|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2019 Шоу-бизнес
"Ул - сандугач иде". Рафинә Ганиуллина нәни кош коткаруы турында сөйләдеРафинә Ганиуллина кечкенә чагында булган бер вакыйга турында сөйләде. Аңа 10-12 яшьләр чагында җәйге каникулларда Арча районы Кенәр авылындагы туганнары кунакка барганнар. Флера апалары белән Рафинәнең әнисе өйдә чәй эчеп калган, ә кыз сеңлесе Резеда Ганиуллина белән урамга чыгып киткән.
"Берзаман, аяк киемнәребезне кигән арада, тәрәзә белән челтәр арасында, бер ят кошның бәргәләнеп, чыгу юлын эзләгәнен күреп алдык, үтеп баручы песи дә сагайды, тырнакларын тырпайтты. Кошны тиз арада коткарырга кирәк! Мин йөгереп килеп бу кошны тоттым: чыпчык түгел, песнәк тә түгел, кем икәнен дә белмичә иреккә очырдык. Соңрак без бу кошны энциклопедиядән эзләп табып шундук танып алдык, ул - сандугач иде", - дип сөйли Рафинә Ганиуллина һәм Фәнис Яруллин шигыреннән өзек китерә:
Көн тудымы - әллә ниләр булыр төсле...
Куеныма былбыл килеп сыеныр төсле,
Куендагы шул былбылның моңнарында,
Бөтен дөнья рәхәтләнеп коеныр төсле.
--- |
Иң күп укылган
|