|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.05.2019 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда пассажир автобусы янып беткән (ФОТО)Чистай шәһәрендәге Карл Маркс һәм Вәлиев урамнары чатында пассажирлар йөртә торган "ПАЗ" автобусы янып беткән. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Янгын турында хәбәр кичә 18.46 сәгатьтә 112 номерына килгән, дип яза агентлык.
Урынга килеп җиткән коткаручылар берничә минут эчендә янгынны сүндергән. Янгын 14 квадрат метр мәйданда булган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, транспорт чарасының механизмнары һәм төеннәре системасы ватылу сәбәпле, янгын килеп чыккан.
Вакыйга вакытында бер кеше дә зыян күрмәгән.
--- |
Иң күп укылган
|