поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.05.2019 Мәдәният

"Нәүрүз" фестивале спектакльләрен Мәскәү тәнкыйтьчеләре бәяләячәк

2019 елның 1-8 июнендә Казанда Төрки халыкларның XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале үтә. Фестивальне төрле яклап яктырту максатыннан, “Нәүрүзгә” Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа һәм Казан шәһәрләреннән тәнкыйтьчеләр чакырылды.

Нина Карпова (Мәскәү) – Мәскәү Академия сатира театрының әдәби бүлеге җитәкчесе. «Театр», «Театральная жизнь», «Страстной бульвар, 10», «Музыкальная жизнь» журналларында, «Культура», «Экран и сцена», «Аргументы и факты», «Московская правда» газеталарында, шулай ук, Америка, Европа театраль басмаларында мәкаләләре дөнья күргән. Россия театр фестивальләрендә жюри әгъзасы буларак катнаша.
 
Владислава Куприна (Мәскәү) – ГИТИСта чит ил театрлары кафедрасы укытучысы, Мәскәү яшь тамашачылар театрының әдәби бүлек мөдире, Россия театр фестивальләренең жюри әгъзасы. “Петербургский театральный журнал”, “Сцена” журналларында, “Экран и сцена” газетасында һәм башка матбугат битләрендә басыла.
Кристина Матвиенко (Мәскәү) – сәнгать фәннәре кандидаты. Time Out журналының “Театр” бүлеге редакторы булып эшләгән, “Яңа драма” һәм “Алтын битлек” фестивале кысаларында үтүче “Яңа пьеса” проектының арт-директоры булган; “Алтын битлек” фестиваленең Russian Case-2018 программасы кураторы. 2015 елдан башлап — Станиславский Электротеатрында «Заман тамашачысы һәм тыңлаучысы мәктәбе» кураторы.
 
Жанна Зарецкая (Санкт-Петербург) – «Фонтанка.ру» интернет-порталының мәдәният бүлеге җитәкчесе. «Вечерний Петербург», «Афиша», «Театральный Петербург» басмалары авторы. «Театральный мост: Нева–Сайма» фестивале арт-директоры. Петербургның “Прорыв” яшьләр театр премиясен оештыручыларның берсе. “Алтын битлек” премиясенең экспертлар советы әгъзасы.
 
Ольга Никифорова (Мәскәү) – театр белгече, драматург, "Алтын битлек" премиясе эксперты, "Школа.Студия.Мастерская" (Санкт-Петербург) һәм "Дубровник.Арт-форум" (Хорватия) рус сәнгате  фестивальләренең арт-директоры, "Практика" театрының (Мәскәү) гастроль-фестиваль проектлары кураторы.  
Дина Дәүләтшина (Уфа) – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Нур” Уфа дәүләт татар театрының сәнгать бүлеге җитәкчесе. “Нәүрүз” фестиваленең көндәлек нәшер ителүче “Нәүрүз хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире вазыйфасын башкарачак.
 
Нияз Игъламов (Казан) – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек мөдире.
 
Исегезгә төшерәбез, “Нәүрүз” фестивале программасында Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиянең милли республикаларыннан барлыгы 29 театр катнаша. Фестивальнең махсус кунагы Nottara Theater (Бухарест, Румыния) Ж.-Б. Мольер һәм М.Булгаков әсәрләре буенча «Moliere» спектаклен тәкъдим итә. Спектакльнең режиссеры – Роман Феодори (Красноярск). Фестивальдә 1000нән артык кеше катнашачак.
 
XIV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 7 театраль мәйданында күрсәтеләчәк: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, “Әкият” курчак театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, Тинчурин, Кариев һәм Казан яшь тамашачылар театрлары сәхнәләрендә. Шулай ук Камал театры каршындагы мәйданда һәм Кабан күле яры буенда да спектакльләр уйналачак. Билетларны театр кассалары һәм сайтларыннан, шулай ук, билет операторларыннан алырга мөмкин.
 
Фестивальне оештыручылар: Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.
 
***
 
"Нәүрүз"нең төп максаты - Россия Федерациясе һәм аннан тыш яшәүче төрки халыкларның мәдәни һәм рухи бәйләнешләрен ныгыту. Беренче тапкыр "Нәүрүз" фестивале 1989 елда СССРның Театр эшлеклеләре берлеге карары буенча Алма-Атада уза. СССР таркалганнан соң, ел саен уздырыла торган фестиваль 5 ел үткәрелми. "Нәүрүз" фестивале 1998 елда Татарстан Республикасы инициативасы белән янәдән тергезелә. Хәзерге вакытта фестиваль Татарстанның башкаласы Казанда ике елга бер тапкыр уздырыла. 2010 елдан Фестиваль эгидасы астында "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы эшли. Әлеге форум кысаларында актерлык һәм режиссерлык осталыгы, театр сәнгате белгечлеге һәм театр сәнгате өлкәсендә менеджмент буенча мастер-класслар һәм семинарлар үткәрелә.

---
Камал театры
№ --- | 08.05.2019
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»