|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2019 Мәдәният
Камал театры артисты Илнур Закиров: "Джек Воробей кебек рольдә уйныйсы килә"Кемгәдер ул яшьлекнең үзе булып тоелган Хәйретдин (“Яшь йөрәкләр”, Фәтхи Бурнаш), кемгәдер катлаулы Сехисмундо (“Тәкъдир”, Педро Кальдерон), ә кайсы тамашачыга “Килмешәк”тәге (Сөмбел Гаффарова) берьюлы дүрт образы белән якын. Һәрхәлдә, Камал театры артисты Илнур Закиров рольләренең һәркайсы истә кала торган. Ә бит аның фанатлары арасында балалар да шактый. Ничекме? Чөнки “Татармультфильм”ның бик күп герое Илнур абыйлары тавышы белән сөйли.
Татарстан китап нәшриятының аудиокитапларын да Илнур Закиров укый. Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр”е, Гаяз Исхакыйның “Тормышмы бу?” әсәре шундыйлардан. Тиздән Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романын да Илнур Закиров укыячак. Без аның белән театр сәнгате, яңалыклары һәм проблемалары турында сөйләштек.
– Россиядә Театр елы бара. Ничек уйлыйсың, махсус ел игълан итеп кенә театрга игътибарны җәлеп итеп буламы?
– Миңа калса, мондый чараларның ярдәме бар. Театр тамашачы өчен махсус проектлар башлап җибәрде, алар ярдәмендә халык белән театр арасы тагын да якынайды. Сер түгел, бюджет караганда мәдәният соңгы пунктларга языла. Ә инде елга театр исемен бирү финанс ярдәменә сәбәп була ала, проблемаларга игътибар бирелә. Тамашачы җәһәтеннән Камал театрының аптыраганы юк. Халык йөри, соңгы елларда яшьләр тартыла. Театр елына карап кына тамашачы артты дип әйтә алмыйм. Җанатарлар элек тә булган, хәзер дә бар.
– Спектакльләр белән чит илләргә еш чыгасыз. Чит ил тамашачысы белән үзебезнең тамашачы нык аерыламы?
– Бу сезонда – Һиндстанда, күптән түгел Венгриядә булып кайттык. Алардагы тамашачы белән мондагыны чагыштырып булмый. Ул, бәлкем, дөрес тә түгелдер. Чөнки дөньяны кабул итү, холык-фигыль, тәрбия башка. Минем өчен иң җылы тамашачы – Казанда. Чит илдә спектакльне тып-тын карыйлар, шылт иткән тавыш та ишетелми. Мисалга Будапешт тамашачысын китерәм. Спектакль башланып китте, тынычлык. Әйтерсең, зал буш. Сискәнеп күз ташласам, халык шыгрым тулы. Шулай итеп абсолют тынлыкта уйнап бетердек, шуннан соң зал алкышлардан тетрәнде. Өч-дүрт тапкыр чакырып чыгардылар, тынмыйлар. Без исә ул кадәр күренергә, баш ияргә күнекмәгән дә. Үзебезнең эшләгән эшебезне күрсәтә белмәү микән инде ул...
– Дистә елдан артык Камал сәхнәсендә уйнау дәверендә бик күп рольләр тудыргансың. Арасында үзең өчен аерым бер мәгънәгә ия булганнары бармы?
– Иң яратып уйнаганы – “Яшь йөрәкләр”дә Хәйретдин роле. Камалга килеп кергәч тә билгеләнгән, бик озак уйнаган ролем ул. Егет чак, самими, дуамал чак. Анда дөньяга караш та үзгә. Хәйретдин дә шундыйрак образ бит инде ул. Шуңа бик рәхәт, бик ихлас булды. Хәзер булса, икенче төрлерәк уйнар идем, билгеле. Рольгә караш та бүтәнчә, тәҗрибә дә бар дигәндәй. Ләкин хәзерге образ теге вакытта уйнаган эчкерсез, саф Хәйретдингә җитмәс иде барыбер. “Килмешәк” спектакле дә кызыклы. Чөнки мин анда берьюлы дүрт образны уйныйм. Үзеңне телевизор каналын күчергән шикелле үзгәртергә кирәк. Гомумән, яраткан, яратмаган дип аерасым килми рольләрне. Катлаулырак булган саен эшләве кызыграк.
– Нинди яктан ачылып җитмәдең дип саныйсың?
– Бу сорауны еш бирәләр. Мин инде Әзһәр абыйлар яшенә җиткәч, шул рольне уйнамыйча калдым, дип сөйләрмен. Ә болай... Джек Воробей кебек, бер караганда усал, икенче яктан киң күңелле, начар да, яхшы да, җыеп әйткәндә, катлаулы, үзгәрүчән образны уйныйсым килә.
– Безнең драматургиядә образ йә начар, йә яхшы гына бугай...
– Совет чорында андый мавыгу булган, хәзер алай димәс идем. Театр үзгәрә, төрле тәҗрибәләр куела. Яшьләр кызыклы проектлар әзерлиләр. Аннан килеп, без бит үзебез дә артистны шулай кабул итәбез. Авыл халкы, мәсәлән, син яхшы кешене уйныйсыңмы, начарнымы, дип сорый. Уртача кешене уйныйм дисәң, аптырап калалар. Ничек була ул уртача, яхшы да, яман да түгелмени, диләр.
– Син телгә алган яшьләрне өлкән буын театр белгечләре бик кабул итеп тә бетерми. Аларны театр сәнгатен вагайтуда гаепләүчеләр дә бар.
– Элек-электән театр тәрбияви эш алып барган инде ул. Ләкин узган гасырдагы алымнар бу гасырга туры килмәскә мөмкин. Шуңа күрә яшьләр эзләнә, төрле юнәлешләр барлыкка килә. Аларның берсен дә дөрес юлдан китмәгән дип әйтеп булмый. Бу очракта барометр – халык. Ул кабул итә икән, нишләп әле сайлаган юнәлешеңне дәвам итмәскә? “Әлиф” төркеме, мәсәлән, шулай эшли дә. Дөнья да, сәнгать тә бертөрле була алмый.
– Театрның бер бәласе – татар телен камил белмәгән яшьләр килүедер, мөгаен. Мәгарифтәге соңгы үзгәрешләр, татар теле сәгатьләренең кимүе театрга тагын да тискәрерәк тәэсир итәчәк, килешәсеңме?
– Мәгариф – иң авырткан мәсьәлә. Телгә кизәнү – тамырга кизәнү дигән сүз. Хәзер барысы да үзебездән тора. Мәсәлән, балабыз йөргән балалар бакчасын гына алыйк. Аның бусагасын атлау белән урысча аралашу башлана. Әгәр ата-ана, ярый инде дөньясы шул булгач, дип моңа күз йомса, бала акрынлап урысча сөйләшә, урысча фикерли торган кешегә әйләнә. Без Зәлиягә, әти-әни белән татарча гына сөйләшергә кирәк, дип сеңдердек. Татар балалары белән ул шулай ук татарча аралаша. Ул хәзер үзе өчен иң беренче тел – татар теле булуын аңлый башлады. Татар теле сиңа кирәк булмаячак дисәң, әлбәттә инде, тел онытыла. Тагын бер як бар: мәгариф тирәсендә шау-шу купканчы, барысы да үз агымында бара, телгә дә әллә ни әһәмият юк иде шикелле. Кысу безне уятты. Телнең кадерен белгән, әһәмиятен аңлаган катлау барлыкка килде. Бәлкем, алар аз сандадыр, әмма шундый яшьләрнең булуы өмет уята. Театрга кайтсак, безнең беркайчан да урысча спектакль уйнаган юк һәм мондый хәл булмас та. Балалар спектакльләре дә гел татарча гына бара. Телне белмәүчеләр өчен урыс һәм инглиз телләренә тәрҗемә бар. Киләчәктә дә татар телле артистлар, милләтпәрвәр режиссерлар булыр, моңа иманым камил.
– “Яшь йөрәкләр” – сезне Динә белән кавыштырган спектакль дә бит әле ул.
– Әкияттәгечә булды ул кавышу. “Яшь йөрәкләр” спектакленә әзерлек бара. Динә оркестр чокырында скрипкасында уйный. Мин – сәхнәдә. Берзаман күзем төште: миңа усал итеп карап тора. Җырлаганда “әтәч” җибәргәнмендер инде. Карашлар очрашты да, шуннан әллә нәрсә булды. Ул чакта әле Динә “Алканат” рок-группасында да уйный иде. Репетициядән соң аңа, концерт кайчан була, дип яздым. Бүген, ди. Килдем, шуннан башланды инде. Бер карауда очкын кабыну бар ул. Әлбәттә, усал карашлар, сүз йөртүчеләр дә очрый. Гаиләдә мәхәббәт, аңлау, хөрмәт булганда, болар куркыныч түгел.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|