|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2010 Җәмгыять
ЛЕНИН БАБАЙ ДӨРЕС ӘЙТКӘНКәгазь боткасы... Тиздән барыбыз да шуңа батып тончыкмагаек... Табиблар авыруларны дәваларга ике сәгать сарыф итсә, шул хакта сигез сәгать язу сырларга кирәк... Милиция хезмәткәрләре очраклы рәвештә җинаятьчене каптырса, аны айлар буе эзәрлекләве хакында роман сыман нәмәрсәкәй тәпәләргә тиеш. Таныш педагогларның зар елавыннан шул аңлашыла (ә моны "Т.Я."да басылган әрнүле мәкаләләр дә куәтли), болай да ул "сыйдан" гомер бакый гарык укытучыларны бюрократия иҗат иткән кәгазь диңгезе күмеп китә. Илебездә һәркем гомеренең иң кадерле өлешен чиратларда, йөз суы түгә-түгә әле теге, әле бу кәгазь юллап уздыра. Менә син ниндидер документ юллау хәстәренә керештең ди. Моның өчен беренче килгәнеңдә фәлән төрле кәгазь сорадылар. Анысын алу өчен тагын нәрсәдер сорыйлар һәм һәр мөрәҗәгать әлеге оешмага банк аша акча түләү белән "истәлекле". Хуш, алып килдең сораган язуны. Әмма моның белән эш бетми, чиновникка янә бер кәгазь кирәк булып чыга. "Нишләп башта ук әйтмәдегез, икесен дә берьюлы юллый идем бит мин аларны", -- дип күтәрелеп бәрелүеңнән бер файда да юк, ул эшкә кемнеңдер кадерле надан баласын кертеп утыртканнар һәм моның белән һәркем килешкән, табигый саный, шуңа күрә шаулавың белән чиратта торучыларның үзеңә карата нәфрәтен кузгатуга гына ирешәсең: "Сиңа әйттеләр бит, йөгер, сораганнарын китер, тагын сорасалар, тагын чабарсың, бәлкем, кайчан да булса эшеңнең очына чыгарсың..." Бюрократларның балалары һәм оныклары өчен үрчетелгән штатларга шыпланучы "кыйммәтле кадрлар" өчен "эш" уйлап табу максатында халыкның канын-сүлен, җанын суырышлы мәшәкатьләр колорадо корты сыман үрчетелә. Бу бәла иҗтимагый тормышыбызның һәр тармагын иңли, "астагылардан" "өскә" мең төрле хисап таптыру матавыгы да көннән-көн колачлырак була бара. Кырыкмаса-кырык төрләнештәге "мәгълүмат" ташкыны яшәү өчен суларга һава калдырмау белән яный. Дөньяны су басканда Нух пәйгамбәр көймәсендәгеләр исән калганын пәйгамбәрләр тарихыннан укып беләбез. Ә бу афәттән котылу юлы бармы? Шушы яссылыкта, Ленин бабайның "бетерсә, безне бюрократия бетерәчәк" дигән сүзләре көннән-көн тәҗелрәк яңгырый.
Афәттән котылу юлы -- иманлы балалар тәрбияли башлауга күчү һәм тора-бара шула җитәкче булгач, хәл уңай якка үзгәреп куймагае. Мәктәпне кәгазьгә күмеп, белем бирүгә вакыт калдырмый торган сәясәт үткәрүче җитәкчеләр моңа юл куймаска азаплана һәм алар күктән дә төшмәгән, ә "үсепеснең" совет мәктәбе тәрбиясе җимешләре. Хакимияткә икелегә-өчлегә укыган, мәктәптә иң дәрәҗәсез булган, ягъни укытучыга үчлеләр килде, дип язган иде шагыйрь һәм публицист Рәфикъ Юныс бер мәкаләсендә. Әле бит кичәге шул икеле капчыклары профессор, академик дигән титулларга лаек булуны да җайга салдылар...
Кәгазь диңгезе... Күпчелек шунда батаммы-бетәмме дип чапалана, ә азчылык моннан, ягъни комачау юклыктан файдаланып, ил байлыгын кая кирәк шунда урнаштыруга ихласын салган...
Рөстәм ЗАРИПОВ |
Иң күп укылган
|