• 26.04-09.06 "Тукай карашы" И. Майоров күргәзмәсе (Санкт-Петербург). Г. Тукай әдәби музее
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
  • 23.05-24.05 "Тапшырыл...ган хатлар" спектакле премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 08.06-09.06 "Лето Балета" фестивале. УНИКС
Туган көннәр
  • 21 Май Айгөл Шәвәлиева
  • 21 Май Фәрит Бикчәнтәев
  • 21 Май Ринат Суфиев (1939-2007)
  • 21 Май Чулпан Гарипова
  • 21 Май Галия Кайбицкая (1905-1993)
  • 21 Май Альбина Апанаева
  • 22 Май Фәрит Мөхәммәтшин
  • 22 Май Ринат Шәмсетдинов
  • 22 Май Разил Камалов
  • 22 Май Нәзифә Кәримова
  • 14R дисклы җәйге көпчәкләр сатыла. Яхшы хәлдә. 8мең.8655823885
  • Редакция тирәсендә эш эзлим. Белемем буенча югары белемле журналист. Журналист, текст басучы, корректор вазифаларын карыйм. Телефон: 89991574961
  • 1 июньнэн озакка Казанда Азино тирэсендэ бер булмэле квартир яисэ гостинка снимать итэбез. Ике татар кызы. Собственниктан кирэк, риелторлар борчымагыз. 89047183922(ватсапка языгыз,шалтыратуга жавап бирмим)
  • Актаныш районы Иске балтач авылында тана сатыла.89393844139
  • 2 булмэле квартирны эйбэт хэм тэртипле гаилэгэ арендага бирэбез. 15 мен+ коммуналка. Собственник. 8-98-69-17-51-15.
  • Общежитияда бер булмэле сатыла. 18 кв.м. 4 4 этажда .Ботаническая -20. Казань.89586235290 Бэясе килешу.
  • Маникюр Советский район (комбинированный маникюр+срез ножницами+однотонное покрытие гелем с выравниванием ногтевой пластины)-400сум Шалтыратыгыз,языгыз 89872344246
  • Журналист хезмәте буенча эш эзлим. (Татар телендә) 89871726162 ватсап.
  • Актанышта Ваз 321099 сатыла, на ходу. 2003 елгы. 35000р. тел; 89372902713, 89372869194
  • Казанда шифонер, электроплитэ сатам. бэясе сөйлэшу буенча 89173931425

 

 

 
Архив
 

               

13.05.2019 Мәдәният

Фәрит Бикчәнтәев Санкт-Петербургта театр олимпиадасына багышлаган матбугат конференциясендә катнаша

15 майда 16.30 сәгатьтә Санкт-Петербург ТАСС мәгълүмат агентлыгының матбугат үзәгендә (Шпалерная ур., 37 А) Россиядә үтәчәк Халыкара театр олимпиадасы 2019га багышланган беренче матбугат конференциясе үткәрелә.

Конференциядә Россия Федерациясе мәдәният министры Владимир Ростиславович Мединский, Александринский театрының сәнгать җитәкчесе, Халыкара театр олимпиадасының оештыру комитеты әгъзасы Валерий Владимирович Фокин, Санкт-Петербургның вице-губернаторы Владимир Владимирович Кириллов һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев катнаша. Матбугат конференциясендә видео элемтә буенча да катнашучылар булачак: Театр олимпиадасы Халыкара комитеты рәисе Теодорос Терзопулос, композитор, режиссер, педагог Хайнер Гёббельс (Германия), режиссер, Театр олимпиадасы Халыкара комитеты әгъзасы Роберт Уилсон (АКШ).
 
Матбугат конференциясендә Театр олимпиадалары хәрәкәтенең идеологиясе һәм практикасы тәкъдим ителәчәк, Россиядә үтүче Халыкара театр олимпиадасы 2019-ны оештыру үзенчәлекләренә басым ясалачак, әлеге масштаб фестивальнең төп вакыйгалары яктыртылачак. Халыкара театр олимпиадасының рәсми ачылышы 2019 елның 15 июнендә Санкт-Петербургта үтә. Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев Олимпиада кысаларында үтәчәк Россия милли театрларының гастрольләр программасы хакында сөйләячәк.
 
Алданрак билгеле булганча, 2019 елның 11 һәм 12 октябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры (Казан ш.) Театр олимпиадасында Россия милли театрлары программасын ачып җибәрәчәк. Тамашачылар Камал театрының баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәевнең Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча куелган "Әтәч менгән читәнгә" спектаклен күрә алачак. Спектакль Александринский театры (Санкт-Петербург ш.) сәхнәсендә уйнала.
 
Театр олимпиадасы 2019 — зур фестиваль - төрле илләрдән килгән театр эшлеклеләренең аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы. Фестиваль кысаларында иң яхшы чит ил театрларының, Россия милли театрларының гастрольләре һәм әйдәп баручы театр эшлеклеләренең мастер-класслары үтә. Санкт-Петербургта үтәчәк Олимпиадада 15 илдән килгән театрлар 30дан артык спектакль тәкъдим итәчәк. Камал театрыннан тыш милли театрлар программасында Бурятия, Якутии, Чечня, Карелия һәм Башкортостан театрлары бар.

---
Камал театры
№ --- | 13.05.2019
Камал театры печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом