|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2019 Фаҗига
Татарстанда 14 яшьлек үсмер руль артына утырган машина һәлакәткә очрап, бер баланың гомере өзеләТатарстанда 14 яшьлек яшүсмер җиденче модельле «Жигули» руле артына утырып, кырда юл-транспорт һәлакәте ясаган. Анда 8 яшьлек баланың гомере өзелгән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәренә сылтанып, Татар-информ яза.
«20 майда, 18.30 сәгатьтә Яңа Чүпрәле һәм Яңа Ишле авыллары арасындагы кыр юлының 3нче чакрымында 14 яшьлек яшүсмер куркынычсызлык тизлеген сайламаган һәм транспорт әйләнеп капланган», – диелгән хәбәрдә.
Һәлакәт аркасында җиңел машинада булган 8 яшьлек пассажир имгәнүләрдән урында ук үлгән. Машина йөртүче яшүсмерне һәм 15 яшьлек икенче пассажирны төрле имгәнүләр белән хастаханәгә озатканнар.
Машина йөртүче һәм яшь пассажирлар да куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.
--- |
Иң күп укылган
|