|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2019 Җәмгыять
Дачамы, йортмы? Үзенчәлеге һәм аермасыБүгенге көндә шәһәр читендә үз йортыңда яшәү җитеш, мул тормыш күрсәткече буларак кабул ителә. Күзгә күренгән өстенлекләре дә күп: үз бакчаң, иркен ишегалдың, саф һавасы, шәһәр шау-шуыннан ерак торуы. Шулай ук дача, ягъни шәһәрдән ерак урнашкан бакча да күчемсез милек булып санала. Менә шушында күп очракта сорау туа: күпләр дача белән шәһәр читендәге шәхси йортның аермасы нидә икәнен аңлап бетерми. Әйтергә кирәк, дача - ул торак йорт төзергә мөмкин булган җирдә урнашкан күчемсез милек. Бу җир кишәрлегендә дача өе дә, зур йорт та салырга ярый. Әмма алар бер-берсеннән барыбер аерыла. Бу аерма турында "Ханский дом" төзелеш ширкәте бик яхшы аңлатма бирә. Аермасы
Шәхси йортлар, гадәттә, шәһәр читендә, яки торак пунктлары белән чиктәш булып урнашырга тиеш. Ә дача өе бакча үстерү өчен каралган җирдә төзелә. Дачаны яшәү урыны буларак теркәү бик авыр мәсьәлә, анда пропискага керү мөмкин түгел диярлек. Ә шәхси йортыңда мондый сорау тумаячак. Бүтән яшәр урыны булмаган бик аз санлы кешеләр генә дача өен яшәү урыны итеп терки ала. Ләкин моны исбатлар өчен шактый тир түгәргә кирәк. Дача өе төзелеп беткән булырга һәм анда яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган булуы мөһим. Ут, газ, су, канализация кебек бөтен коммуникацияләрнең үткәрелгән булуы шарт.
Бакча сатып алу ысуллары
Соңгы вакытларда күзәтелгәнчә, дача тоту күпләрнең көченнән килми. Чөнки шәһәр читендәге бакчаларга коммуникацияләр үткәрелмәгән җирләр күп һәм аларның барысын да ясату бик кыйммәткә төшә. Әмма шуңа да карамастан, бик күпләр бакча турында хыяллана. Әлбәттә, беренче чиратта, бакчалы һәм шәһәр читендә кечкенә генә булса да өең булу өчен аның җирен сатып алырга, өен төзергә шактый зур суммада акча кирәк.
Сорау акчага терәлгәндә, безгә банк кредитлары ярдәмгә килә. Хыялларны чынга ашыру өчен бүтән юл таба алмаганда бу яхшы ысул. Әгәр дә кеше кредитка дача сатып алырга уйлый икән, аңа үзенә ошаган җир кишәрлеген табып, банкка мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Банк хезмәткәрләре әлеге җиргә бәя бирә, гаилә әгъзаларының керем күләмен исәпли, йорт-фатир кебек күчемсез милек барлыгын да исәпкә ала һәм шуннан клиентның кредит түли алу-алмавы турында нәтиҗә ясый. Шуннан соң банк хезмәткәрләре кредит бирү карары кабул итә. Кредит күләме аз да, клиент үзе теләгәнчә зур да булырга мөмкин. Әлбәттә, барысы да кешенең күпме күләмдә кредит түли алуына турыдан-туры бәйләнгән. Күп очракта банк белән уртак фикергә килү өчен азмы-күпме җыелган акчаң булу, ягъни беренчел кертем түләү яхшы нәтиҗә бирә. Яхшы хезмәт хакы алучы, аягында нык басып торучы клиентларга банк көтелгәннән зуррак күләмдә дә кредит бирергә мөмкин.
Еллар буе акча җыеп та, хыялыңны чынга ашыра алмый яшәгәнче, банк кредиты ярдәмендә кыска вакыт эчендә бакчалы яки йортлы булу күпкә яхшырак икәнен бик күпләр таный һәм шушы ысулны сайлый.
--- |
Иң күп укылган
|