|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2019 Спорт
Корбан Бәрдыев китү-китмәве турында әйтте“Рубин” футбол клубы баш тренеры Корбан Бәрдыев вазифадан китүенә бәйле имеш-мимешләргә аңлатма бирде. “Бердәмлек бар икән, зур булмаган бюджет хисабына да уңышка ирешеп була. Мәсәлән, “Ростов”, Туладагы “Арсенал” моның ачык мисалы. Алар бер гаилә кебек. “Рубин”да исә бу яктан хәлләр мактанырлык түгел. Китү-китмәү мәсьәләсендә соңгы сүзне быелгы сезонның ахыргы матчы – “Краснодар”га каршы уйнаганнан соң хәбәр итәчәкбез”, – дигән ул. Матч 26 майга билгеләнгән.
Корбан Бәрдыев клубны 2001–2013 елларда җитәкләде, берара китеп торганнан соң 2017 елда кабат Казанга әйләнеп кайтты. Билгеле булганча, Казанда 14 ел эшләгәннән соң, моннан бер ай чамасы элек Зиннәтулла Билалетдинов “Ак барс” хоккей командасы баш тренеры вазифасыннан үз теләге белән китте.
--- |
Иң күп укылган
|