|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2019 Матбугат
Миңназыйм Сәфәров "Бәллүр каләм"нең төп бүләге автомобильгә лаек булды"Бәллүр каләм"нең төп бүләге булган "Лада гранта" машинасына "Ватаным Татарстан" газетасының элекке баш мөхәррире, бүгенге көндә "Татарстан" ДТРК милли тапшырулар хезмәте башлыгы Миңназыйм Сәфәров лаек булды. "Бәллүр каләм" – "Хрустальное перо" XXII бәйгесенең Гран-при бүләге иясен бүген "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында игълан иттеләр. Аңа бүләкне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
Миңназыйм Сәфәров рәхмәтен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерде. "Бу, беренче чиратта, мине кулымнан тотып эшләргә өйрәткән остазларыма, моңа кадәр эшләгән һәм хәзерге коллективымның хезмәтенә бәя", - диде ул.
--- |
Иң күп укылган
|