|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2019 Фаҗига
“Әни, син мине бер айга озатасыңмы әллә?” Айга түгел, мәңгелеккә ...Исән булса, спортчы кыз Эльвина быел 9 нчы сыйныфны тәмамлар иде. Яшьтәшләре “Соңгы кыңгырау” бәйрәме уздырганда, аның әнисе баласының мәктәп елларындагы фотоларын карап юана. Ул да башка әниләр кебек кызын бәйрәм белән котлар, аның уңышларына сөенер иде дә бит. Тик бу мөмкин түгел. Моннан дүрт ел элек Санкт-Петербургка каратэ ярышларына чыгып киткән Эльвина Казанга исән кайтмый. Алар утырган автобус Түбән Новгород өлкәсендә юл һәлакәтенә очрый. Фаҗигадә Татарстанның каратэ федерациясе рәисе Искәндәр Шагин, автобус шоферы Алексей Платонов та һәлак була.
Ерактан кояштай балкып торган кызның кинәт кенә арабыздан китүе бөтенебезне тетрәндерде. Фәттаховларның иң авыр көннәрендә янәшәләрендә булырга тырыштык. Әле дә хәлләрен белеп торабыз. Тик еллар узса да, яралар яңара гына кебек. Бу хәсрәт Эльвинаның әнисе Гөлшатны бик сынады. Ул, кызын юксынып, социаль челтәрләрдә көн дә фотолар куя, шигырьләр урнаштыра. Соңгы күрешү мизгелләрен сагынып яши. Әле дә исендә: юлга кузгаласы көнне ана, күңеле сизгәндәй, баласын кыстый-кыстый ашата. Кызы да, аптырап: “Әни, син мине бер айга озатасыңмы әллә?” – ди. Айга түгел, мәңгелеккә озатуы әни кешенең башына да килми шул.
– Турнирдан җиңеп кайту турында хыялланды. Автобуска да иң беренче булып Эльвина менеп утырды, – дип сөйләгән иде әнисе. Кыз Түбән Новгородка бару өчен бик тырыша. Ярышларга аны гел әтисе озатып йөри. Юлга төнлә кузгалалар. Иртәнге якта Гөлшат ханым, хәлләрен белергә дип, ире һәм кызына шалтырата башлый. Әмма җавап бирүче булмый. Уллары Раушанның да тырышлыгы юкка була. Бары иртәнге сәгать сигез тулып киткәч кенә әтиләре Марсельнең телефоныннан җавап килә. Бер белмәгән чит кеше Казаннан киткән автобусның куркыныч авариягә эләккәнен әйтә.
Марсель дә фаҗигадә зыян күрә. Аны Казан хастаханәсенә кайтаралар. Эльвинаның бары җансыз гәүдәсен генә алып кайтырга туры килә. Сабыйны әтисенең туган ягына – Биектауга җирлиләр. Кызның кабереннән әле дә кеше өзелми.
– Кызымның шулкадәр тырыш, сәләтле бала булуын аны югалткач кына аңладым. Минем өчен ул гади генә бер кызчык иде. Аның шөгыльләрен мавыгу итеп кабул иттем. Башка балалар да шундыйдыр дип уйладым. Интернеттан карап сабын ясый иде. Полимер балчыктан бизәнү әйберләре дә эшләде. Әле язын, пәлтәмә туры китереп, зәңгәр алкалар ясаган иде. Тегәргә дә бик яратты. Менә бу күлмәкне гимназиядә технология дәресендә теккәннәр. Тукымасын бергә юнәтсәк тә, итәк читендәге челтәрне үзе сатып алган, – дип искә ала Гөлшат.
Ул вакытта кыз теккән киемен әнисенә алып кайтып күрсәтә. “Кара, әни, моны итәк итеп тә киярмен. Аннары сарафан ясарга була”, – дигән ул. Гөлшат бу вакытта әлеге киемгә артык игътибар бирмәсә дә, хәзер кызының нәни куллары кагылган итәк-сарафанны кадерләп саклый.
Эльвинаның никадәр тырыш, сәләтле бала икәнен мин үзем дә күрдем. Ул укыган 20 нче гимназиядә балаларым укый. Аның талантына шакката идек. Матур итеп җырлавы әле дә колакта яңгырап тора. 12 яшендә каратэ буенча 46 медале бар иде. Мактау кәгазьләре, дипломнары күпме! Гөлшат сабыеның бүлмәсен ничек бар, шулай саклый.
– Ел саен кызымны искә алып Коръән мәҗлесе уздырабыз. Рухы шат булсын, дип догалар укыйбыз. Әби-бабасы аны югалткач авыруга сабышты. Әллә мине кызгандылар, әллә хәсрәт көчле булды, әтием дә авырый, әнием бөтенләй урынга калды. Мин исә ничек тә Аллаһы Тәгалә биргән гомеремне яшәргә тырышам, – ди Гөлшат. Газиз баласын югалткан ананың карашында сагыш ята. Никадәр генә көчле булырга тырышса да, кайчак сынып та китә. Әмма күңелендә бер теләк – башка аналар бала хәсрәте күрмәсен!
Сыйныф җитәкчесе Зилә Әбелханова кызны сагынып искә төшерә.
– Сыйныфның гына түгел, мәктәпнең горурлыгы иде. Мөгаен, ул балага күз тигәндер. Үзе нидер сизенгәндәй, каядыр ашыкты. Ул елны китапларын да тизрәк тапшырды. Мин бүтән булмыйм, дип тә ялгыш әйтеп куйган иде. Белмим, әллә сабый күңеле сизгән инде, – ди укытучысы.
Күңел дигәннән... Эльвина вафатыннан соң төшләремә керде. Гимназиягә атлап керүгә, каршыма йөгереп чыга да, апа, минем ашыйсым килә, ди. Нәкъ бер төрле төш өч тапкыр кабатлангач, мәктәп коллективы Эльвинаның рухына дога кылдырды. 12 яшендә өлкәннәр ирешә алмаган уңышлар яулаган бала үзен тиз генә онытуларын теләмәде кебек. Шөкер, кызны Татарстанның каратэ федерациясе онытмый. Ел саен Искәндәр Шагин һәм Эльвина Фәттахова исемендәге ярышлар уза. Якты янып, тиз сүнгән йолдыз безнең күңелләрдә озак балкыр әле.
--- |
Иң күп укылган
|