поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.05.2019 Мәдәният

Композитор Азат Хөсәенов: "Мактаулы исемне үзең сорап йөрсәң генә, аласың"

Танылган композитор Азат Хөсәеновка 8 майда 60 яшь тулды. Юбилей бәйрәме 16 майда Филармониядә узды. Композитор белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

— Азат абый, Сезне хәзер, бик күренми, ишетелми, диләр. 
 
— Дөресен әйткәндә, җыр язуны тулысынча туктаттым, театрлар өчен генә эшлим. Спектакльләргә заказлар күп. Быел рекорд булды. Дүрт ай эчендә мин көй язган дүрт премьера куелды. Хәзер бишенчесен — Минзәлә театрының “Каенана” спектакленә язам. Барысы бергә 70 ләп спектакльгә көй иҗат иттем. Иң беренчесе — Камал театрындагы “Бичура”. Аңа көй 1989 елда язылды. 300 дән артык җырым бар. Русча спектакльләргә дә иҗат итәм. Аранжировкасын да эшлим. “Нишләп җырламыйсыз?” — дип тә сорыйлар. Мин — җырны язучы! Иң горурланганым — берсендә Камал театрында мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакиров туктатты да: “Сылукай” җырыңнан соң бүтән язмасаң да, син — минем өчен композитор”, — диде. “Сылукай”, “Бичура”ларым — мәңгелек җырлар. Моннан тыш, 10 мультфильмга яздым. Иҗаттан туктаган юк... 
 
 
— Шулхәтле эш башкарып та, әле дә композиторлар берлегенә кертмәгәннәр икән... 
 
— Махсус белемең булмаса, бездә композиторлар берлегенә алмыйлар. Консерваториядә уен кораллары бүлегендә укыдым. Сәнгать юлы булса да, ул гына ярамый... Шуңа мин әле дә берлектә юк. Башка союзларда алай түгел. Минем багаж зур, тик һаман үзешчән саналам. 
 
— Бүгенгә кадәр нинди исемнәр алдыгыз? 
 
— Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтенроссия театр әһелләре әгъзасы саналам. Шулар гына. Юбилейга берәр нәрсә булмасмы, дип өметләнгән идем. Юк инде. Йөрсәң, аласың. Тик үзеңә исем сорап йөрү кызык түгел, түбәнсенү кебек. 
Балалар белән эшлим, хатыным да музыка мәктәбендә флейтада уйнарга өйрәтә. Бәйгеләрдә йөрибез, беләбез: халыкара конкурслар лауреаты, дигән исемне дә рәттән бирәләр. Аның да дәрәҗәсе төште. Барысы да бизнеска әйләнде. Бөтен бәйгеләр түләүле. Ә укытучылар конкурска барырга мәҗбүр. Укучыларың лауреат булмаса, премия дә юк, хезмәт хакын да кисәләр... Конкурслар күбәйгәннән-күбәя... Чөнки акча! Рәттән грамота, диплом өләшәләр... 
 
— Хатыныгыз Наилә апа Казан кызымы? 
 
— Әйе. Консерваториядә миннән бер курс түбән укыды. Укуны тәмамлаганчы йөри башладык. Аннары мине армиягә алдылар. Мәскәүдә оркестрда хезмәт иттем. Наилә озатып калды, көтәм, диде. Вәгъдәсендә торды. 
 
— Улыгыз Нияз нинди эш белән мәшгуль? 
 
— Сәхнә утлары куя, заказлары күп. Улымны күргән дә юк, гел эштә. Казан театр училищесын тәмамлады. Нияз Мәскәү артистлары белән эшли. Мәсәлән, Тимати концертында да утны ул куйды. Утлары бик шәп, кыйммәтле, аппаратураларын “КамАЗ”га төяп йөриләр. Концерт алдыннан ике көн җыя, яртышар көн сүтәләр. Безнең җырчылар моңа бик сузылмый, кыйбат. 
Киленебез Эльвира — химик. Оныгыбыз Тамерланга 5 яшь ярым. Бик акыллы, меңгә хәтле саный, китап укый. 
 
 
— Кызыгыз Лилия дә кияүгә чыккан икән? 
 
— Кызыма 23 яшь. Казан медицина университетында V курста укый. Үз тырышлыгы белән бюджет бүлегенә керде. Табиб булу балачак хыялы иде. Никахы булды. Алмаз киявебез Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган. Туй августта, Алла боерса. Алып баручы эзлим. Вәт бәяләр кыйммәт икән! Мин дә йөрим инде, 7 мең сумга баянда уйнап, җырлап. Аның каравы заказларым бар. Мәҗлестә баянны яраталар... 

 


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 23.05.2019
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»