поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.05.2010 Авыл

СОҢГЫ МОГИКАН

Мультфильм герое Шрек белән таныштым әле. Яшереп тормыйм, хәлләре шәптән түгел. Сазлыгын яңа татарлар яулаган, үзен һаман кысалар. Эченә пычак кадап, өенә ут төртеп, машинасына патрон да ыргытып киткәннәр. Эше беткән, мультфильмны дәвам итеп, хыялланып ята бу дисезме? Юк-юк, әкият дөньясына чуммадым. Ә менә сазлыгын үз күзләрем белән карап кайттым – кызыгырлык.

Кама Тамагы районы Тәмте авылында яшәүче Игорь Сапатовны авылдашлары Шрек дип атый. Ник дигәннән... Беренчедән, нәкъ мультик герое кебек үк берүзе сазлыкта яшәп ята. Икенчедән, коеп куйган Шрек ул, билләһи. Аның гәүдәсен, килеш-килбәтен күргәч, мультфильмдагы образны Игорь Юрьевичны күздә тотып тудырмаганнар микән дип тә уйлап куясың. Гаделлек таләп итеп, хокукларын даулап йөрүе дә Шрекча. “Моннан тиз генә куа алмаслар, азакка кадәр көрәшәчәкмен! Түрәләрнең акчасы һәм танышлары бөтен нәрсәне хәл итә, аларны кем дә булса туктатырга тиеш бит”, – ди Игорь Сапатов.

 

“Ярты сараегызны алыгыз”

 

Шрек бу урында иркенләп, сазлыгына хуҗа булып яшәгән чакларын сагына. “Монда әтием дә бәрәңге утырткан, хәзер шушында балалар үстерәм. Әнә нинди болын кадәр йорт җиткердем, үземә дә бу җирләр бик кадерле, минем дә биредә яшисем килә”, - ди ул, каралты-курасына төртеп күрсәтеп.

 

Игорь Сапатовның 50 сутыйдан артык җире бар, 1993 һәм 1997 елларда ук теркәгән. Ләкин Русия законнарын сәламәт акыл белән аңлавы кыен шул. Бусын иптәш Шрек ике ел элек, Идел буендагы галәмәт матур урыннарга бик бай түрәләрнең күзе төшкәч аңлый. Аучылык, балыкчылык өчен менә дигән урын, Казаннан да бер сәгатьлек кенә юл. Байлар биредә бер-берсен уздырып, катлы-катлы коттеджлар, мунчалар төзергә тотына. Хәзер авыл кырыендагы бу территориягә гади колхозчы аягын да атлый алмый. Чөнки шлагбаум теләсә кайсы машинаны үткәрми, ә вышкада автомат кочаклаган сакчы тора. Ләкин байларның акчасы гына түгел, аппетитлары да күпкә зур. Шундый текәләр “компаниясенә” Шрекны алырга теләмиләр, әлбәттә.

 

Сапатов әйтүенчә, аңа бу урынны сатып, моннан китәргә дә тәкъдим иткәннәр. Ул ризалашмаган. Шуннан соң “яңалыклар” ачыла башлаган да инде.

 

– Алар килгәнче бар да тәртиптә, бернинди дәгъва юк иде. Хәзер улыма өй төзергә дип планлаштырган урынны тартып алмакчы булалар, дөрес итеп теркәмәгәнмен, имеш. Ә үз йортым ишегеннән чыгып, 1,20 метрдан соң ук бөтенләй башка урам – Яр буе урамы китә икән, моңарчы аны Яңа урам дип уйлап йөри идек. Ул урынның хуҗасы яңа күршем – авыл җирлеге Советы рәисе булып чыкты. Бу урыннарның 2 миллион сум чамасы торганын да белдем. Тагын кайсы авылда шулай котырган бәяләр күргәнегез бар? Әллә безнең җирләр генә уңыш бирәме икән? – ди Игорь Сапатов.

 

– Йортыгыз каршына ук койма тотсалар, ничек чыгып йөриячәксез?

 

– Койма – бер хәл, бәдрәф төзеп куйсалар нишләрмен?! Машина белән чыгып йөрер өчен таш юл салган идем, анысы да минеке түгел икән. Хәтта сараемны да шапылдатып икегә бүлеп куйдылар. Яртысы 354нче кадастр номеры белән йөри, икенче яртысы – 338, димәк, күршенеке булып чыга инде. Берсе Яңа урамга карый, икенчесе Яр буена. Соңгысына “особо-охраняемая” дигән статус та бирделәр. Күршемнән: “Ярты сараегызны минем территориядән алыгыз” дигән кәгазь әллә ничә тапкыр килде. Менә мин нишләргә тиеш, әйтегезче?!

 

– Ул коттеджлар урынындагы җирләр элек буш ята идеме?

 

– Мәктәпнең бәрәңге бакчасы иде. Байлар килгәч, мәктәп директоры аннан җиңел генә баш тартты. Балаларга эшләргә авыр дигән сәбәп белән – кеше көлкесе. Бөтенебез дә эшләп үстек, бәрәңге утырту да булдымы авыр эш?! Ә хәзер ул бакча урынына бернигә ярамаган чыршылар утырттылар. Аны ашап булмый, тамакны туйдырмый шул!

 

Тагын берәү шушы тирәдә йорт сала башлаган иде. Беренче эш итеп җирен теркәмичә ялгышкан. Авылдашларның күбесе йортны төзеп бетергәч кенә рәсмиләштерә, бу кадәр комсызлар килеп, талап алырлар дип кем уйласын?! Бераздан тегенең янына килеп: “Үзең ишәсеңме, без тигезликме?” – дигәннәр. Күпме тырышканын юкка чыгарды, кая барсын. Менә шундый башбаштаклык! Хәзер үзем генә көрәшеп ятам, мин – соңгы могикан.

 

Син ул – синме?

 

Игорь Сапатов яклау эзләп, кемгә генә хат язмаган, нинди генә тикшерү китертмәгән. Йорты каршындагы урманны кисә башлауларына эче пошкач, экологларга шалтыраткан. “Аларга пычагым да булмады, ә миңа чүбем түгелмәгән өчен мең тәңкә штраф язып киттеләр ”, – ди Шрек. Җирен рәсмиләштерергә тотынгач, шаккатудан күзе дүрт булган аның. Юлында очраган киртәләр, йомшак кына әйткәндә, җен ачуын чыгарырлык. Мәсәлән, Росрегистрациянең җирле бүлегендә аңа үзенең Игорь Сапатов булуын дәлилләргә кушканнар.

 

– Аптырагач, паспорт өстәленә барып: “Мин ул – мин, дигән белешмә бирегез әле”, – дип сорадым. Анда эшләүче кызлар: “Мужчина, вы дурак?” – диде, тиле-милегә караган төсле кыяфәт чыгарып. Аннары, ситуацияне аңлаткач, менә шушы сәер кәгазьне язып тоттырдылар, – диде ул, бер кочак кәгазь арасыннан берсен күрсәтеп.

 

Сездән андый белешмә таләп иткәннәре юкмы әле, җәмәгать? Сөенергә ашыкмыйк, мондый адымнар белән барсак, киләчәктә гәүдәнең аерым органнарын да үзебезнеке дип расларга туры килмәгәе...

 

Менә җирне межалаучыны чын күңелемнән жәлләдем. Ул бичара, гомумән, Сапатов җиренең чикләрен таба алмыйча кайткан. Әйтерсең иксез-чиксез кырда яшәп ята... “Игорь Юрьевич Яңа урамның теләсә кайсы башында яшәргә мөмкин”, - дигән ул.

 

Ә шул ук вакытта күршеләренең эше гөрләп бара. Хәтта берсе җирен 17 көн эчендә рәсмиләштереп бетерә. Гади вакыт түгел, Яңа ел каникулы чорында. Махсус идарәләр эшмәкәрләр өчен генә эшләгән, күрәсең.

 

“Үтергәч килерсең”

 

Югарыдагылары – чәчәк. Җимешләре узган елның май аенда була. Сапатов янына ак “Тойота”да бер сәер адәм килеп, агачка зур заказ бирә. Икәүләшеп урманга таба атлыйлар, Шрек алдан бара. Кинәт артына борылуы була һәм... артыннан баручы юлдашы эченә пычак кадый! Сапатовка самбо белән шөгыльләнүе ярдәм итә – блок куеп өлгерә.

 

– Артыннан йөгердем, ә ул машинасына утырып, байлар яши торган урамга кереп китте. Бу хакта милициягә дә хәбәр иттем, тик ул машинаны тапмадылар. Эзләүләре шулкадәр генә булгандыр, бәлки.

 

Ике атна чамасы үткәч, Сапатовларның өендә янгын чыга яза. Монысында эт тавышына чыгып өлгерәләр. Тагын ике атнадан соң Игорь Юрьевич үз машинасыннан патроннар таба. Милиция җитезрәк булса, мөгаен, бүген ул төрмә шулпасы чөмергән булыр иде.

 

– Бер зур түрә янына ярдәм сорап бардым. “Фәлән Фәләныч, пычак кададылар бит”, – мин әйтәм. “Суймаганнар ич”, – диде. “Өйгә ут төрттеләр” – “Яндырмаганнар бит”, “Машинага патрон ташлаганнар” – “Утыртмаганнар ич”. Менә шулай сөйләштек. “Үтергәч йөри алмам, соң булачак”, –дидем. Безнең илдә кеше кадере чүпкә дә тормый, шуңа тагын ышандым, – ди Сапатов.

 

Милиция нәрсә карыймы? Җинаять эшләре ачылган, тик бандитларны гына ел буе таба алмыйлар. Менә шундый куркыныч мәзәк!

 

Әй, явыз, кем син?

 

Сапатовның хәлен белгәннән соң, авыл җирлеге Советы рәисе Андрей Степанов янына сугылдым. Шрек турында сүз башлагач ук, җитәкче авылдашын сүгәргә, кыңгыр эшләрен барларга тотынды. Тегендә начар эшләгән, “блаты” бар, акчасы күп, фәлән-фәсмәтән һәм башкалар. Әйтерсең теге шәп коттеджларда торучылар мескеннәр дә, явыз Сапатов бөтенесен дер селкетеп тора. Мин жәлләгән кыяфәт ясагач, тагын да канатланып аңлатырга кереште.

 

– Ике җирен бер карар белән рәсмиләштергән, шуңа проблемалары килеп чыккан аның. Өстәвенә, биләмәсеннән читтә төзелеш башлап җибәргән. Сапатов шикаятьләре белән өстән әллә ничә тикшерү килде, ләкин бер факты да расланмады. Путин, Медведев, Нургалиев һәм тагын әллә кемнәргә язган. Экологларны гына да дүрт мәртәбә чакыртты. Таякның юан башы безгә төшә, аңа түгел.

 

– Авылыгыз кешесе җирен терки алмыйча интегә, мәгънәсез белешмәләр таптыралар. Ә шул ук вакытта читтән килүчегә бернәрсә комачауламый.

 

– Без ходатайство гына язабыз. Җирне бирү-бирмәү мәсьәләсен район үзәгендә хәл итәләр.

 

– Бер сарайга ничек ике кадастр номеры бирергә мөмкиннәр?

 

– Баштан ук законсыз рәвештә төзелгән чөнки. Аның чикләрен үзгәртер өчен күп кирәкми, бер тапкыр район үзәгенә генә барасы. Йорты каршындагы җире сатылуны да аңлатам. Безне 2004 елда бер үк көнне межаладылар. Чикләренең кайда беткәнен белә торып, махсус шулай төзеде ул өен. Әйтегезче, менә бу нормаль күренешме?

 

– Ник урам исемнәрен алыштырып, бутап бетердегез? Аңа карап, сатылучы җирләр артмыйдыр бит?

 

– Бу беркемгә дә зыянга булмады. Сапатовтан кала, әлбәттә. Ул гына яхшы, башкалар бөтенесе әшәке, имеш. Уйлап карагыз, алай буламы? Аның сүзенә ышанмагыз, үзенә пиар ясап йөрүче, халык алдында уйнаучы бит ул.

 

– Бу пиар аңа нигә кирәк соң?

 

– Авыру кеше, нишләтәсең. Кеше җирендә улына йорт салырга тели. Үтерергә телиләр диюе дә ялган. Экспертиза шуны раслады. Пычак кадаган булсалар, эченә үтеп керер иде. Өе дә янмый торган сыеклык сипкәнгә янып китмәгән.

 

Эш моның белән генә бетми, чынлыкта Игорь Сапатовның хәле тагын да катлаулырак. Гади колхозчының бу урынны дәгъваларга грамм да хакы юк икән. Район хакимияте карары нигезендә, Сапатов җирләренең бер өлеше башка категориягә кертелгән. Төзекләндерү фондына. Ягъни монда төзү һәм авыл хуҗалыгы эшләре алып бару тыела дигән сүз. Теоретик яктан караганда, йортының бер өлешен, сарае белән бәдрәфен бу территориядән бөтенләй алып атарга да кушулары бар. Авыл җирлеге Советы рәисе, иптәш Степанов исә эш андый дәрәҗәгә кадәр барып җитмәячәк дигән булды.

 

“Шәрә килеш йөрсеннәр”

 

Игорь Сапатовның исә һәрнәрсәгә үз җавабы:

 

– Кәгазь эшендә көчем юк, килешәм. Рәсмиләштергәндә хатам да киткәндер, бәлки. Гади авыл аңгырасы, эшче кеше мин. Ләкин минем дә кешечә яшәргә хакым бар бит. Бу җир миңа балалар үстерергә, яшелчә утыртырга кирәк, алар кебек ял итү өчен түгел. Болай кылансалар, безнең кебек колхозчылар да калмас. Аннары шул байларга кем эшләр соң?

 

– Алар белән судлашу берәр нәтиҗә бирер дип уйлыйсызмы?

 

– Ышанам. Суд юлын таптаудан курыкмыйм, чөнки берни дә урламадым. Авылдашлар арасында да дошманым юк, бөтенесенә булышам. Битемнән үбәргә әзер торалар, Путинга язган хат астына да 200 авылдашым кул куйды. Байларга килгәндә, рәхим итеп төзесеннәр! Үз биләмәләрендә шәрә килеш йөгереп йөрсәләр дә, бер сүзем юк. Ләкин монда яшәп яткан халыкны ник кыерсытырга, җирләрен таларга?!

 

Моның ише очраклар буа буарлык хәзер, мескен эшчене гомер иткән җиреннән сөрү модага кереп китте бугай. Урманнарны кисеп, аның урынына әкәмәт зур йортлар салып, ябык авыллар төзиләр. Якын-тирәдә гади эшче яшәсә, “Бу – төзекләндерү фонды, ычкын моннан”, – дип куалар. Аларның кискән урманнарының гына ул фондларга катнашы булмый, гадәттә. Шрек әйтмешли, төземәгәйләре, хет шәрә килеш йөгерсеннәр. Ләкин авыл кешесенең тиенен тиенгә ялгап, авызыннан өзеп җыйган малын талаулары эчне пошыра. Хокукларын яклый башласа, кәгазь боткасына кереп бата, мәгънәсез белешмәләр сорап, җелегенә тияләр. Йә, нишләргә тиеш гади кеше? Төенчекләрен асып таяргамы, әллә еллар буе суд юлын таптаргамы? Соңгысын сайласа, дөреслекнең кем ягында булачагын әйтеп тә торасы юк. Аптыраган...


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 16 | 28.04.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»