• 15.06-31.08 "Kazan шоу" театральләштерелгән фольклор тамашасы. Туган авылым. 18:00
  • 17.07 Зиннур Тимергалиевнең юбилей кичәсе. "Казан арты" тарих-этнография музее. 9:00да башлана
  • 20.07 Фестиваль «ARENALAND». "Казан арена" стадионы. 12:00
  • 02.08-18.08 Салават концерты. 31 сезон. Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 16 Июль Нәзифә Гайнетдинова (1919-2000)
  • 16 Июль Чыңгыз Мусин
  • 16 Июль Рамил Курамшин
  • 16 Июль Зөлфия Вакказова
  • 17 Июль Рафаэль Юсупов
  • 17 Июль Диләвер Османов
  • 17 Июль Тәслимә Фәйзуллина
  • 17 Июль Алсу Хәбибуллина
  • 17 Июль Рәдиф Сәгъди
  • 17 Июль Семен Якубов
  • Яна Савин районында 2 булмэле фатир сатыла. Собственник! 89509488227.
  • Актаныш.Бэрэнге сатыла,900кг.8-906-124-04-78.
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча ШӘҖӘРӘләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 6 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 [email protected] Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Казанда Себер тракты урамында 2 катлы, эчке эшләре эшләнеп бетмәгән зур коттедж сатыла. Су, уты кергән.Утын ягу өчен көйләнгән современный мич белән җылытыла. Тел 89586227955
  • Берне бозаулаган каплатылган яшь сыер сатыла. Сэфэр. т.89063338469
  • Восстание урамында бер бүлмәле общага бүлмәсенә кеше кертәм. Туалеты, душы бар. 89179113219
  • Казань совет районы ак гукина урамында балконлы зур булме сатыла 18кв.м.89509469991
  • Казанның Братьев Касыймовлар урамындагы торак йортта 12 кв.м бүлмә сатыла. Метро якын. Тәртипле, тыныч күршеләр.Бәясе - 750 мең сум. Алсу. 89874232130.
  • Каен утыны сатыла. (4куб.=7000 сум).Элемтэ очен телефон 89196462690
  • Актаныш бозау сатыла. 89600766391

 

 

 
Архив
 

               

10.05.2019 Җәмгыять

Монголия чүлләре аша

Яз җиттеме, сугышта катнашкан таныш-белешләремне барлый башлыйм. Бусы сугыштан кайтмады, бусы яраланып кайтып, озак яшәмәде, бусы шактый ук яшәп, картаеп вафат булды... Туганнарымнан бер Мәсгуть Сираҗетдин улы Сираев кына сау-сәламәт. Манчжурия таулары, Монголия чүлләре дә аңа зыян итә алмады.

Ул 1927 елның 1 мартында, Камышлы районының Иске Ярмәк авылында, урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Революциядән соңгы буталчык һәм кыйбласыз чор була бу. Яңа тәртип, яңа хөкүмәт хакимлеге яклылар һәм советларга каршы торучылар арасында дошманлык та, “сәнәк сугышлары” да булгалый. Утызынчы еллар башында коллективизация һәм раскулачивание дип аталган шомлы, мәкерле һәм хәтта каһәрле дә хәрәкәт башлана. Сираҗетдин һәм туганы Ибраһим, бу хәлләрдән өркеп, малларын сатып, гаиләләрен алып, авылдан китәләр. Яхшы тормыш эзләп, сугылып-кагылып, элек Воскресенск, аннан Самарканд якларында ачлы-туклы яшәп карыйлар. Кабат туган якларга, Оренбург өлкәсендәге Каргалы авылына кайтып, Сираҗетдин агай улы Мәсгуть белән көтү көтә башлыйлар. Сираҗетдин абзый кисәктән үлеп киткәч, Мәсгутькә әтисе белән хушлашырга да ирек бирмичә, тагын эшкә куалар. Шундый кырыс замана була ул.
 
Нишләмәк кирәк, кабат юлга чыгалар. Атасыз калган гаилә Иске Ярмәккә кайтып егыла. Ә анда өй дә юк инде. Кешедә яшәргә туры килә. Мәсгуть укырга керә. Тик бер-ике айдан Ибраһим абзыйлары вербовкалаучыга ияреп, килешү төзеп, артель белән Котлас якларында кыш буе урман кисәргә яллана. Яз җиткәч, болар Киров өлкәсенең Тоншаево станцасына барып урнашалар һәм урман кисү, агач эшкәртү, вагоннарга төяп озату эшләренә алыналар. Алар шунда 1941 елгача эшлиләр. Мәсгуть рус телендә 3 класс тәмамларга өлгерә. Сугыш башлангач, Ибраһим абзыйлары үзенең һәм Сираҗетдиннең гаиләләрен Камышлыга кайтарып урнаштыра, ә үзе фронтка китә. Мәсгутьнең әнисе педучилищеда мич ягучы һәм җыештыручы булып эшли башлый, ә Мәсгуть укуын дәвам итә. Тик аңа күп укырга туры килми, 1943 елда, училищеның ат караучысы фронтка киткәч, аның урынына 16 яшьлек Мәсгутьне тәкъдим итәләр һәм ул, өч ярым сыйныф белеме белән, 2 ат, 2 үгез карарга, училищега утын ташырга җигелеп, мөстәкыйль эшли башлый. Үгез җигеп, Кләүле ашханәсеннән ашамлыклар алып кайту өчен җәен-кышын урман-таулар аша йөрергә туры килә аңа.
 
1943 елда Камышлы военкоматы оештырган “всеобуч” курсларында башлангыч хәрби укулар үткән яшүсмерне сугышка алалар, 1945 елның апреленә кадәр Мари Республикасының Суслонгер шәһәрендә хәрби һөнәрләргә укытып, фронтка әзерлиләр. Сугыш бетүгә карамастан, егетләрне өйләренә кайтарып җибәрмиләр, ә эшелоннарга төяп, көнчыгышка озаталар. Мәсгуть Сираев Забайкальский фронтның 262 санлы Суворов Ордены, Кутузов Ордены укчы дивизиянең 350нче укчы полкы танк батальонына эләгә. Дивизия, японнар белән сугыша-сугыша, Монголия һәм Манчжурия чигенә барып җитә. Канлы сугышларда, яраланучылар һәм һәлак булучылар байтак булып, Манчжурия тау-ташлары арасында шактый каберлекләр казырга туры килә. Мәсгутьне Ходай саклагандыр инде, ул исән кала. Ләкин сугышчыларга Монголия чүлләрен, Манчжурия тауларын үтүе ифрат та кыен була. Бигрәк тә солдатлар һәм атлар сусаудан интегәләр.
 
 
- Шул вакыттагы бер хәл күз алдымнан һаман да китми, - дип сөйли ветеран. - Безнең тупларны немец атлары тартып баралар иде. Аларның да эчәсе килә, әлбәттә. Кичен, ялга туктагач, атларга норма буенча су биргәндә, мин кружка белән ат эчә торган чиләккә үрелгән идем, ат башы белән мине этеп җибәрде. Шулай маллар да, кешеләр дә суга интекте. Бара торгач, немец атлары тәмам хәлдән тайды. Кытайлыларда ул атларны ишәкләргә алыштык. Алар чыдамлырак булып чыкты.
 
1945 елның 3 сентябрендә Япон сугышы бетә. Солдатларны Порт-Артурга илтеп, Сары диңгез буена сакка куялар. 1949 елда Мәсгуть абзыйны шофёр курсларында укытып, штатка алалар һәм ул, взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт итеп, 1951 елда, озак көтелгән демобилизация буенча, авылына кайта.
 
Фронтовик Яңа Усманда урнашкан төзү идарәсенә шофер булып урнаша, ә көзен оешманы Әлмәткә күчерәләр. Мәсгуть абзый бүген дә шунда яши. Күп еллар Татнефтьтә башта шофер, аннан механик булып эшли. Тырыш хезмәте өчен күп Рәхмәт, Мактау хатлары белән бүләкләнә. 1977 елда контракт буенча, төзү механизмнарын ремонтлаучы булып 4 ел Әфганстанда эшләп кайта.
 
- Анда без 1500 кеше эшләдек. Мине, тырышлык күрсәткәнем өчен, хөкүмәт берничә Мактау грамотасы һәм Халыклар дуслыгы Ордены белән бүләкләде, - дип канәгатьлек белдерә ветеран.
 
Әфганстаннан кайткач та әле, Мәсгуть абзый пенсиягә чыкканчы эшли, тагын күп бүләкләр алып, лаеклы ялга китә. Аның исеме Әлмәт шәһәренең Шәрәфле гражданнары исемлегенә кертелгән. Гомумән, шактый гомере эчендә Мәсгуть Сираев җиде мәртәбә Бөек Ватан сугышы Ордены, ике мәртәбә Халыклар дуслыгы Ордены, унбер юбилей медале белән бүләкләнгән.
 
- Бүген әле, туксанны узып та, Аллаһыга шөкер, исәнлегем ярыйсы гына. Табиблар сәламәт булуым турында таныклык бирделәр. Праваларымны алыштырып, җиңел машинамда үзем йөреп торам. Җәмәгатем Мәрьям белән тыныч, тигез гомер итәбез. Улыбыз Фәһим һәм кызыбыз Нурия гаиләләре белән безгә кадер-хөрмәт күрсәтеп торалар, Ходайның рәхмәте яусын үзләренә. Шәһәрдә уздырыла торган бәйрәм чараларына мине гел чакыралар, котлыйлар, рәхмәт. Иншалла, калган гомеремне дә шулай намазлыкта, мәчеттә, гыйбадәттә уздырырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен иде, - дип тели ветеран.
 
...Үземнән тагын шуны өстисем килә: Мәсгуть ага ифрат туган җанлы, ярдәмчел, кунакчыл кеше. Аның холык-фигыле искиткеч уңай, табигатендә тормыш сөючәнлек, кыенлыкларга, төшенкелеккә бирешмәүчәнлек, рухи һәм физик көч, өмет, киң күңеллелек, юмартлык кебек үзенчәлекләр бар. Мин һәм барча туганнар аңа ихтирам күрсәтәбез, хөрмәт итәбез, сокланып, балаларыбызга үрнәк итеп күрсәтәбез. Мәсгуть Сираҗетдин улына тик сәламәтлек, тынычлык, балалары, оныклары хөрмәтендә озак яшәвен телибез!
 
Наил ВАХИТОВ.
 
Самара шәһәре.

---
Бердәмлек
№ --- | 10.05.2019
Бердәмлек печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом