|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2019 Экология
МЧС салкыннар турында кисәтә, кыярларыгызны каплагыз!
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәлеге республикада кырау төшү һәм салкынайту турында кисәтте. 25 һәм 26 май төнлә Татарстанда урыны белән һава температурасы -1 градуска, ә туфракныкы -3 градуска җитәргә мөмкин.
Шул уңайдан МЧС үсемлекләрнең өшүе бар дип кисәтә һәм түтәлләрне полимер пленка, салам ише әйберләр белән капларга киңәш итә.
25 майда көндез 18 градуска кадәр, ә 26 майда 24 градуска кадәр җылытачак.
Татарстан синоптиклары ялларда көндез көчле җил көтелә дип тә белдерде.
Үзегезне һәм кыярларыгызны саклагыз!
--- |
Иң күп укылган
|