|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2019 Матбугат
ШАЯН ТВ "Башваткыч" тапшыруында катнаштыЗөлфәт Зиннуров алып баручы мавыктыргыч "Башваткыч" тапшыруында ШАЯН ТВ хезмәткәрләре дә көчен сынап караган. Башын ватучылар арасында: «Уймак» тапшыруының алып баручысы, сайт һәм мобиль кушымтаның баш мөхәрире - Фирүзә Хәбибуллина, «Шаян тәҗрибәләр» остасы Илназ Сибгатуллин, «Акыл баттл» тапшыруының режиссеры һәм алып баручысы Зөһрә Габдрахманова булган. Уенның никадәр кызу һәм көчле булуын фотолардан карап белә аласыз. Ә инде җиңүчегә килгәндә ... юк, монысын сер итеп саклыйбыз.
⠀
Моны сез үз күзләрегез белән 1нче июньдә «ТНВ» каналында «Башваткыч» тапшыруын карап белә алачаксыз.
--- |
Иң күп укылган
|