|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2019 Фаҗига
Бала тудыру йорты тәрәзәсеннән сикергән хатынның баласын җирдә ярып алганнар (ВИДЕО)
Уфада балалар тудыру йортының бишенче катындагы тәрәзәсеннә авырлы хатын сикергән. Табиплар аның баласын хатын егылып төшкән җирдә ярып алырга мәҗбүр булган. Вакыйга Уфаның 4нче санлы бала тудыру йортында була. Бишенче каттагы палатага салынган йөкле бер хатын тәрәзәдән сикерә. "КП-Уфа" язуынча, хатынңа психик авыру булган. Аның караучысы берничә минутка гына китеп торган.
Хатын егылып төшкән урынга тиз араа табиплар килеп җиткән һәм кесарево ярдәмендә баланы алганнар. Баштарак сабый исән диелгән иде, korby соңрак егылганда алынган җәрәхәтләрдән үлгән дип белдерделәр.
Хатынның йөрәге туктаган булган, әмма аны эшләтеп җибәргәннәр һәм хастаханәгә алып киткәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|