|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2019 Хәвеф-хәтәр
Аксубайда көчле җил мәктәп түбәсенә зыян салган (ФОТО)Кичә Аксубайда көчле җил 3нче мәктәп түбәсен бөкләгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Аксубайда көчле җилнең 3нче мәктәп түбәсенә зыян китерүе турында хәбәр килде», - дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.
Чакыру буенча килгән Аксубай янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре көчле җил 25 метр мәйданда түбә калаен бөкләвен ачыклаган.
Һәлакәттә беркем зыян күрмәгән. Ремонт эшләре 3 майга планлаштырылган.
--- |
Иң күп укылган
|