• 23.10-24.10 "Хыялый" спектакле премьерасы. Тинчурин театры. 18:30 да
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 6+
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 40лет ищу работу Апастово Казань Апастово 89297268953
  • Балагызга вакытлыча тэрбияче(няня) була алам.Студентка Медицинского колледжа. После обеда свободна до вечера. (цена по договорённости) г. Казань Тел: 89393397826
  • Сдается однокомнатная на Бр.Касимовых. 16 тыс, все включено.Собственник. 89196255266
  • Идел буе районында урнашкан 55 балалар бакчасына тэрбиячелэр кирэк. 89276753413
  • песоктан 50кг бушаган капчыклар сатабыз бик яхшы хэлдэ .КАЗАН 8950-314-35-17
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850.тел.89375814252
  • Актанышта йорт сатыла .ут су газ кергэн.Белешмэлэр очен тел 89600697344
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим Казанда,89506660021

 

 

 
Архив
 

07.05.2019 Дин

Казандагы республикакүләм ифтарга 15 мең кеше җыелачак

Быел республикакүләм ифтар 25 майда "Казан-Арена" стадионында уза. Авыз ачу мәҗлесенә унбиш мең кеше чакырылачак. Теләгән кеше республика ифтарын оештыруга үзеннән акчалата өлеш кертә ала. Ураза уңаеннан рәсми рәвештә “Даруль-ифта” call-үзәге эшли башлады.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова журналистларны рамазан ае барышында оештырылачак чаралар исемлеге белән таныштырды. Ә алар быел шактый булачак. Исемлектән күренгәнчә, диния нәзарәте үткәрәчәк чаралар эчтәлекле һәм кызыклы булачак.
 
– Быел беренче тапкыр диния нәзарәте "Түбәтәй" кафесы белән берлектә һәр дүшәмбедә атналык тематик ифтарлар уздыра. Традициягә кергәнчә, яшьләр “Татлы Рамазан” промо-акциясен уздырачак, алар Казан халкына һәм башкала кунакларына хөрмә өләшеп, ураза тоту файдасы турында сөйләячәк. "Зәкят" фонды тәрбиясендә булган авыру балаларга акча җыю буенча "Рамазан – изге гамәләр ае" дигән чара уза. “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит” хәйрия акциясеннән кергән акчаларны аз керемле гаиләләргә рамазан ае күчтәнәчләре алуга тотачакбыз. Макулатура җыю эшендә районнар да актив катнаша. Бу чара беренче тапкыр гына узмый. Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Казанда һәм Татарстан районнарында ифтарлар оештыру планлаштырыла. Колонияләрдә дә ифтарлар үтәчәк. – дип сөйләде ул.
Быелгы республикакүләм ифтар кабат "Казан-Арена"га әйләнеп кайта һәм ул бер көнне булачак. Быел, узган елдагыча, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым оештырылмый. "ШК" хәбәрчесенең ни өчен шундый карарга килүләре турындагы соравына Айгөл ханым:
 
– Узган елгы практиканы кулланмаска булдык. Гаиләле кешеләр һәм районнардан килүчеләр өчен ул җайсызрак булып чыкты. Авыллардан ике көн автобуслар белән килеп йөрү мәшәкате дә, машина кую урыннары буенча да авырлыклар килеп чыкмасын дидек. Ифтарга гаилә белән килү күркәмрәк. Хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен авыз ачу мәҗлесе төрле секторларда булачак, – дип ачыклык кертте Айгөл ханым.
 
Бүген республикакүләм ифтарга волонтерлар җәлеп итү эше бара. Барысы 800 кеше волонтер булырга теләк белдергән. Тик бу гына җитми, аларның санын меңгә тутырырга кирәк. Теләүчеләр булса, +7 (843) 237-86-18 телефонтномерына шалтыратып, языла ала. Волонтерларны өйләренә автобус белән озату, уразада булмаучыларга төшке аш ашату оештырыла.
 
Ифтарга акчалата ярдәм күрсәтү мөмкинлеге дә бар. Шуңа да быел аны "Халык ифтары" дип атаганнар. Республика ифтарына үзеннән өлеш чыгарырга теләүчеләр 7715 номерына “Ифтар” сүзен язып смс җибәрә ала. Смс бәясе – 50 сум (элемтә операторының тарифына бәйле). Ураза тотучы кардәшен авыз ачтырасы килгән һәркем шушы исәптән һәм күбрәк күләмдә дә 7715 номерына смс җибәрә ала. Башка сумма күчерергә теләсәң, аны смс та күрсәтәсең, әйтик, “Ифтар 500” яки “Ифтар 1000” дип язасың. Шулай ук iftar.tatar сайтында  MasterCard, VISA, Яндекс.Деньги кебек билгеле түләү системалары аша матди ярдәм күрсәтә аласыз.
Гадәттәгечә, авыз ачу табынында кипкән җимешләр, җиләк-җимеш, су, сок, пылау, кәнфит, печенье һәм татар милли ризыклары куелачак. Аш-су әзерләү өчен берничә тонна ит, дөге, яшелчә, җиләк-җимеш, кипкән җиләк-җимеш, берничә мең литр шешәле су сатып алына. Бер порция бәясе – 500 сум.
 
Быелгы рамазан аеның тагын бер яңалыгы – рәсми рәвештә “Даруль-ифта” call-үзәге эшли башлады. Аның эше турында диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбәрәков сөйләде. Шәригать мәсьәләләренә кагылышлы соравы булган һәркем call-үзәкнең 8-800-222-76-67 телефон номерына шалтыратып, җаваплар ала. Телефон эш көннәрендә сәгать 10.00 нан алып 16.00 га кадәр эшләячәк.
 
Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайтының “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә “Рамазан-2019: төп сораулар” рубрикасы да эшли башлады. Анда тәравих намазы ничек укылуы, фитыр һәм фидия сәдакаларының күләме һәм башка сорауларга җаваплар бирелгән. Әлеге рубрика рмазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торылачак.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 06.05.2019
Шәһри Казан печать

Фикерләр

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино