поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.05.2010 Җәмгыять

АКЧА ТӘМЕ

Без – сугыштан соң туган балалар. Мин үземне белә башлаганда авыл тулысы белән диярлек салам түбәле, сукыр лампалы иде. Ул вакытларда өйдән өйгә йөреп хәер сорашучылар, өйләре булмаганга фермада яшәүчеләр, чабата киеп йөрүчеләр дә җитәрлек иде. Үз гомерендә берничә революция, ачлык һәм сугыш күреп, соңгысында өч баласын югалткан әбиемнең безгә еш кына: “И-и, бәбекәйләр, сез бәхетле – туйганчы ипи ашыйсыз”, – дигәне хәтердә.

Үлгән сыер сөтле була, калган сөте бетле була дигәндәй, өлкән буынның кайберләре үткәндәге тормышларын сагынып, элек яхшырак яши идек дип сөйләргә яраталар. Бу болай, бу тегеләй дип, алар белән бәхәскә керергә җыенмыйм, тик андыйлар арасында элек югары урында эшләп, балда-майда йөзүчеләр күбрәктер дим, чөнки гади халык өчен үткән тормышның бер чоры да җиңел булмады. Сталин бер уч ашлык өчен кешене төрмәгә тыкты, Хрущев дүрт сарыгың булса, берсен алып чыгып китте, Брежнев Мәскәүдән колбаса, чәй, тәмәке ташытты, Горбачев халыкны чиратка бастырды, Ельцин илне сәрхушкә әйләндерә язды. Бүгенгеләренең дә хата-гаепләре юк түгел. Шуңа да карамастан, әгәр бүген илдә: “Үткән тормыш рәвешенә кире кайтыр идегезме?” – дигән референдум үткәрелсә, иманым камил, зур күпчелек: “Юк!” – дияр иде.

 

Яшемнән башка, мин дә бүгенгене үткәннәргә алмаштырмас идем. Хәзерге тормышта миңа иң ошаганы – кибетләрдән җаның ни тели шуны сайлап алырга мөмкин. Билгеле, акчаң булса диярләр. Мескенләнмик: акча бүген азмы-күпме һәркемдә дә бар. Тик ул гади кешегә дә, олигархларга да, хөкүмәткә дә җитеп кенә бетми. Ә безнең балачакта акча бөтенләй юк иде. Ул елларда колхозчыларга хезмәт хакын акча белән түгел, ә натуралата – ашлык, салам ише әйберләр белән түлиләр иде. Кыскасы, аңа кытлык муеннан булды. Бер ел йомгаклары нәтиҗәсендә, яхшы эшләгәне өчен әнкәйгә ун сум премия бирелүе турындагы хәбәрне колхоз радиосыннан ишеткәч, бөтенебезнең сикерә-сикерә шатлануыбыз әле дә истә.

 

Акча тәмен без кечкенәдән үк беләбез. Чыннан да, тәме бар иде аның, чөнки кесәгә бер-ике тиен акча керү белән без аны кибеткә барып, ул вакытта безнең өчен иң тәмле ризыкка – перәннеккә алыштыра идек. Тиеннәрне без яз җиткәч яланаяк ындыр артларында сөяк җыеп тапшырып та, машиналарга авыл башындагы капканы ачып та эшли идек. Кайберәүләр ул нинди капка дияр. Аңлатып китәм: сугыштан соңгы елларда авылларга керү-чыгу бары тик капкалар аша гына иде. Капка ачкан өчен без шоферлардан акча таләп итә идек. Әгәр дә бирми китсәләр, икенче юлы аларның тәгәрмәчләре астына кадаклы такта тыгыла иде. Бу, бүгенгечә әйткәндә, рэкет дип атала бугай. Шоферлар гадәттә акчаны кулга бирмичә, юри юлның иң тузанлы яки пычрак урыннарына сибеп, безнең талашкан-сугышканны карап кәефләнә торган иделәр.

 

Егет булгач та безнең өчен һәр тиен кадерле булды. Минзәләдә укыганда паркта бер эскәмия астында кайсыныңдыр кесәсеннән коелып калган унике тиен акча тапкан идем. Сөенечтән, ашханәгә кереп, тәмләп ашап чыккан әле дә истә. Казанга институтка керергә барганда мин Татарстанның иң ерак районы – Актаныштан кесәгә 20 сум акча тыгып чыгып киттем. Шул акча Казанга барып кайтырга да, ашарга-эчәргә дә, торган өчен тулай торакка түләргә дә җитте. Ә хәзер “баедык” – күпләребез тиеннәрне түгел, җирдә яткан сумнарны да иелеп алмыйбыз.


Абугали ГАЛИМОВ
Татарстан яшьләре
№ 52 | 27.04.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»