поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.05.2019 Җәмгыять

"Хайла, Әхми, Мөкис, Миңки", яки Исем өчен оялырлык булмасын иде

Интернетта Җәлил хәзрәт Фазлыевның исемнәр турындагы фикерләре барлыкка килгәч, бик күпләр үз карашын белдерде, шактый гына кискен сүзләр дә әйтелде. Шулай бит инде – күпме кеше, шулкадәр фикер. Ә исем ул, дөресен әйт­кәндә, ата-ананың балага иң беренче зур бүләге. Ул күлмәк кебек тузмый, кеше аны гомер буе йөртә, әле аннан соң да.

Бала безгә Аллаһ бүләге. Ул матурмы-ямьсезме, озын буйлымы-кыскамы, кара чәчле, кара күзлеме, сары чәчле, зәңгәр күзлеме – аны сайлап ала алмыйбыз.
 
Ә исемне инде үзебез сайлыйбыз, бала шул исем белән гомер юлын үтә. Балага мәгънәле исем кушарга кирәк дигәнгә үпкәләргә кирәкмәстер дә бәлки. Теге дөньяга күчкәч тә, безгә догалар колагыбызга азан әйтеп мулла кушкан исемебез һәм атабызның исеме белән килеп ирешәчәк, Алла боерса. Кыямәт көнендә дә без мәхшәр мәйданына үз исемебез һәм атабызның исеме белән чакырылачакбыз. Балага Аллаһ каршында исеме өчен оялырлык булмасын иде, дип тырыша бит Җәлил хәзрәт.
 
Ә исемне безнең татар кадәр төрләндергән башка халык юктыр да ул.
 
Элек исемне мәгънәсенә карап кушканнар. Тик икешәр-өчәр катлы итеп, аннан кыскартканнар. Миңнемулла булса – Минни, Хәлиулла булса – Хайла, Әхмәдулла – Әхми, Мөхлисулла – Мөкис, Миңкамал – Миңки, Гайшәбикә – Гайши. Нигә кирәк булган инде хатын-кыз исеменә – бану-бикәләр, ирләр исеменә етдин-бетдиннәр өстәү? Берәр хикмәте булгандыр инде, күрәсең.
 
Революциядән соң тулы ирек булган инде исем кушарга, ниндине телисең! Трактор да, Комбайн да, Октябрина да, Ноябрина да. Вил, Ким, Мэлслар да. Аннан инде чит илдән дә: француз, алман, инглиз, итальяннан дисеңме? Ә башка халыкта юк бит бу!
 
Динне бетереп, халыкның мең еллар буена сакланып килгән традицияләренең тамырына балта чабылды. Шөкер, мең шөкер, яшьләребез дингә килә, намазга баса, хәләл-хәрамны аера. Балаларына исемнең дә мәгънәлесен сайларлар, Алла боерса.
 
Илләребез, көннәребез тыныч булсын да, ул кара көннәр яңадан әйләнеп кенә кайтмасын инде, берүк.
 
Рәйсә Галимуллина, Кукмара районы, Мәмәшир авылы.

---
Шәһри Казан
№ --- | 04.05.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»