поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.05.2019 Хәйрия

Күңел көтә, ышана...

“Баламны бик тә көтеп алдык. Авыру булып туар дип башыма да килмәде, – ди Казанда яшәүче Гөлсия Щукина. – Улымны вакытыннан алда таптым. Әле дә хәтеремдә – тулгак белән ике тәүлек йөрергә туры килде. Хәлем бик авыр иде. Табиблар таптырырга ашыкмады. Вакыты җитмәгәч, шулай эшләгәннәрдер инде. Авыртуга түзә алмыйча, таптырыгыз инде, дип еладым. Баксаң, балага кислород җитмәгән булган. Без моны хәзер генә аңлый башладык...”

Гөлсиянең улы Риналь 31 атнадан 1 кило да 900 грамм булып дөньяга килә. Аны шундук реанимация бүлегенә салалар.
 
– Балабыз кечкенә вакытта гел салкын тиеп авырды. Хастаханәдән чыкмадык та. Инде югалтабыз икән дигән чаклар булды. Әмма улым бирешмәде. Әле хәзер дә яшәргә тырыша, – дип сөйли Гөлсия. – Алты ай чагында утырмаганын күреп, чаң суктым. Табибларга күрсәтә башладык. Иртә туганга шундый ул, дип тынычландырдылар. Әмма алай булып чыкмады. Бер яшьтә ДЦП диагнозы куелды. Шуннан соң, ЛФК, массаж ала башладык. Күп кенә тер­нәкләндерү үзәк­ләрендә булырга туры килде. Кая гына барсак та, улым уңай якка үзгәреп кайта.
 
Риналь кашык тотарга, аякларында басып торырга өйрәнгән. Әнисе, акылына зыян килмәгән, башы бик яхшы эшли, ди. Сөйләшә дә икән. Аяклары гына тыңламый үзен. Әмма табиблар аның йөреп китәсенә ышандыра.
 
– Балама гел минем ярдәм кирәк. Шуңа да ирем генә эшли. Бар булган акчабыз улымны дәва­ларга китеп бара. Хәзер тернәк­лән­дерү үзәкләренә бару да кыйм­мәт­кә төшә. Күбрәк кайда арзанрак, шул үзәкне  сайлыйбыз, – ди Гөлсия. – Әлегә Йошкар-Олада дәвала­на­быз. Әгәр күнегү­ләр ясалмый торса, баланың буыннары ката. Шуңа күрә  өйгә кайткан да юк. Бер клиникадан икенчесенә күчеп йөри­без. Улым йөрергә бик тырыша. Табиб­ларның өметләндерүе үземә дә көч бирә. Ничек тә улымны аякка бастырасы иде, дим. Ирем Риназ да безнең тизрәк өйгә кайтуыбызны, балабызның атлап китүен көтә. Күңелебез сизә – Риналь әле безне сөендерәчәк. Тик менә дәвалану курслары гына кыйммәт. Безгә июнь башына кадәр  235 мең сум акча җыярга кирәк. Шуңа да мәр­хәмәтле кешеләргә мөрә­җәгать итәргә булдык.  Балабыз­ның язмышына битараф булмасагыз иде. 
 
4 яшьлек Ринальгә ярдәм итүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Карта Сбербанка 4276 8620 3881 3061 на имя Щукиной Гульсии.
Яндекс  кошелек: 410014041477526.
Мегафон:  89270377937.
Группа помощи: https://vk.com/club146734770.
Группа  в  инстаграме: gulsiiashchukina.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.05.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»