• 12.06-07.07 "Мәсәү йолдызлары". Цирк. 18:00
  • 15.06-31.08 "Kazan" театральләштерелгән фольклор тамашасы. Туган авылым. 18:00
  • 19.06 MUBAI & ELMIR NIZAMOV. "Маяковский" иҗат киңлеге
  • 25.06 "Ленинград" рок-төркеме концерты. Татнефть-Арена
  • 12.07 "Диско" йолдызлары. Korston Club Hotel (Корстон). 22:00
  • 02.08-18.08 Салават концерты. 31 сезон. Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 17 Июнь Роберт Нигъмәтуллин
  • 17 Июнь Ришат Хәмидуллин
  • 17 Июнь Зөлфия Вәлиева
  • 18 Июнь Сөмбел Таишева
  • 19 Июнь Илдар Хәкимов
  • 19 Июнь Илдус Әхмәтҗанов
  • 19 Июнь Гөлгенә Шиһапова
  • 19 Июнь Ләйсирә Фазлыева
  • 20 Июнь Рафаэль Сәхәбиев
  • 20 Июнь Венера Шәмиева
  • Казан шэхэре Ютазинская урамы 6 йортта (яна тозелгэн йорт,мебель хэм техника юк) 3 булмэле квартира арендага бирелэ. 20мен +кварт.плата.Тулырак мэгълуматны тел. 89372884630 аша белешэ аласыз.
  • Казан шэхэре Горьковское шоссе 10 урамында 1 булмэле фатирга узем янына тыйнак,начар гадэтлэре булмаган 2 татар кызын эзлим.тел:+79673642061
  • Казан шэhэре, Абсалямова 30 адресы буенча 1булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Ботен унайлыклары да бар. Начар гадэтлэре булмаган, тэртипле кешелэрне котеп калам. Бэясе 18 мен плюс счетчиклар. Тел. 89196216660. Тулырак: https://matbugat.ru/news/subjects/
  • Казанда Бр.Касымовлар урамы 22/7 йортында урнашкан тулай торакта 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена барлык тулэулэрне кертеп 9000 сум. Тел: 89274406462
  • Казан шэхэре Амирхан урамында ике булмэле квартир арендага бирелэ.Чиста ,зур квартир.Яшэу очен ботен момкинлеклэрдэ бар.Тэртипле гайлэне,яки кызларны кертэбез.тел.89274206799
  • Продается,автомобиль Соболь 2752,2015 года выпуска.Автомобиль в отличном состоянии,оборудован ГБО.цена 380т.р 89376161320
  • Салават куперендэ 1 булмэле фатир тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник.89509488227.
  • Йорт алырга яки сатарга телисезме? Барлык документация эше, юридик киңәш, алачак объектны җентекләп тикшерү, ана капиталын уңышлы файдалану, катлаулы ипотека процедураларын җайлы гына башкару, гарантия һ.б.кызыксындыра икән - мөрәҗәгать итегез. Әйбәт кешеләр әйбәт өйләрдә яшәргә тиеш! 89196269269.
  • Казан. Ак Губкина урамында балконлы зур бүлмә сатыла 18 кв.м. 89509469991
  • Салават купере микраройонында 3 булмэле яна фатир сатыла. Фатирда кеше яшэмэде,кухгарнитур диван кала. Ишек алдында машина куяр очен урын, балалар бакчасы, мэктэп, кибет бар. Собственник 89274220543

 

 

 
Архив
 

               

19.05.2019 Шоу-бизнес

Рәзил Камалов бәби туу сөенеченнән Рафинә Ганиуллиннага бүләк ясаган (ФОТО)

“Сөләйман улыбыз кыш көне тугач, ирем бүләккә затлы сапоги алып биргән иде, Айтуган улыбыз җәйгә мине сәпитле итте...” – дип уртаклаша Рафинә Ганиуллина. Үзе дә ике ел элек Рәзилнең туган көненә велосипед бүләк иткән булган, ләкин кызганычка каршы, урлаганнар.

Акчарлак басмасы хәбәрчесе җырчының ире Рәзил Камалов белән әңгәмә корган.
 
– Кайттылармы инде, өйдәме?
 
– Өйдә, кайттылар. “Зур кешенең” документларын эшләп, пропискага кертеп тә куйдым. Җиде көн генә бирелә, шуңа барысына да вакытында җитешергә кирәк.

– Ничек каршы алдың, бүләкләр, сюрпризлар әзерләгән идеңме? 
 
– Кызлар килде, минем сеңелкәшләр, Рәфинәнең сеңелләре, гаилә дуслары. Чәчәкләр белән каршы алдык. Кайтуына сюрприз әзерләп куйган идем: җәй көне йөрергә велосипед бүләк иттем.
 
– Үзең дә йөрисеңдер велосипедта?
 
– Йөри идем. Ике ел элек Рәфинә туган көнемә бүләк иткән иде. Ләкин аны подъезддан, йозакка куелган җиреннән урладылар. 
 
– Табылмадымы? 
 
– Юк. Гаризалар да язып карадым полициягә, таба алмадылар. 
 
 
– Икенче бала тугач җаваплылык артканын тоясыңмы?
 
– Беренче көннән үк аңлашылмый әле ул, артадыр инде. Ләкин икенче бала булгач, хәзер барыбер нәрсә икәнен күз алдына китерәсең бит, югалып калмыйсың. Нәрсә эшләргә кирәген беләсең.

– Олысы көнләшмиме соң?
 
– Сизелмәде алай, ярата энесен. Күргәч тә кулына сорап алды, мин дә тотып карыйм әле дип. Кочаклый, энекәш дип башларыннан сыйпый.
 
– Бала сөймәгән ирләргә карата ни дияр идең?
 
– Аңламыйм аларны. Бала кирәк дип саныйм. Бераз аякка басканчы, акча эшләп алу теләге белән кичектереп торуны хуплыйм. Ә бөтенләй әти кеше булудан баш тартучыларны аңламыйм. Бала үзенең төенчеге, бәхете белән туа диләр бит. Ничә бала булса да, аларны күтәрергә Ходай Тәгалә ярдәм итә.

– Рәзил, үзең ничә бала телисең?
 
– Мин 3 балалы гаиләдә үстем, апам, абыем бар. Әйтәләр бит: бер бала – юк бала, ике бала – бер бала, дип. Өч бала кирәк. Шуңа минем дә өч булсын дигән хыял бар, берәр кызга өмет инде хәзер.
 

---
RAFINA/D
№ --- | 19.05.2019
RAFINA/D печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом