәк, безнең дә күзәтү-анализларыбызның максатын тәшкил итә дә инде. Моңарчыгы тел гыйлеме, конкрет алганда татар фонетикасы һәм орфоэпиясе, бүген дә гамәли әһәмиятле нинди үзгәрешләрне терки алган соң? Башта академик грамматикада теркәлгән факторларны искә төшерик.
 
Сөйләмдәге аваз үзгәрешләрен, барлыкка килү сәбәпләренә карап, икегә бүлү традициягә кергән: к о м б и н а т о р үзгәрешләр, алар авазларның бер-берсенә тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килә; п о з и ц и о н үзгәрешләр, болары авазларның сүздәге урынына, позициясенә мөнәсәбәтле рәвештә туа. Комбинатор үзгәрешләр өч төрле була: а с с и м и л я ц и я (авазларның бер-берсенә охшашлануы), а к к о м о д а ц и я (бер-берсенә җайлашуы), д и с с и м и л я ц и я (бер-берсеннән аерымлануы, охшашсызлынуы). Ассимиляция һәм диссимиляция бер төрле авазлар арасында, ягъни сузыклар белән сузыклар, тартыклар белән тартыклар арасында бара. Аккомодация сузыклар белән тартыклар арасында бара.
 
Бүген гамәли сөйләм оештыруда методик нигез булырдай тарихи (диахроник) тәҗрибәдән килгән закончалыкларны кыскача санап кына китик:
   – ассимиляция сузыкларга да, тартыкларга да кагыла; әгәр аваз үзеннән соң килгән авазга тәэсир итеп, аны үзенә охшашландырса – туры (прогрессив) ассимиляция (төнлә –төннә), әгәр үзеннән соң килгән аваз тәэсирендә үзе аңа охшашланса, кире (регрессив) ассимиляция (унбер –умбер) була;
 
 – әгәр аваз икенче аваз тәэсирендә үз билгеләрен югалтып, үзенә тәэсир иткән авазның билгеләрен алса – т у л ы(көтеп – көтөп), әгәр бер аваз икенчесенә берәр билгесе белән генә (рәт, ясалу урыны һ.б.) охшашланса, ө л е ш ч ә ассимиляция (алдынгы – алдыңгы) була; Тулы ассимиляциядә ике төрле аваздан бер озын аваз ясалу ихтималы (күзсез – күсес);
 
– әгәр авазлар янәшә торып тәэсир итешсә, я н ә ш ә (контактлы) (умбер), аваз аша тәэсир итешсә, а р а д а ш(дистактлы) ассимиляция (көтөп) була;
 
Монда мәсьәләне тел фәне өйрәнә торган фонетика белән чикләнү зур ялгышлык икәнлеген исбатлап тору урынсыз. Сөйләмият фәне булырга тиешлек, аның бер тармагы нәкъ менә әлеге шул “авазлар сөйләмен” өйрәнү белән махсус шөгыльләнергә тиешлеге беренче һәм бер генә тапкыр әйтелмидер.  
 
Мәсьәләнең хәлен җитди тикшергән галим А.А.Леонтьев, “... иң дөресе һәм иң кулае бербөтен сөйләм теориясе яисә сөйләм эшчәнлеге теориясе булдыру булыр иде”, ди, һәм ул анализлаган төшенчәләр, аерым алганда сөйләм күнекмәләренең типологиясе, тел һәм сөйләм формаларын аеру, әйтмә һәм язма сөйләм, монолог һәм диалог, сөйләмнең үз жанрлары һәм стильләре, аралашуның бертип һәм бертөр ситуацияләре вә бертөр чаралары һ.б., шул фәннең структур компонентлары була алырлар иде, ди. Бу фикеренең өр–яңа түгеллеген дә әйтә, бу хакта И.А.Бодуэн де Куртенэ, Е.Д.Поливанов, Г.О.Винокур фикерләрен китерә. Әйтик, И.А.Бодуэн де Куртенэ һәм аның шәкерте Н.В.Крушевский (Казан мәктәбе) әле Ф.де Соссюрга бәйсез рәвештә үк фонема концепциясен тәкъдим иткәннәр. Алар тел берәмлеге буларак фонеманы әйтү берәмлеге – аваз буларак аерганнар. Шуннан фонология фәненә нигез салына башлаган, кайсыдыр ки бүген сөйләмиятнең бер тармагын тәшкил итә алыр иде. Бүгенге урыс фәне дөньясыннан да “сөйләмият яклыларны” күпләп китерергә булыр иде...” Шулай ук төрки тел белеме дөньясыннан да. Бу хакта безнең “Уем – тел очында” хезмәтеннән мәгълүмат алырга була ( 182 б.).
 
Бу мәсьәләнең актуальлеге, ягъни “авазлар синтаксисы (нәхүе)” фәнен өйрәнүнең, күнегүләр алуның әһәмиятен исбатлый торган янә берничә дәлил китерик.
 
...Нормага ярашмаган әйтү очраклары әле байтак. Алар аерым шәхес кимчелекләре генә булмыйча, гомумиләштерүгә дә нигез булырлык. Мәсәлән. сузыкларны (а, ә, и, ы, у, ү, о, ө, э) тарайтып әйтү очраклары ешайды. Авыз тутырып рәхәт диясе урынга шәһәр баласы рэхэт ди. Яшь җырчыбыз сабыйларга йоклар алдыннан “Элли-белли беү” дип җырлый; о ны, ө не ирен гармониясенә буйсындырмау да күзәтелә, сөям урынына сиям, бөтөнурынына бетен...
 
Бу фактлардан борчылдырырга тиешле хәвеф шунда: авазлар бит аерым-аерым әйтелми, алар бер-берсенә кушылып әйтелә (кушаваз, дифтонг, иҗек рәвешендә), шунда алар бер-берсенең йогынтысына бирелә: һәр аваз диярлек үзгәрүгә дучар була, димәк, авазны әйтү ялгышлары да аларның бер-берсенә бәйләнешендә, мөнәсәбәтендә барлыкка килә.
  
Бу хакта без “Ярдәмең берлән синең...” хезмәтебезнең “Фонетика биләмәләрендә” бүлегендә башлангыч мәгълүмат биреп, уйланырга  тәкъдим иткән идек инде.
 
Сөйләм берәмлеге буларак авазлар тел фәнендә ничек күзаллана? Иң соңгы дәреслекләрнең берсенә мөрәҗәгать итик (Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Казан, 2002).   Аваз – сөйләмнең таркалмый торган иң гади берәмлеге. Ләкин ул бик катлаулы күренеш. Сөйләм авазлары – табигатьтәге теләсә нинди аваз кебек, физик, материаль күренеш. Авазның физик табигатен акустика  өйрәнә. Сөйләм авазларын ишетелеше ягыннан да тикшерергә мөмкин. Бу – үзе бер аспект. Икенчедән, сөйләм авазы билгеле бер органнар катнашында барлыкка килә. Авазларны бу яктан өйрәнүне биологик аспект дип атыйлар. Кайчак бу ике аспектны, берләштереп, фонетик аспект дип йөртәләр. Шуның белән бергә, сөйләм авазының иҗтимагый ягы гаять зур әһәмияткә ия.Сөйләм авазы сүзләрнең мәгънәсен  ясауда катнаша (ассызык безнеке –И.Н.). Авазны шул яктан өйрәнүиҗтимагый (социаль, фонологик, лингвистик) аспектның эчтәлеген тәшкил итә. Сөйләм авазы сүзләрнең телнең мәгънә аеруда катнашучы иң кечкенә берәмлеге – фонема була. Шулай итеп, сөйләм авазларын өч аспектта – акустик, биологик һәм иҗтимагый аспектларга бәйләп өйрәнергә мөмкин.
 
Телне фонетик тасвирлау үзмаксат түгел, ул аваз берәмлекләренең функциональ характеристикасын ачыклау һәм телнең фонологик системасын билгеләү өчен нигез булып тора. (167–168 б.).
 
Фонетиканың практик әһәмияте дә зур. Укырга һәм язарга өйрәнүнең фәнни нигезләнгән методикасы фонетикага нигезләнә. Аннан башка орфографияне, орфоэпия һәм грамматиканы белү мөмкин түгел. Сөйләм культурасы да фонетика ярдәмендә генә өйрәнелә (166 б.).
 
Бу закончалыкларның очраклы түгеллегенә ышаныр өчен аларның татар теленең күпчелек сүзләренә хас икәнен раслый торган нәтиҗәләрнең булуы әһәмиятле. Менә татар лексик фондының күпчелек берәмлекләрен анализлый алган галим Р.Әхмәтьяновның нәтиҗәләре:
 
Төп татар-төрки сүзләре түбәндәге фонетик законнар илә тәгърифләнә: 1) сүз (иҗек) башында ике тартык аваз бергә килми; 2) сүз башында л һәм равазлары кулланылмый; 3) яңгырау тартыкларда г, ч, д һәм з чагыштырмача сирәк кулланыла; иҗек азагында б,ѓ,гһәм д авазлары очрамый; 4) иҗек азагында ике тартык бергә килми, бу кагыйдәдән чигенте буларак -лт, -нт, - рт, -жт, -шт, -ст чатлашулары гына очрый(арт, выжт, келт, ант, кышт, аст һ.б.ш.); 5) төп татар сүзләрендә тугыз сузык аваз (а,о,у,ы,ә,е,и,ө,ү) кулланыла; 6) ул авазлар аерым сүздә (сүз нигезендә) арткы (калын) яисә алгы (нечкә) рәт сингармоник чылбыры буенча гына урын алалар (алга таба текстта бу закончалык схема шәкелендә, мисаллар белән аңлатыла –Н.И.); 7) Калын сузыклар белән каты тартыклар, ә нечкә сузыклар белән йомшак тартыклар гына чатлаша; 8) төп татар сүзләрендә о (русча басымланган о кебек), русча э, ыйсузыклары һәм һ авазлары кулланылмый; 9) ф, х һәм (’) /һәмзә/ авазлары күбесенчә алынма сүзләрдә очрый (бу авазлар диалекталь сөйләмдә генә актив кулланылырга мөмкин). (Р.Әхмәтьянов, 4-5 б). Алга таба автор алынмаларда (аларны рус, гарәп, фарсы һ.б. төркемнәргә аерып) фонетик билгеләрне тәфсилләп күрсәтә (5-6 б.).  
 
Авазның асылын аңлау, бигрәк тә аларның сөйләм барлыкка китерү максатында бер-берсенә кушылу, хәрәкәткә килү хәсиятен аңлау өчен иң әүвәл бу күренешләрне   татар теленеңтөп законнары белән бәйләнештә, аларның һәркайсына карата аерым-аерым нисбәттә карау фәнни нигезле булыр. Һәр законга мөнәсәбәттә гамәли әһәмиятен ачыклый бару мәслихәттер.
Моны тәфсилле төшенү өчен үзенә аерым язма сорала.

Илдар НИЗАМОВ, филология фәннәре докторы
Матбугат.ру
№ --- | 31.05.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»