|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2019 Милләт
Самара татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Фәрхәд Мәхмүтов вафат27 майда Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең һәм өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең башкарма директоры Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтов вафат булган. Бу хакта "Самара татарлары" сайтында хәбәр ителә.
"Татар милләтенә зур хезмәт күрсәткән Фәрхәт әфәнденең вафаты аның туганнарына гына түгел, ә бөтен Самара өлкәсе татары өчен дә зур югалту. Барчагызның тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын, дигән теләктә калабыз", диелә хәбәрдә.
Мәрхүм иртәгә, 28 майда, өйлә намазына кадәр Кызыл Яр районының Ялтай авылында җирләнәчәк.
Фәрхәд Мәхмүтов 1972 елда Аксубай районы Иске Ибрай авылында туган, соңрак аның гаиләсе Самара өлкәсенә күчә.
Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы бүлеген тәмамлаган. Татар милли хәрәкәте активисты булды.
Фәрхәд Мәхмүтовның өч баласы калды.
--- |
Иң күп укылган
|