поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.05.2019 Матбугат

Ризәлә Исмәгыйлева: «Тәртип»не югалтасы килми»

7 май – илебез тарихында Радио көне буларак теркәлгән. А.Попов бу могҗизаны уйлап тапкан 1895 елдан бирле инде бер гасырдан артык вакыт үтсә дә, радионың көче кимеми.

Бүген төрле сораштыруларга нигезләнгән белешмәләрдә, радио – популярлык буенча телевидение­дән кала икенче урында, дип билгеләнә. Замана белән бергә радионың функцияләре дә үзгәрә. Элек ул халыкка хөкүмәт карарларын тиз һәм төгәл җиткерү өчен кулланылса, бүген халык радионы күбрәк машинада, ял иткәндә тыңлый, ягъни күңел ачу өчен файдалана.
 
Сүзем матур җырлар, халкыбызның дистә еллар буена тупланган музыкаль мирасны тыңлаучыларга илтә торган «Тәртип»ле радиога ихтыяҗ турында. «Тәртип» радиосы хакында сүз чыкса, «иде» дип сөйләшү гадәткә керде. Чыннан да, Татарстанда FМ киңлекләрендә «Тәртип» югалуга инде ике елдан артык вакыт үткән. Быел «Тәртип» радиосы эфир киңлекләренә аваз салуга биш ел булды. Шушы кыска вакыт эчендә халык арасын­да зур популярлык казана алган, татар мәкаме белән әйтелгән азан, моңлы, күңелне иркәли торган милли җыр­ларыбыз белән халык хәтеренә тирән уелган радио язмышы әле бүген дә күпләрне борчый. «Тәртип» югалды дип төшенкелеккә бирелүчеләргә бу язмабыз күп яңалыкларны әйтер. Әлеге радио белән бәйле вазгыятькә ачыклык кертү һәм биш яшьлек туган көннәре белән котлап, радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлевага мөрәҗәгать иттек.
 
– Иҗат коллективына бәйле булмаган сәбәпләр аркасында ешлык сатылганнан соң, «Болгар» радиосы «Тәртип»не (вакытлыча эшләп тору өчен) үз канаты астына алды. Башта өч сәгать, хәзер инде алты сәгать вакыт бирелде, – дип башлады сүзен Ризәлә Исмәгыйлева. – «Тәртип»кә бүлеп бирелгән вакытка «Болгар»ның рекламасы да, яңалыклары да, һава торышы да керә, алты сәгатьтән өч сәгате дә калмый бит!» – дип шалтыратучылар да бар. Булганына шөкер итә белергә дә кирәк. Бер яктан, ешлыкны югалттык, дип, артык паникага бирелгәнбез бугай. «Тәртип» FМ, ешлыкта 24 сәгать эшләсә дә, Казаннан 200 чакрым ераклык­та гына тота ала иде. Ә менә бу алты сәгать, вакытлыча булса да, безне бөтен Татарстанга ишеттерә, «Тәртип»нең географиясе киңәйде, тыңлаучыларыбыз артты. Ә ешлык алу буенча эшнең туктап торганы юк. Илшат Әминов белән бергә Президент Рөстәм Миңнеханов янында да булдык, рәхмәт, кабул итте. «Тәртип» кирәк, эшләгез, ярдәм итәбез!» – диде. Илбашының аңлавы безгә зур ышаныч, өмет бирде.
 
– «Тәртип» белән бәйле бүгенге вазгыять турында кыскача «өметсез шайтан гына» дияргә мөмкин. Бүген «Болгар»га йортка кергән «Тәртип» эфирга «радио» сүзеннән башка гына, «Болгар» радиосында «Тәртип» тапшырулары дип бирелә.
– Без бит эшли башлаганда ук үзебезгә үрнәк, кыйбла итеп «Татарстан» радиосын билгеләгән идек. Аның заманга яраклашкан сөйкемле баласы итеп үстерәсе килгән радио бу, чөнки без бит шуның белән тәрбияләнгән кешеләр. Тапшыруларга килгәндә, алар инде барысы да халык күңеленә юл ярган, яратып өлгергән программалар. Ләкин аларның өчесе генә түләүле. Ә «Тәртип» радиосы тапшыруларының гомуми саны – 20дән артык. Шуларның 10-15е бүген дә эшләнеп, эфирга чыга. Ул тапшыруларны туктатып торып та булыр иде. Ләкин максат – «Тәртип»нең йөзен саклап калу, оныттыр­мау. Ешлык бирелгән очракта да, аудиторияне өр-яңадан җыеп алыр­га кирәк булачак. Бер елдан соң тапшыруларны кабатлый башлыйсың, ә кабатлагач, кеше туя һәм синнән китә. Эчтәлекне саклап булмый. Күңел хакы дигән нәрсә дә бар бит әле ул. Әйтик, Гөлфия апа Мөхәммәтгәрәева. Ул башта «Тел дигән ­дәрья бар» дигән тапшырудан башлаган иде. Аннан соң «Тукай укулары» тапшыруы, җырлар тарихына багышланган «Саф вә раушан көзге» программасы эшләнде. Тормыштагы төрле гыйбрәтле хәлләргә багышлап «Кыйссадан хисса» тапшыруы да – Гөлфия апаныкы. Хәзер ул урта һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен мәктәп программасына кертелгән шагыйрьләр, әдипләр турында «Сабыйга» дигән тапшыру әзерли. Гөлфия апа Мөслимнән хәтле килеп тапшырулар яздыра. Аның юлын гына исәпләсәң дә! Үзләре акча сорамасалар да, «рәхмәт яусын»га гына йөртә алмыйм, бигрәк тә олы яшьтәге, зыялы кешеләрне. Безнең тапшыруларның кыйммәте дә шунда: күбесен шәхесләр алып бара. Аларның эфирга чыгып бер җөмлә әйтүе генә дә ни тора. Әйтик, Луара апа Шакирҗан – аяклы энциклопедия бит ул!
 
Сәйдә абыстай әйтмешли, «Тузмый торган бүләк!» «Тәртип»тә нәкъ шул исем белән чыга торган тапшыруны да Сәйдә абыстай Аппакова алып бара. Алга таба сайтта төрле кушымталар ясалганнан соң, бу ресурстан укытучылар да, укучылар да куллана алачак дигән өмет бар. Димәк, «Тәртип»нең максаты – мәдәниятне, сәнгатьне үстерү генә түгел, ә мәгърифәт тарату да.
 
– Күптән түгел генә матбугатта, «Тәртип» радиосы Башкортстанның Туймазы шәһәрендә эшли башлады, дигән сүзләр дә таралды.
– Әйе, Фәнир абый Галимов җи­тәкли бу эшне. Элеккеге хуҗалар белән килешеп, бөтен база: җыр­лар, тапшырулар архивы аларга тапшырылды. «Тәртип Туймазы» дип эфирга чыксалар да, халык ул радио­ның Казандагы «Тәртип» икәнен белергә, нигез салучылары белән танышырга һәм без бергә эшләргә тиеш идек кебек. Ләкин башкачарак килеп чык­ты... Монда акчага гына кайтарып калдырырга да кирәкмидер, әмма «Тәртип»нең контенты – Ләйлә Ялалова белән безнең зур хезмәт җимеше. Хәерлесе, дибез дә алга атлыйбыз. Бөтен ­дөнья татарлары тыңларлык ул тапшырулар. Күбрәк кеше тыңлаган саен, сөенергә генә кирәк.
 
– Белмәгәннәр өчен шунысын да әйтик, «Тәртип» радио­сын интернетта тәүлек әйләнәсе тыңларга мөмкин. Әле алай гына да түгел, тагын да уңайлырак булсын өчен, яшьләр мобиль кушымталар да эшләгән.
– «Тәртип» FМны башта: «Сезне бит 60+ тыңлый», – дип битәрләделәр. Тыңласыннар, аның янында йөргән оныгының колагына да керә бит ул моңнар. Ләкин бу исәп­ләүләрнең ялгыш икәнлегенә ешлыкны югалткач инандык. Үзебез эшкә килгәнче, ишек төбенә: «Без мондый кушымта эшләдек, «Тәртип»не тагын болай тыңларга була», – дип, яшь егетләр килеп баса иде. Аларның зур тырышлыгы белән ешлык өчен имзалар җыю да тиз барды, әмма нәтиҗәсе генә булмады. Яшьләр бүген дә күп тапшыруларыбызны сорыйлар. Дөрес, «Тәртип» ябыла дигән сүз чык­кач ышанмадык.
 
«Тәртип»кә мин 13 ел эшләгән җиремне ташлап килдем. Радио өлкәсендәге гомуми стажым – 20 ел. Иң беренче «Дулкын» радиосында эшли башлаган идем. Чынлыкта хәлләрне белгәннән соң, вакытлыча булса да интернетта тапшыруларны саклап калу өчен, Ләйлә Ялалова белән бергәләп, «Тәртип» Җаваплылыгы чикләнгән оешмасын теркәдек. Бернинди табыш алмасак та, хисабын төгәл билгеләнгән вакытка биреп барабыз. Тапшыруларны алып бару өчен универсаль лицензия дә алдык. Барлык эшне яңадан башларга туры килде. Мәрхәмәтле радиотыңлаучыларның ярдәме белән компьютер, тапшыру өчен махсус программа һәм башка җиһазлар алырга туры килде. Ярый ла, 20 ел буена бөртекләп җыйган архив бар. Бүген минем кухняда өч системный блок тора. «Тәртип»нең интернеттагы тапшырулары шуннан бара. Бер ел чыдыйсың дип үземә сүз биргән идем, инде хәзер өченче ел китте. Башта иремә шок булды. Хәзер инде «колакчынлы башка» ияләште, теләктәшем ул минем (көлә). Бу эш миңа бернинди табыш та китерми, хәтта зыянга гына. Интернет, электр өчен күпме түләгәнемне берәү дә белми. Тырышуымның төп сәбәбе – «Тәртип»не югалтасы килми.
 
Хәзергә кадәр интернет-радио өчен махсус таләпләр һәм кагыйдәләр эшләнмәгән иде. Җайланмасы булган һәркем интернетта үз радиосын булдыра ала иде. Әмма бу өлкәдә дә законнар кабул ителергә тора. Әле шушы әңгәмә барышында да Россия авторлык хокуклары оешмасыннан шалтыратып, Ризәлә Исмәгыйлевага кисәтү ясадылар. Имеш, җырларны яңгырату өчен бернинди дә хакы юк. Ләкин «Тәртип» радиосы – коммерция проекты түгел, ә социаль проект.
 
Бүген интернет заманы. «Тәртип» тә беренче татарча интернет-радио була алыр иде. Әмма һәр инициатива акчага барып тоташа. Җитәкчелек тә ешлык биргәнчегә кадәр «Тәртип»нең интернеттагы тапшыруларын саклап калу яклы. Шуңа күрә өметне өзмик.
 
Раил Садретдинов

---
Шәһри Казан
№ --- | 07.05.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»