поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.05.2010 Милләт

ГАЛИ АВЫЛЫ САБАН ТУЕ БӨТЕН ИЛ ӨЧЕН ҮРНӘК БУЛАЧАК

2010 елның 29 маенда Самара өлкәсенең Похвистнево районында үзенең борынгы тарихы, милли традицияләре, йолалары, гореф-гадәтләре, динилеге белән дан тоткан атаклы Гали авылында беренче тапкыр бөтенроссия күләмендә авыллар Сабантуе үткәреләчәге турында без берничә тапкыр «Бердәмлек»тә язып чыккан идек инде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты инициативасы һәм Самара өлкә хөкүмәте хуплавы буенча оештырылган бу милли бәйрәм авыл җирлегендә әле беренчесе генә. Шушы олуг тантанада Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән катнашырга теләк белдергәннәр дә инде, ә гаризалар кабул итү дәвам итә.

Бөтенроссия авыллары Сабан туена тиешле дәрәҗәдә әзерләнү максатында өлкә хөкүмәте каршында эшче төркем оештырылып, ул даими төстә бөтен мәсьәләләрне тикшереп, барын да хәл итеп тора. Аңа Самара өлкә хөкүмәте аппараты җитәкчесе, вице-губернатор Алексей Бендусов җитәкчелек итә.

 

Бәйрәмгә әзерлек эшләрен алып бару буенча оештырылган бу эшче төркем эшчәнлегендә өлкә хөкүмәте министрлыклары, хокук саклау органнары җитәкчелеге белән беррәттән өлкәбезнең татар милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре дә актив катнашалар.

 

Шушы араларда гына берничә өлкә телевидениесе каналы, «Волжская коммуна» һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары, шул исәптән «Бердәмлек» татар газетасы хәбәрчеләре дә өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Бәдретдин улы КАНЮКАЕВ белән очрашып, аңардан Гали авылында үткәреләчәк шушы зур милли бәйрәмгә әзерлек эшләренең торышы турында сораштылар.

 

– Фәхретдин әфәнде, Сабан туен, аның нинди зур милли бәйрәм икәнлеген белмәгән, ишетмәгән татар кешесе юктыр, мөгаен. Ә менә быелгысы, Гали авылында үткәреләчәге башкаларыннан нәрсәсе белән аерылып тора?

 

– Сабан туе – борынгыдан килгән татар халкының иң олуг милли бәйрәмнәренең берсе. Моның турында татар кешесенә, «Бердәмлек» газетасының зыялы укучыларына сөйләп, аңлатып торырга кирәкме икән. Безнең татарлар төп халык булып яшәгән Самара төбәге авылларында бу бәйрәм беркайчан да тукталмыйча, хәтта афәтле сугыш елларында да үткәрелеп килгән. Ә соңгы егерме елда Тольятти, Самара кебек зур шәһәрләребездә дә Сабан туен уздыру гадәткә кереп китте.

 

Шулай да быел Гали авылында үткәреләчәк бәйрәм ул бик тә үзенчәлекле булыр дип көтелә. Россиянең күп зур шәһәрләрендә соңгы елларда Федераль Сабан туе бәйрәмнәре даими үткәрелеп торсалар да, быелгы Галидәгесе беренче Бөтенроссия авыллары Сабан туе булачак. Һәм бу бәйрәмне Самара өлкәсенең атаклы Гали авылында үткәрелүе безгә зур ышаныч күрсәтелүе турында сөйли.

 

Безнең бу Сабан туебыз Самара өлкәсе губернаторы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты хәер-фатыйхасы һәм ярдәме белән үткәреләчәк. Аның оештыру комитетын вице-губернатор Алексей Бендусовның җитәкләве генә дә бу чараның мөһимлеген үзе үк күрсәтеп тора.

 

Бәйрәмгә хәзерлек эшләре бу көннәрдә бөтен көчкә алып барыла. Бу турыда әле шушы көннәрдә генә үткәрелгән эшче төркемнең соңгы утырышында да билгеләп үтелде.

 

– Димәк, Гали авылы кунаклар кабул итәргә әзер инде?

 

– Әйе, нәкъ шулай. Быел без бирегә 15–20 меңнән артык кеше җыелыр, дип уйлыйбыз, һәм без аларны яхшы итеп каршы алырга әзерләнәбез. Үзенең 400 еллыгын билгеләп үтәргә җыенучы Гали авылы кешеләре һәм район хакимияте җитәкчеләре булачак вакыйгага бик җитди карашта торалар һәм аны әзерләүдә актив катнашалар.

 

Сабан туе үтәчәк киң яшел болынлыкта бу көнне халкыбызның милли чатырлары да урнаштырылачак, аларда ял итү урыннары да, сәүдә итү өчен дә уңайлыклар булдыралачак. Күпсанлы автомашиналарны кую өчен мәйданчыклар дә эшләнә, кунакларны кабул итү һәм каршы алу да югары дәрәҗәдә оештыралачак. Безнең мондый зур чараларны үткәрү тәҗрибәбез, мәсәлән, өлкә сабантуйларын үткәргәндә бар инде. Шуңа да без үзебезнең көчебезгә ышанабыз.

 

– Бәйрәмнең сценарие да, мәдәни чаралар программасы да әзердер инде?

 

– Әйе, безгә, Гали Сабан туена, Татарстанның иң атаклы, популяр артистлары киләчәк. Биредә шулай ук татар телендә басылган яңа китаплар, төрле рәссамнарның һәм халык иҗат иткән әйберләр күргәзмәләре дә оештырыла. Татарстан сәнгать осталары һәм үзешчәннәре белән үз төбәгебезнең танылган һәвәскәр артистлары да Сабан туе сәхнәсендә чыгыш ясаячаклар. Бәйрәмдә татарлар гына түгел, биредә гомер кичерүче төп халык вәкилләре – чувашлар, мордвалар–эрзәләр, мокшылар, руслар һәм башкалар да катнаша. Ә инде Сабан туеның Гали кебек бай мәдәниятле татар авылында үткәрелүе, аның үзенчәлекле милли төсмерләренә, бизәкләренә игътибар итәргә мөмкинлек бирә.

 

– Бәйрәмнең спорт программасы да шулай ук бай булачактыр инде?

 

– Әйе, бүгенге көнгә милли көрәштә катнашу өчен генә дә 200дән артык кеше теләк белдергән. Спортчылар инде күптәннән бәйгегә әзерләнәләр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәктер, Галидә атаклы милли көрәш остасы, күп сабантуйлар батыры, тәҗрибәле тренер Хәйдәр Гәрәев җитәкчелегендә инде күптәннән көрәш секциясе эшләп килә. Аның яшь һәм өлкән әгъзалары күп ярышларда катнашып, призлы урыннар яуларга да өлгергәннәр инде. Ә илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган мәртәбәле кунаклар алдында чыгыш ясап, беренчелекне яулау үзе генә дә ни тора! Ә бүләкләр дә кыйммәтле булачак. Мәсәлән, Сабан туеның абсолют батырына бүләккә кыйммәтле чит ил «Тайота» автомобиле әзерләп куелган инде.

 

Сабан туе бәйрәменең йөзек кашы булган ат чабышларын алсак, бу үзенә күрә бик сирәк очрый торган, үзенчәлекле бер бәйге бит. Өч чакрым арада егермегә якын нәселле чабышкыларның үзара узышуларын күрү үзе генә дә ни тора!

 

– Шулай да, ник беренче Бөтенроссия авыллары Сабан туен үткәрү өчен оештыручылар нәкъ менә Гали авылын сайлаганнар икән соң?

 

– Татарстан Республикасының да, Россиянең дә хөкүмәтләре хәзерге көндә авылларны яңадан торгызуга зур игътибар бирә башладылар. Массакүләм мәгълүмат чараларында да соңгы елларда авыллардагы тормыш турында күп капма-каршы фикердәге хәбәрләр күрсәтелеп килде, алар әле дә зур урын алып торалар. Моңа гаҗәпләнергә дә кирәкми. Чөнки күп урыннарда авылларга игътибар кимеп, алар таркалу хәленә китерелделәр бит. Шулай да, уңай күренешләр дә юк түгел. Шуларның берсе – ул, әлбәттә, Гали авылы.

 

Ул – бүгенге көндә өлкәбездә генә түгел, бөтен Россия күләмендә чәчәк атучы, иң төзек һәм ныклы экономикасы булган зур авылларның берсе. Аның үзенә күрә аерым үзенчәлекләре дә бар. Инде әйтелгәнчә, быел ул үзенең 400 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Биредә крестьян-фермер хуҗалыклары киң үсеш алган. Авылның яшелчә үстерү буенча теплицаларына бөтен илебездә тиңнәр юк. Анда зур урта мәктәп эшли, балалар саны да кимеми, елдан-ел арта гына бара. Мәдәният йорты, спорт залы бар. Динле Гали авылы халкы берьюлы өч мәчеттә гыйбадәт кыла, яшьләребезнең җирле мәдрәсәдә дини белемнәрен арттыру өстендә дә эш алып барыла. Ә иң мөһиме – биредә гомердән-гомергә дус, тырыш, эш сөючән халык яшәгән һәм яши. Башка авылларда яшьләр мәктәпне тәмамлап кайсы-кая, зур шәһәрләргә таралалар, ә Галидән халык китми, укып белем алып кайткач та, биредә яшәргә кала.

 

Шуңа күрә хәзерге авыл тормышы турында уңай мисаллар кирәк икән, аларны күрергә Галигә – беренче Бөтенроссия күләмендә үткәреләчәк Сабан туе бәйрәменә килегез, күрегез, галилеләрдән өйрәнегез, үрнәк алыгыз. Биредә Россия авылларының киләчәге үзенең иң яхшы чагылышын тапкан.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»