|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2019 Авыл
Рәмис киңәш бирергә әзер. Кооператив җитәкчесе сөт җыю бәясен ничек арттырган?Азнакайда булып кайткач, шушы гыйбарә искә төште әле. Ул район фермерлар ассоциациясе рәисе Рәмис Сәхапов турында әйтелгән кебек. Киләчәккә карап, ягъни “иртәгесен алдан киртәләп” яши торган егет булып чыкты ул. Дөресен генә әйткәндә, авыл кешесен кайгыртып яшәүче егет белән сөйләшеп утырудан ниндидер өмет, рәхәтлек хисләре кичердем. Ассоциациядә 48 фермер хуҗалыгы бар, ә гомумән алганда, районда алар – 90. Тик менә авыл кешесенең эшләгәне ашарына җитми, чөнки җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте югары. Сөт сату бәяләре аска тәгәрәгән елда эшкә бөтенләй кул селтәүчеләр дә булган. Әле аягында нык басып торучы бер хуҗалык җитәкчесе миңа узган ел: “Бәяләр сәясәте үзгәрмәсә, Аллаһы әкбәр дияргә туры килмәгәе”, – дигән иде.
Рәмис тә: “Керемнәрнең чыгымнарны да каплый алмавы, ягъни кешенең минуска эшләве бик уйландырды мине”, – ди. Уйлый-уйлый да фермерлардан һәм шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, эшкәртү буенча кооператив төзергә була ул. Белеме дә җитәрлек, өч белгечлек буенча дипломы бар. Авыл хуҗалыгы университетында агрономлыкка укыган, КФУда сыйфат буенча инженерлык һәм шунда ук, чагыштырмача яңа ачылган бүлектә, югары технологияләр өлкәсендә эшмәкәрлек һөнәрләре алган. Белем бар, теләк бар, эшлисе генә кала дигәндәй, Рәмис иң элек, сөт заводларына барып, сату бәяләрен белешә. Берсендә, литрын 13 сумнан алабыз, диләр. “Тәүлеккә 2 тонна сөт тапшырам, 15 сумнан алыгыз!” – ди бу. Риза булмыйлар. Шуннан Мөслимгә китә. Кеше белән сөйләшеп, килешүләр төзеп остарган бит инде ул. Завод җитәкчелегенә керүгә, литрын 18 сумнан сатам, ди. Тегеләр, әйдә 17 сумнан, диләр. Яхшы, ди бу, әмма сөтне үзегез җыеп йөрисез, авыл аралары 5-10 чакрым. Ризалашалар. Ә бит бу вакытта сөт сату бәясе нибары 13 сум була, димәк, инде 4 сумга аерма.
Рәмис саннар китерә-китерә сөйли. 2 мең литрны 4 сумга тапкырласаң, көненә 8 мең сум өстәмә акча бит бу, ди. Ә халыктан элекке 12-13 сум урынына 16 сумнан сатып ала башлыйлар, үзләренә 1 мең кала. “Аллаһның рәхмәте, Авыл хуҗалыгы министрлыгында кооперативларга ярдәм итү буенча программа төзелде. Аның бер шарты: хисапта 550 мең сум акчаң булырга тиеш”.
– Ә ул юк.
– Ник булмасын, шул 1 меңнән 600 мең җыелган иде инде. Бирәм дигән колына, дигәндәй, 5 миллион сумлык грант та оттык әле. Шуннан сөт җыярга үзебез машина алдык.
Рәмис сөйләгәннәрнең сүзен-сүзгә язып тормыйм, яңадан Мөслимгә китә бу һәм “Үзебез җыеп тапшырсак, бәя өстисезме?” – ди.
Җәй өчен литрын 18 сумга килешәләр, ә хәзер 22 сумга җиткергәннәр. Җитештерүчедән инде 20 сумга сатып алалар икән. Эшкә чынлап тотынганнарына әле ярты ел чамасы гына, сатып алу бәясе 7 сумга арткан.
– Сөт җыючылар сездән башка да бар, алар үпкәләмиме соң?
– Бераз булды инде, әмма фермер егетләр белән җыелып сөйләштек, аңлаштык. Үз кесәгезне генә кайгыртмагыз, кеше турында да уйлагыз, дидем. Хәзер башкалар да сатып алу бәясен 19 сумга хәтле күтәрделәр. Кая барасың?
Бу эшкә намус эше дип караулары бераз шикләндерде, әлбәттә. Тик нишлисең, асылы шундый.
Әле бит мини-фермаларга дәүләт ярдәме буенча да программа эшли башлады. Кем әйтмешли, моның өчен “партиягә, хөкүмәткә рәхмәт”. Дәүләт ярдәменә өстәп, кооператив киңәергә, кечкенә фермалар төзергә ниятләгәннәргә акча биреп тора икән. Процентлы кредит түгел бу, бурычка бирә. Бурыч әкренләп кимесен өчен, сөтләрен бераз арзанга алалар. “Калганын үз җайлары белән бирерләр әле”, – ди Рәмис.
Әмма “безбашка” түгел ул, акчаны намуслы эшләүчеләргә, ышанычлы кешеләргә бирә. Тагын бер яңалык: кооператив сөт эшкәртүне җайга салмакчы. Кирәкле җиһазларга заказ бирелгән, акчасы түләнгән. Көненә 4 тонна эшкәртеп, биш-алты төрле сөт ризыгы җитештерергә исәплиләр.
Рәмис: “Ярар, артыгын сөйләмим, йә күз тияр. Башта эшлик әле”, – диде. Аннан соң: “Газетада мәкалә чыгарырга уйласагыз, шуны да языгыз әле: нинди дә булса эшкә тотынырга теләүчеләр икеләнә икән, Азнакайга килсеннәр. Рәмис киңәш-табыш итәргә һәрвакыт әзер, дип языгыз”, – дип өстәде.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|