|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2019 Дин
Казанның Авиатөзелеш районында мәчет төзүчеләр: барысы да законлы, халыкка комачаулау булмаячакКазанның Авиатөзелеш районы Годовиков урамында "Рәхмәтулла" мәчете төзелергә тиеш. Моңа инде рөхсәт алынган, әмма төзелешкә каршы мәхәллә халкы урам җыенына чыкты. Академик Павлов урамындагы 23А йорты янында узган очрашу мәчет төзелешенә каршы булучылар белән аны төзергә теләүчеләрнең бәхәсе рәвешендә үтте.
Мәчет төзелешенә каршы булучылар кычкыра-кычкыра төзелешкә ризасызлыгын белдерде, төзелеш яклылар күбрәк каршы якны тыңлап үз фикерләрен тынычрак җиткерергә тырышты дип яза Азатлык.
Мәчет төзелешен яклаучылар төзелеш өчен алынган җирнең ничәмә еллардан бирле ташландык хәлдә булуын, мәчетне кануни юллар белән алуларын, мәчет төзелгәч балалар өчен уен мәйданчыгы да булдырачакларын, машина кую урыны ясаячакларын, азан тавышының яңгырамаячагын җиткерделәр.
Мәчет төзелешен яклап чыгыш ясаган Марат Зарипов исемле егет намаз укыр өчен бу районда бер мәчет тә булмавын җиткерде.
"Мин Авиатөзелеш районындагы заводта эшлим. Җомга намазларына бару өчен без мәчет эзләргә мәҗбүр.Мариуполь урамындагы мәчеткә бара башласак, анда халык тулган була, сыймыйбыз. Шулай ук "Салихҗан" мәчетендә дә урын җитми. Борисоглебскийга барып җитәрлек түгел. Монда мәчет кирәклеге ап-ачык күренә.
62нче мәктәпкә киләбез икән, аның спорт мәйданчыгы бар. Хәзер мәчет төзергә уйланылган урын ташландык урын иде. Анда бәдрәфкә йөргән кебек йөриләр иде. Хәмер шешәләре аунап ятты. Этләрне йөрттеләр.
Мәктәп төзелгәнгә чама белән 20-30 ел. Дөресме? Ни өчен шушы вакыт эчендә бу мәйданга ни дә булса төзелсен дип тәкъдим белән чыкмадыгыз? Ни өчен мәчет төзисе булгач кына барыгыз да нидер әйтә башладыгыз? Сез моңа кадәр кайда идегез? Беркемгә кирәкмәгән ташландык урын иде бит бу урын. Кирәк булса, бу урынның нинди хәлдә булганын дәлилләгән фотоларны күрсәтә алабыз", дип җиткерде Марат.
Төзелергә тиешле "Рәхмәтулла" мәчетенең булачак имамы Рөстәм Ясәвиев сүзләренчә, мәчетне мөселман егетләре биргән һәм халыктан да кергән акча ярдәмендә төзергә җыеналар. 500 квадрат метрлы мәчет 450 кеше сыйдырышлы булачак. Мәчет төзелеше 35 миллион сумга төшәр дип фаразлана һәм аны өч елда төзеп бетерергә планлаштыралар. "Безгә мәчет төзелеше кануни нигездә бирелде һәм без ул кануннардан тайпылмыйбыз", - диде Ясәвиев.
Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында "Рәхмәтулла" мәчете төзелеше белән бәйле вазгыятькә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы да аңлатма бирде. Шура мәчет өчен җир кишәрлеге кануни юл белән бирелгән диде. Моннан тыш анда корбан чалу йоласы уздырылмаячагы, азан өчен тавыш көчәйткеч кулланылмаячагы, балалар өчен уен мәйданчыгы төзеләчәге дә белдерелә.
--- |
Иң күп укылган
|