|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2019 Мәдәният
Казанда "Китап" радиосы FM ешлык өчен көрәшә
29 май Мәскәүдә Роскомнадзор Казандагы FM 95,5 МГц ешлыгында тапшырулар алып бару хокукы өчен бәйге уздыра. Аңа җиде радио каналы дәгъва кыла. Алар арасында Татмедиа, "Романтика", "Радиостанция "Евразия-Классика", "Радио Вера Казань" оешмалары бар, дип яза "Бизнес-онлайн".
Татмедиа бәйгегә татар телендә "Китап" радиоканалы концепциясен тәкъдим итәчәк. Ул мәдәни-агарту форматында булачак, анда әдәби әсәрләр - повестьләр, романнар, шигырьләр яңгыраячак диелә.
Татмедианың татар телендә эшләүче тугыз радиостанцисе бар, ләкин алар районнарда гына яңгырый, Казанда юк.
Шулай да басма мәгълүматынча, "Китап" радиосының җиңеп чыгу шанслары зур түгел. Ешлыкны "Радио Вера Казань" алырга мөмкин диләр. "Радио Вера" Рус православ чиркәвенең федераль проекты. Ул күп кенә төбәкләрдә эшли.
Соңгы тапкыр Казанда ешлык өчен бәйге 2014 елда уздырылган иде. Конкурста татар телендә "Курай FM" һәм җырчы Салаватның "Дастан FM" радиолары катнашты, әмма ешлыкларны бүлүче федераль комиссия аларны уздырмады. Ешлыклар "Комсомольская правда" һәм "Наше радио"га бирелде.
Аңа кадәр лицензия алуга ирешкән Тәртип FM радиосы ябылды.
--- |
Иң күп укылган
|