|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.05.2019 Мәдәният
Камал театры юлбарыс баласына ярдәм итү ниятеннән макулатура тапшырды (ФОТО)30 апрельдә Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһанша һәм театр җитәкчелеге макулатура җыю буенча акциядә катнашты. Макулатура җыюдан кергән акчалар Луна исемле юлбарысны дәвалау өчен күчереләчәк. Акцияне "Чиста булачак!" оешмасы башлап җибәрде. Билгеле булганча, юлбарыс баласын наркотик сатучыларны тоткарлаганда фатирларыннан табып алганнар һәм Казан зоопаркына урнаштырганнар. Ләкин Лунаның сукыр булуы ачыкланган. Театр тарафыннан барлыгы 60 килограммнан артык макулатура тапшырылды.
Камал театры барлык язылучыларын акциядә катнашырга чакыра. Макулатураны һәр көнне сәг. 10нан 18 кадәр тапшырырга мөмкин. Адресы: Казан шәһәре, Тукай урамы, 58 нче йорт, 308 нче офис. Телефоны: 297-49-46
--- |
Иң күп укылган
|