• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 21 Август Фәнис Кәлимуллин
  • 21 Август Ләлә Миңнуллина
  • 21 Август Харрас Әюпов (1946-2008)
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • 22 Август Яхъя Халитов
  • 22 Август Тәлгать Абдуллин
  • 22 Август Айгөл Бариева
  • 22 Август Алмаз Фәтхуллин
  • 22 Август Марат Бәшәров
  • 23 Август Дания Нуруллина
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678
  • Сенчик сатыла (килосы 230 сум), суган сатыла (килосы 25 сум).Сенчикнын корэне дэ бар.Атаныш районыннан. Тел.:89270409370
  • Авыл кукэе сатам. 10 шт. - 60 сум. Узем алып килеп бирэм. (Казан шэхэре буенча). Тел.: 89375255146
  • Казанда, Үзәккә якын урында, ике татар тәртипле, начар гадәтләрсез, студент егетләргә вакытлыча яшәп торырга 1 бүлмәле фатир кирәк.15-16 мең тирәсе. Телефон: 89963369167
  • Казан үзәгендәге ремонтланган чиста бүлмәгә кертергә кыз кеше эзлибез. Бик уңайлы урында, тукталыш якын. КГСАУ, КГТУ һәм башка вузлар тирәсендә. Адресы - Әмирхана Еники, 3. Тел.:89375779892
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93

 

 

 
Архив
 

               

22.05.2019 Мәдәният

Резидә Сәләхова: "Артем Пискунов исемле кеше ирем булыр дип уйламаган идем"

Бүген сезне Кәрим Тинчурин театры артистлары Артем Пискунов һәм Резидә Сәләхова гаиләсе белән таныштыра. Әлеге әңгәмә ТНВ каналында баручы «Адәм белән Һава» тапшыруыннан алынган.

«Артёмга егеткә буларак игътибар итми идем»
 
— Артём белән танышканда, сиңа бары тик 14 яшь булган. Танышуыгыз ничек исеңдә калды?
 
— Артём Пискунов исемле кеше минем ирем булыр дигән фикер башыма да килмәгән иде. Мин, гомумән, гел татар егетенә кияүгә чыгам дип уйлый идем. Рус егетләре белән йөргән кызларга: «Татар беткән мени инде сиңа?», — дип карый идем. Артем үзебезнең милләт кешесе, ләкин шулай да гомеремдә дә иремнең исеме Артем булыр дип башыма да китермәгән идем. Интернетта бер апа язган иде: «Гөлшаһидәне уйнаганнан соң, шундый яраткан идем сине, ә син бит руска кияүгә чыккансың икән». Имеш, хәзер әлеге ханым мине инде яратмый. Ул крәшен егете, үзебезнең кеше.
 
— 14 яшьтә син нинди идең?
 
— Мин хәзер дә шаян, шук, бераз хулиганрак кеше. 14 яшемдә, гомүмән, малай кебек идем. Шулай да хәзер артист буларак, чибәр булып йөрергә кирәк икәнен аңлыйм. Сәхнәдә дә комик, шаян рольләрне уйнау миңа җиңелрәк.
 
— Артём белән тиз арада йөри башламагансыз. Нишләп?
 
— Кайда инде, 14 яшь. Нинди мәхәббәт ди?! Артем үзе нәни генә, үзе түгәрәк, сипкелле иде. Мин аңа егет кешегә кебек игътибар да итми идем. Ул кечкенә вакытында колобокка охшаган иде. Кем уйлаган менә шушындый матур егеткә әйләнер дип.
 
— Артемны нишләп интектердең?
 
— Интектермәдем, урау юллар аша килергә язгандыр инде. Нинди Пискунов инде?! Юк! Мин 18 яшьтә эшкә кердем дә, егерме яшемдә нәрсәдер үзгәрде.
 
 
— Кияүгә чыкканыңны сизми дә калдым, дисәм, ялгышмаммы?
 
— Юк, озак уйладым. Хатын-кыз һәм ир-ат өчен һөнәр сайлау һәм гаилә кору — дөньяда иң мөһим нәрсәләр. Гаилә корыр алдыннан мин озак уйладым. 2013 елда Артем мине Санкт-Петербург шәһәренә алып барды, һәм шунда тәкъдим ясады. Әни сайлаган һөнәремнең үзенчәлекле булуын искә төшереп тора иде. «Сине аңлый торган кеше булганда, алам дип торганда, чыгарга кирәк», — диде әни. Ләкин мин әзер түгел идем, чөнки миңа бүгенге кебек рәхәт булыр дип уйламадым.
 
«Артемны көчләп мөселман диненә кертергә хокукым юк иде»
 
— Үз әти-әниең турында нәрсә сөйли аласың? Нинди гаиләдә үстең син?
 
— Әти-әниләр, Аллага шөкер, исән-саулар. Алар үрнәк булырдай кешеләр. Күршеләр дә мактап кына сөйлиләр. «Менә алар ярдәм иттеләр инде», — диләр.
 
— Ә иреңнең әти-әнисе нинди кешеләр?
 
— Алар искиткеч тырыш кешеләр. Үз авылларында аларны иң дәрәҗәле гаилә дип күрәләр.
 
— Артем сине шатландырыр өчен нәрсәләр эшли?
 
— Ул сюрпризларга гел юморт. Чәчәкләр бүләк итүләр, плакатлар ясау, кардә, җирдә язулар калдыру һәм башкалар.
 
— Артем бүген мөселман динендә. Монда синең тырышлыгың бармы?
 
— Бу сорауга мин җавап бирә алмыйм. Билгеле, аны дингә көчләп кертә алмый идем, һәм хокукым да юк. Аларны бит диндә үстермәгәннәр. Алар йомырка да буяганнар, гает көнне коймак та ашаганнар. Аллаһы Тәгалә бер! Әнием мине барыбер никахсыз бирми иде, һәм Артем: «Укытабыз», — диде. Әлеге сорау үзеннән-үзе хәл ителде.
 
«Елаганым бар иде»
 
— Артём, Резидәне үзеңә каратыр өчен күпме вакыт кирәк булды?
 
— Еллар узгач кына, үземә карата алдым. 6−7 ел артыннан йөрдем дип хәтерлим. Йөрергә дә тәкъдим иттем, яратуымны да әйттем, хәтта җырлар да яздым. Елаган чаклар да булды!
 
— Ни өчен елый идең?
 
— Күзаллап карагыз: алты ей буе яратып йөрисең, ә ул юк та юк, ди. Ярату елата, әйе, бары тик күрсәтмичә генә елыйсың.
 
— Хәзер инде ул синең хатының. Сине карыймы соң?
 
— Әле хәзер дә артыннан йөрим (көлә). Резидә әйтсә, өзеп әйтә. Икеләнеп йөрми, һәм аның әйткәненнән җир тишегенә кереп китәргә әзер буласың. Ләкин ул сүзләрне гел хәтерләп торсаң, аның белән яши дә алмас идем. Оныта һәм гафу итә белергә кирәк
 
— Уйлаган уй чыңга аша, диләр. Синдә дә шулай булганы бармы?
 
— Бар. 1−2 атна элек сезнең тапшыруны карадым да, нишләп безне монда төшермиләр икән дип уйладым. Һәм сез шалтраттыгыз. Бәлки безгә иртәрәктер дә, ләкин теләк бар иде. Артист булгач, гел күренеп торасы килә.
 
«Безнең өйдә тәре тора»
 
— Нинди гаиләдә үстең, Артем?
 
— Эш күреп үстек. Печән, бәрәңге, көтү…Эшләп үскән балалар югалмыйлар һәм зарланмыйлар. Эшләп ашый белергә кирәк. Киемнәрне тузып беткәнче кия идек. Шәһәрдән киемнәр кайтаралар иде. Берсендә, мәктәпкә барыр вакыт җиткәч, башка аяк кием киясе килде. Әни: «Җәй көне нәрсә кидең, шуның белән барырсың», — диде. Ә мин, яңаны киям дип, куаклыкка кереп шул ботинканы кискәләдем.
 
— Тормышта курыкмыйча яшисеңме?
 
— Сугыш, бала кайгысы, сәламәтсезлек куркыта. Менә ул чирле балаларны еш күрсәтәләр. Акча кирәк, диләр. Дөнья миллионерлар белән тулган. Гаделлек юк димме соң?!
 
 
— Кешеләрнең үз-үзләрен яратулары белән килешәсеңме?
 
— Әйе, хәтта менә, кеше үлгәч тә, ул үз-үзен кызганып елый. «Ансыз ничек яшәрмен?», — ди. Кеше эгоист! Кешеләр кунакка йөрешми, дуслашмый. Башканың кайгысын уртаклашмый. Бик якын туганнар гына бер-берсенә булышып яши. Хәтта кайбер гаиләдә ир белән хатын да үз-үзләрен генә уйлыйлар. Соңыннан: «Туры килмәдек», — дип аерылышалар. Бала табарга тырышалар, бәйләп калыр дип. Элек-электән хатын-кыз ир-атны кайгырткан, ул шулай булырга тиештер дә. Хөрмәт яисә куркудан, хатын-кыз хәтта дәшмәгән дә. Хәзер замана үзгәрде. Хатын-кыз үзе генә яши ала, алар үз сүзләрен әйтә ала. Хатыннар үзләренә-үзләре хуҗа була ала.
 
— Синең әтиең Мөслимнән, керәшен егете. Әниең Актаныштан, татар кызы. Сезнең гаиләдә дин белән ничек?
 
— «Папа, мама» дин эшдәшәм. Алар Советлар Союзында үскән балалар, шуңа күрә диннең нәрсә икәнен дә белмәгәннәр. Хәзер генә дингә килделәр. Әти, ялгышмасам, үз динен кабул итте. Безнең өйдә тәре тора.
 
— Ә сезнең гаиләдә ничек?
 
— 15 яшемә кадәр дин турында сүз булмады. Дусларым мөселман иде, шуңа күрә мин дә әлеге дингә кереп киттем. Безнең гаиләбез мөселман. Әлеге дин миңа якынрак.
 
— Яныңда якын кешең булса, рәхәт бит?
 
— Зур бәхет бу! Тормышка ашкан хыялым — Резидә белән гаилә кору. Әти-әни булдык — бу зур бәхет. Резидәнең, еллар үткәч: «Гомер буе синең белән яшәгәнгә үкенмим», — диюен ишетергә язсын. Бу — да зур бәхет булачак! Дөньяның матурлыгын күреп яшәргә кирәк.

 

---
ТНВ
№ --- | 22.05.2019
ТНВ печать

Фикерләр

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом