поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.05.2010 Мәдәният

ҖЫРЛЫ-МОҢЛЫ БАЛАЧАК

«Балалар – тормышның яме», дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Самараның Киров мәйданында урнашкан Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда узган чираттагы «Татар балалары җырлый!» фестивален генә карап та моның чыннан да шулай икәнлегенә инанырга була. Әлеге чара өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә һәм шәһәр мили-мәдәни автономияләре тарафыннан быел менә инде ундүртенче тапкыр үткәрелде.

Бәйрәмне бию белән ачып җибәргән 5 яшьлек Әлфия Шустикова һәм 6 яшьлек Фәрит Бәдриев баштан ук тамашачының күңелен йомшарттылар. Сәхнәдән көчкә генә күренгән кечкенә буйлы самими бу балаларның ничек итеп тырышып биегәннәрен күрсәгез икән! Аларның чыгышыннан чын ләззәт алып, хәтта үзләрен кочакка алып, рәхәтләнеп сөясе килде.

 

Фестиваль танылган якташыбыз, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Халикъ Садриның тууына 120 ел тулуга багышланган иде, һәм инде, әлбәттә, Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан бәйрәмдә Бөек Ватан сугышы темасы да яктыртылмыйча калмады. Чараны алып баручы, әкияттәге принцессадай матур милли киемнәргә киенгән Наилә Сабирҗанованың чыгышында сугыш турында яңгыраган сүзләр дә залда утыручы бала-чага күңеленә сеңмичә калмаганнардыр:

 

– Зур корбаннар китергән сугыш безнең халкыбызның бәгыренә сеңгән. Без бу чорны онытмыйбыз һәм Ватаныбызның мөстәкыйль дәүләт булып яшәвенә куанабыз. Әйтергә кирәк, өлкәбездән Бөек Ватан сугышында катнашкан меңләгән солдат арасыннан Елховка районының Тупли авылы кешесе Габдулла Насыйров – рейхстагның диварына үз исемен һәм фамилиясен язып калдырган батыр якташыбыз.

 

Наилә Сабирҗанованың бу сүзләрен үз чыгышында шәһәр татар милли–мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин да хуплап:

 

– Мин мәрхүм Габдулла абый Насыйров турында берничә сүз әйтмичә кала алмыйм. Минем өчен ул бик тә якын кеше – әниемнең бертуган абыйсы. Сугыш тәмамлангач, Габдулла абый легендар маршал Жуковның штабында Берлин шәһәрендә хезмәт итә. Элемтәче буларак, ул Нюрнберг процессындагы хәбәрләрне беренче булып Мәскәүгә җиткереп тора.

 

Ә өенә әйләнеп кайткач, ул бөтен гомерен иң изге эшкә – балалар тәрбияләүгә багышлый. Камышлы педагогия училищесын тәмамлап, туган авылында, директор буларак, телне, милләтне үстерүгә зур өлеш кертә ул.

 

Габдулла абый белән Тупли халкы гына түгел, ә бөтен өлкәбез татарлары горурлана ала. Аның хезмәте югары бәяләнеп, ул «Самара өлкәсенең мәшһүр татары» исеменә лаек була. Ә Габдулла Насыйровның «Тормыш агышы» китабы буыннар бәйләнешендә зур урын алып тора, – дип сөйләде.

 

Әйе, балаларыбызны динебезгә, җыр–моңыбызга, гореф–гадәтләребезгә кечкенәдән өйрәтеп үстерергә кирәк. Һәм шул ук вакытта алар тарихыбызны да белеп үсәргә тиешләр. Шуңа күрә бәйрәмдә яңгыраган әлеге чыгышлар сабыйларны соклануга лаеклы шәхесләр белән таныштырып, аларга хөрмәт тәрбияләргә булышалар, әлбәттә.

 

Фестивальдә даими катнашып килүче Камышлы авылы мәктәбе балаларының чыгышы гадәттә үзенә бер аерым концерт–тамаша булып тора. Бу юлы да кунакларның әлеге чарага җитди алынып, бик яхшы итеп әзерләнгәннәре күренә иде. Бәйрәмдә катнашучы укучыларның күбесе Раилә Сафина җитәкчелегендәге Камышлы балалар Иҗат сараенда эшләп килүче түгәрәкләргә йөриләр. Аларның программаларын башлап, искиткеч моңлы тавышлы Тимур Сафин белән Алинә Сабирова мөнәҗәт әйткәндә хәтта тәннәр чемердәп китте. Исемен җисеменә туры китереп, алар сәхнәгә түбәтәй киеп, яулык бөркәнеп чыктылар.

 

Камышлылыларның үз чыгышларында тирән эчтәлекле, мәгънәле җырлар башкарулары, шигырьләр сөйләүләре дә югары бәягә ия була ала. Мәсәлән, укытучыларга багышлап, «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җыры, Илназ Кәримов сөйләвендә Гадел Кутуйның «Сагыш», Ралиф Хәлимов белән Рамил Хәлимов сөйләвендә Муса Җәлилнең «Чәчәкләр», Гүзәл Мингатипова сөйләвендә Халикъ Садринең «Фронт җырлары» һәм башкалар. Ә Ләйлә Шәйдуллина, гомумән, үзе иҗат иткән «Әниемә хат» шигырен укып, күңелләрне дулкынландырды.

 

Камышлылыларның моңлы итеп башкарылган җырлары, татар халык биюләре оста итеп сөйләнелгән шигырьләр белән үрелеп, бай программалары гадәттәгечә якташыбыз, танылган язучы, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, шагыйрь Рөстәм Мингалим сүзләренә язылган, инде туган авылларының гимнына әйләнгән «Камышлым – йолдызым» җыры белән тәмамланды.

 

Фестиваль башында ук залда матур милли киемнәрдән утыручы балаларга күзем төште. Бу кечкенәләр директорлары Раушания Зәкиева җитәкчелеге астында килгән Елховка районының Тупли авлы мәктәбе укучылары булып чыктылар. Ә аларның чыгышларын караганнан соң, менә, ичмасам, артистлар, дип әйтмичә булдыра алмадым! Бигрәк тә биюләренә аеруча игътибар бирелеп, аларның «Авыл киче», «Гөлкәйләрем», «Кызлар бию» дип аталганнары сокландырды. Ә Әлфия Шәрәпованың авыл чишмәсенең саф чылтыравына охшаган моңлы тавышы белән башкарылган «Тәрәзәләр» җырын тыңлаганда үз авылымны искә төшереп, хәтта күзләремә яшьләр дә килде.

 

Туплилеләрнең якташлары Марат Сафинны һәм Самара шагыйре Рәшит Морзакаевны зурлап, фестивальдә аларның шигырьләрен укулары да хөрмәткә лаек. Шулай Ләйсән Шәрәпова Марат Сафинның «Ана теле», Равилә Кәримова Рәшит Морзакаевның «Туган тел» шигырьләрен оста итеп сөйләп, шигъри юлларның тирән мәгънәсен тамашачыларга тиешлечә җиткерә алдылар. Тупли авылыннан килгән кунакларның бай, матур программасы «Теплый Стан» җыры белән тәмамланып, бу авыл артистлары өчен горурлык хисләре тудырды.

 

Әлбәттә инде, бер генә милли чара да Самараның «Яктылык» татар мәктәбе балаларыннан башка узмый. Биредә мин бу укучылар турында зурлап «артистлар» дип әйтергә курыкмыйм, чөнки һәр чыгышларын диярлек күзәткән саен аларның профессиональ сыйфатларының һаман үсә баруы бик яхшы күренә. Юкка гына укучылар төрледән–төрле конкурсларда катнашып, лауреат исемнәренә лаек булмаганнардыр шул. Ә быел җәен аларны хәтта Польшага да чакырганнар!

 

«Яктылык» укучыларының шулкадәр оста итеп биюләре, әлбәттә, аларның хореографлары Инзилә Гарфетдинова һәм Рәшит Гыйззәтуллинның хезмәте. Мәктәпнең кече һәм өлкән сыйныфларда укучы балалардан торган «Йолдыз» һәм «Ләйсән» бию төркемнәре башкарган «Шома басабыз», «Зәкә-зәкә» һәм башка биюләре Казан профессиональ бию төркемнәренекеннән бер генә дә ким түгел.

 

Җыр-моңда да сынатмыйлар «яктылык»лылар. Фестивальдә чыгыш ясаган Альбина Әбсәләмова, Ильяс Рәхмәтуллин, Рафаэль Кәбиров, Руфинә Исмәгыйлева һәм башкаларның киләчәктә чын артистлар булып китүләрендә ышаныч зурдан.

 

«Татар балалары җырлый!» фестивале башка милли чаралардан бер күркәм ягы белән аерылып тора – биредә алып баручыдан алып һәрбер балага кадәр – барысы да матур, ачык төстәге милли киемнәрдән чыгыш ясыйлар. Менә бит ул бәйрәмнең милли колориты кайда! Биредә дә камышлылыларның да, туплилеләрнең дә, «Яктылык» укучыларының да киемнәре искиткеч матур иде.

 

Бүгенге көндә яшьләребезнең күбесе, бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләр, ана телебезне ныклап белмиләр. Шуңа күрә дә сәхнәдән балаларның саф татар телендә чыгыш ясаулары йөрәккә май булып ятты. Шулай үз мохитыбызда, татар җыр-биюләрендә, шигъриятында тәрбияләнеп, алар милләтебезнең лаеклы киләчәге булсыннар иде инде.

 

Ә бәйрәм ахырында «Яктылык» мәктәбе укытучысы Линар Абсаттаров һәм татар сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясаган Илмира Кәримова тамашаны тагын да ямьләндереп, дәртләндереп җибәрделәр. Ни дисәң дә, бар инде һәвәскәр артистларыбыз арасында бөреләнеп чәчәк атып килүче талантлар!

 

Фестиваль башында ук Наилә Сабирҗанова тамашачыларга бу юлы бәйрәмнең изге догалар белән тәмамланачагын белдерде.

 

– Без һәрчак һәр тамашадан соң өйләребезгә Коръән сүзе белән юл тотарга тиешбез, – дип күркәм сүзләр әйтте ул.

 

Һәм, чыннан да, ахырдан Самара өлкәсе фән һәм мәгариф министрлыгының баш белгече Радик Газизовның «Нур» мәдрәсәсе шәкертләре белән бергә әйткән мөнәҗәтләре, шул ук мәдрәсәнең мөгаллиме Ришат хәзрәт Нәбиуллин сөйләгән балалар турындагы тирән мәгънәле, эчтәлекле вәгазь тамашачыларны өйләренә тормыш һәм аның кыйммәтлекләре турында уйланып кайтып китәргә мәҗбүр иткәннәрдер.

 

Шундый изге догаларда, милли җыр-моңнарыбызда тәрбияләнгән балалар тәртипсез булмаслар, шуңа күрә әлеге фестивальнең әһәмияте әйтеп бетергесез. Шулай ук ул яшьләребезгә үз сәләтләрен ачыклап, аларны тормышка ашырырга да ярдәм итә бит.

 

Расемдә: Камышлыдан Ранил ШӘКҮРОВ. "Яктылык" укучылары бии.

 


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»