|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.05.2019 Киңәш-табыш
Нинди ремонтлы йорт сатып алырга? "Ханский дом" киңәш итә!
Йорт сатып алырга җыенганда, әлбәттә, иң беренче чиратта аның бәясенә карап эш йөртәбез. Төзелгән йортның хакы күп нәрсәләрне үз эченә ала, шуларның берсе өй эченең ни дәрәҗәдә эшләнгән булуына бәйле. Өй эчендәге ремонт үзенчәлекләре хакында "Ханский Дом" төзелеш компаниясе белгечләре сөйләде. Өй эче эшләнеше берничә төрле була һәм һәрберсенең үз бәясе, үзенчәлекләре. 1. Кара эшләнешле (черновая отделка)
Штукатуркасыз диварлары һәм коммуникацияләре үткәрелгән, тәрәзәләре куелган, электр чыбыгы үткәрелгән, су һәм газ торбалары башлангычы өй эченә кергән, җылыткыч радиаторлар һәм ишеге куелган йорт. Монда урнашып яшәр өчен бик күп хезмәт, ремонт һәм акча кирәк булачак. Иң аз дигәндә дә, идәнне тигезләргә (стяжка), идән җәяргә, диварларны штукатурларга, гипс катнашмасы белән тигезләргә, обой ябыштырырга, бүлмә араларында ишекләр урнаштырырга кирәк. Мондый буш, кара эшләнешле йорт һәм фатирларны, гадәттә, элиталы йорт алучылар һәм эконом-класс вәкилләре сатып ала. Беренчеләре индивидуаль рәвештә ремонт ясату максаты белән эш йөртсә, икенчеләре фатирны мөмкин кадәр арзанрак бәягә сатып алырга тели.
2. Уртача чиста эшләнешле (предчистовая отделка)
Урнашып яшәр өчен әзер диярлек. Биредә идән катламы җәяргә, обой ябыштырырга һәм түшәмне агартып тигезләргә яки махсус түшәм тарттырырга кирәк. Мондый өй һәм фатирларның идәне тигезләнгән, диварлары штукатурка белән капланган, бүлмә бүлемнәре урнаштырылган була. Уртача чиста эшләнешле йортлар сатып алучылар өчен иң кулае санала. Чөнки биредә үзең теләгәнчә дизайн-проект ясатырга да иркенлек бар, акчасын кысып тотучылар өчен исә мөмкин кадәр азрак чыгым белән ремонт ясау мөмкинлеге дә бар.
3. Чиста эшләнешле (чистовая отделка)
Эчендә тулысынча ремонт ясалган йортлар һәм фатирлар турында сатып алучыларны кызыктырып "кер дә яшә!" дип кенә җиффәрәләр. Мондый эшләнешле йортларда чынлап та, торак сатып алучыларга ремонт эшләре белән баш катырып ятасы юк. Сантехника җиһазлары урнаштырылган, керамика плиткалары һәм обойлар ябыштырылган, идәне җәелгән, плинтуслары кагылган, агартылган яки тарттырылган түшәме бар, су һәм электр энергиясе счётчиклары куелган, бүлмәара ишекләре дә урнаштырылган. Ремонт ягыннан караганда, эше беткән һәм ремонт өчен өстәмә чыгым тотасы юк. Мондый йортлар һәм фатирлар беренче тапкыр өй сатып алучылар яки ипотека кредитына алучылар өчен уңайлы. Берничә ел ремонт турында уйламыйча тынычлап яшәү өчен һәм инде киләчәктә үзең теләгәнчә интерьер ясатырга акча җыю өчен бу яхшы мөмкинлек.
Эчләре төрле эшләнешле йортларның бәясе хакында тулырак "Ханский Дом" төзелеш компаниясе сайтына кереп һәм белгечләргә мөрәҗәгать итеп белергә була.
--- |
Иң күп укылган
|