поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.05.2019 Ана теле

Ана теле: Аһәңсез җыр буламы? (ДӘВАМЫ)

Үткән язманы без: “Килешәсез микән, аһәңгә кагылган уйлар күбрәк җыр белән бәйле. Аңлашыла да, аһәңң хәсиятен тәшкил иткән тавыш, көй, моң, тон, ритм, рифма һ.б. музыкаль төшенчәләр тел белән күбрәк шушы сөйләм төрендә укмаша, синтезлана” дигән идек. Шул сөйләм төренә – сәнгати, рухый азык – җырга махсус тукталып алыйк әле. Башта аһәң төшенчәсен шул яссылыкта ачыклыйк. Җырда аһәң нәрсә ул?

Шөкер, Тукаебыз бар әле! Милләт язмышы, рухый ризыгыбызга кагылган берәр кыенлык килеп туса, без бит аның алдына килеп егылабыз. Карале, рәхмәт төшкере, бу очракта да ул бит безгә хәерхаһ – халыкның, җыр хуҗасы буларак фәлсәфәсе вә гамәлияте турында, тел белән ничек эш итүе турында беренче булып һәм шул кадәр дә фәнчә хак, төгәл, дәлилле итеп Габдулла Тукаебыз әйтеп калдырган ич! (Дөрес, “Тукай сүзлеге”ндә “аһәң” теркәлмәгән, сүзнең без искәрткән мәгънә төсмерләрен шагыйрь көй, моң, аһ, җыр берәмлекләре белән белдерә). Башта Тукай җырны халыкның изге бер илаһи, рухый ризыгы-коралы дип бәяли – “халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк”, ди. Ни өчен җыр шулай кыйммәтле? Чөнки аныңча, халык рухы һәм җыр бер эчтәлектә, тәңгәл булып чыга. Көзге буларак җыр халыкның нәрсәсен шулай хак, дөрес чагылдырган соң? Әлбәттә инде аның телен! Болай ди: “...Халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шәбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр”, ди. Ә бу халәт, әлбәттә инде, бары тел белән генә тәгаенләнә, белдерелә ала. Халык үзе үк моны “Үзе нинди, сүзе шундый”, дигән хакыйкать белән белдергән. Нәкь менә теле-моңына карап та әлеге көзге халыкның, Тукайча әйтсәк: “... зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” икәнлеген күрсәтә дә (Г.Тукай. Әсәрләр. 4 томда, 2 т., 263б. ).
   
Тукайның халык җырларын нигә махсус өйрәнгәнен төшендек кебек: халык, аның яшәеше, гореф-гадәт, йолалары, моң-җыр, туган тел төшенчәләре аерылгысыз булганга, адәм баласы яшәешен шулардан башка күзаллау мөмкин булмаганга күрә.
   
Тукаебызның халык җырларына багышлаган тарихи фәнни-фәлсәфи уйлануы моң белән башланып, тел белән очлануы бу мәңгелек хакыйкый бәйләнешнең ачык чагылышы, дәлиледер. Аның татар җыры, моңы турындагы уй-фикерләренең кайбер нурлары әле дә хәтердә балкып-балкып китә: Ул бит гомуми хакыйкатьне үз тәрҗемәи хәле, үзенең рухи халәте белән төшендереп бирә. “Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк дип, кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була... ди. (Шунда ук, 272 б.); Ул янә болай ди: Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәгемнән миндә туган телебезне сөю туды. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә, мин соң сарт “Бәдәвам”нары, сарт “Кисекбаш”лары, кызылбаш “Тасриф”лары, гарәп “Нәхү”ләре белән, туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени?, ди (Шунда ук, 274 б.). 
   
Менә шушы Габдулла Тукай салган нигезгә, фәнчә әйтсәк, әсәскә таянып, без бүгенге җырларыбызны сөйләм төре буларак, шул хәзинәнең безнең сөйләмебезне камилләштерү чарасы буларак өйрәнү, иҗат итү һәм куллану заманча әһәмиятле дип саныйбыз. Шул максатны күздә тотып, узган елдан башлап Татарстан радиосының “Тел күрке – сүз” тарихи тапшыруында “Тел һәм җыр” сәхифәсе ачып, егерме биш әңгәмә-дәрес әзерләп тапшырдык. Рәхмәт радиога, рәхмәт бик игътибарлы тыңлаучыларыбызга. Бүгенге җырыбызны бәяләү, алга таба үстерү юлында ярап куярлык фикер, тәкъдимнәр әйтелде. 
   
Бу язмада без “аһәң” төшенчәсе белән бәйле аспектларга гына тәфсиллерәк тукталырбыз. Әйтик, җыр – рухый ризык дигәндә без аның хис дөньясы белән бәйләнешен тирәнтенрәк ачарга тиешбездер. Ә бу үтә катлаулы, хәтта сер, могъҗиза белән бәйле өлкәдер. Мәхәббәт тәмам ачылып бетми торган төшенчә булган кебек җыр да күңелдә ачылып бетмәгән серләрне кузгатырга сәләтле. Җырны тыңлыйсы-ишетәсе килеп тору, тынгы бирмәве менә шуның белән, –әйтелеп бетмәгән эчке бер сере белән,– аңлатыладыр. Шәхсән үземә “Иртән торып юлга чыктым...”, “Капканы кемдер шакыды...”, хәтта “Җырланмаган әле безнең җыр” эчке бер тартылу “сере” белән кешегә көч бирә кебек. Заманында бу хакта бер парча да язганмын икән . “Сер “ дип атала.
   
Зөлфия белән Җәвит Шакировлар җырлый. “Көн дә төшләремә керәсең...”. Беренче тапкыр тыңлаганда ук күңелгә якын, ягымлы тәэсир иткән иде. Менә әле дә “колак торды”. Аерыласы килми. Нигә шулай икән? Сәбәбен дә уйлый башлыйсың.
   
Ихластан әйткәндә, сизәм: сәбәбен эзләргә ашыкмаска кирәктер – моны күңелнең төбеннән теләмисең дә: җанга ятышлы җырның тәэсир тылсымын алай тиз генә төшенәсе дә килми, хәтта төшенүдән үзеңне тыеп та торасың кебек. 
 
Аптырарсың: күңелгә ошап бетмәгән яңа җырны тыңлаганда ни өчен ошап бетмәде, нәрсәсе җитми дигән сорауга тизрәк җавап эзлисең; бу шулай дөрестер дә, сәбәбе дәлилле, нигезле булса, радиодан еш бирә башласалар, аңа вакыт исраф итмәс, сыйфаты өчен борчылып, кәефне кырмас өчен аны тыңламау җаен табасың.
   
Ә уңай тәэсирле җырның нигә якынлыгының серен тиз генә ачасы килмәве – табигыйдер, сере ачылыр да әлеге тартымы, якынлыгы сүрелер дип шикләндерә.
   
“Көн дә төшләремә керәсең...” җырының “серен” әлләничәнче тапкыр тыңлаганда бераз ача төштем кебек: сүзләренең мәгънә төсмерен моңарчы тирәнтен уйлап җиткермәгәнмен түгелме: Көн дә төшләремә керәсең...//Тирмәдән чыгасың//Янымнан үтәсең,//Үләннән чык коелып кала...
   
Чү, бу бит төшләргә керә торган мәхәббәт турында гына түгел икән, монда кеше дөньясы, аның табигатьнең үзе белән якынлыгы сурәтләнгән түгелме? Монда әле ачылып бетмәгән яңа бер сер ята түгелме? Карале, кабат, кабат тыңларга кирәк икән бит әле бу ягымлы җырны... Сүзләренең мәгънәсен төшенә-аңлый тыңларга кирәк икән. 
   
Моннан үзенә бер өстәмә нәтиҗә дә килеп чыга кебек: җырның асылын аңлатуны, аның көч-куәтен, сихри гайрәтен ачыклауны гадиләштерергә ярамый, ул үтә катлаулы күңел хәсиятен тәшкил итә. Шуңа күрә җыр турында фикер әйтергә ашыкмаска кирәк, тыңлап та бетермичә кул шапылдатырга тотынганнарга иярергә ашыкмагыз; җыр турында теләсә кем фикер әйтмәсен,
 җыр хуҗаларының эчке дөньясын ачарга теләсә кем алынмасын иде. Шөкер, Татарстан радиосы, Тәртип радиосы, инде китерелгән мисаллардан күренгәнчә, шактый бай эчтәлекле мавыктыргыч тапшырулар иҗат итте. Мәсәлән, Тәртип радиосында Наилә Яхинаның “Таныш моңнар” тапшыруларыннан Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффар турындагылары ифрат та татлы ризык булып күңелгә сеңеп калды. Рәхмәт каләмдәшебезгә, рәхмәт радиобызга!
   
“Аһәң”нең хәсиятен ачыклап бетерү өчен җырда көй белән сүз нисбәтен сизгер тоемлау сорала. Чын белгечләр ни ди? Георгий Ибушев ярдәмгә килә. Җурналист Люция Фаршатова болай язган: “Үзенең керәшеннәре хакында меңләгән риваять, истәлек сөйли ала. Тел байлыгы җитмәсә, әйтәсе фикерен җырулары белән раслый...”. Менә бит нинди аерылгысыз бәйләнеш!
   
Бу тезисны фәнни нигезләр өчен төрле дәлил китерергә тиешмен. Әйтик, үткән (2018) ел азагында артист Элвин Грейның чираттагы концерты “Татнефть–Арена”да булганга анда 9 мең тамашачы җыелу факты җурналистларга концертны зур тамаша, хәтта вакыйга итеп күпертергә дәлил булды. Ничек шул хәтле халык җыелган! Моның сәбәпләрен эзләгәндә журналистлар тагын бу көннәрдә аеруча көчәйгән тел сәясәте шаукымына бирелделәр шикелле. Моңарчы көнбатышча башкарып мавыккан артист бу юлы программына элек тә татар эстрадасында, радио, телевидениедә актив җырланган берничә татарча җырны керткән. Бу уңайдан матбугатта, интернетта бирелгән язмаларда шушы факт үзәккә алынды. Менә “Татар-информ”ның татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйповның күләмле аналитик язмасыннан өзек: Элвин Грей (Радик Юлъякшин) татар эстрадасында чын үзгәреш җиле булдырды...; Әле кайчан гына татар халкы транспортта сөйләшергә оялган..., ә Элвин Грей концертыннан кайтып баручы татарлар троллейбуста кычкырып "Уфтанма"ны җырлады. Татар җырының көчен рус телле тамашачыга сеңдерә алган кеше! Элвин Грейга - ашыгыч рәвештә Тукай премиясе!” 
 
Ана телебез яшәсен, чыннан да дәүләт теле сыйфатында кулланылсын өчен кылынган һәр яңа гамәлне хуплау кирәктер, тик бу кадәр үк чамасыз, күкләргә чөеп түгелдер инде. Саташмыйк! 
   
Бу сүзне-киңәшне “Сөембикә” журналыннан (№11, 2018) укыган идем. Аны күренекле мөгаллимәбез, Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиянең директоры Камәрия ханым Хәмидуллина әйткән. Нәкъ менә телебезне саклау хакында. Телне сакларга дип төрле буш сүз сөйләүләрне, бер чиктән икенче чиккә ташлануларны ул шулай дип атый. 
   
Мин дә күрдем, тыңладым ул тамашаны. Гап-гади татар кешесе сыйфатында да, “Тел һәм җыр” темасына фәнни язма әзерләүче тел белгече буларак та бәяләдем. Бик кыска гына әйткәндә, мин анда күңелемә якын бер генә дә татар сүзен, яисә җанга ятышлы, татарча моң-көй ишетмәдем. Телне саклауга кагылган нинди дә булса яңалык турында әйтәсе дә юк. Бүтәннәрнең фикеренә диккать итик. Чулпан Гарифуллина (Ватаным Татарстан): “татар-башкорт-урыс телләрен бергә кушу...; күпләрне җыр сүзләрен аңлап булмавы борчыды...; җырдан тыш сөйләнгән сүзләре дә халыкка авырлык белән генә барып иреште, җырларының аерым өлешләре йотылып калды, кайбер мизгелләрдә нинди телдә башкарылуы да аңлашылмады”. Шул җурналист җырчының иҗаты белән күптәннән кызыксынучы Энҗе Ризванова фикерен китерә: “Барысы да югары дәрәҗәдә: музыка, ут...”. Татар җыры, тел турында бер сүз, бер фикер юк бит. 
   
Артистның Уфада уңышлы үткән концертына да матбугат, интернет игътибарсыз калмады. Бу юлы да концертка 8 мең кеше килүенең сәбәпләрен эзләделәр. Тик биредәге матбугатта, шөкер, телне “кайгырту”ны үзәккә куючы, әйтик, С.Юлаев премиясенә тәкъдим итүче булмады. Югыйсә, Р.Юлъякшин Башкортстанныкы, өстәвенә әле Башкортстанның атказанган артисты исемле икәнен искә төшереп, татар теленең биредәге төп шивәләренең берсе башкорт шивәсенә битараф булмаска тиешлеген кисәтү урынлы булган булыр иде дә бит, тик журналистларга ул күбрәк бизнес турында, аксессуар кибетләре ачарга җыенуы турында сөйләргә теләде; Милли моң, аһәң, тел онытылды! Хәер, моңа өмет итәргә дә кирәкми иде – күпме “саташырга” була, мондый җырлаучыларның татар җырына, бигрәк тә аны саклау кебек изге эшкә нинди уңай кысылышы бар!? 
   
Фикерләр төрле чыганакта белдерелде. Мәсәлән, Матбугат.ру шагыйрь Роберт Миңнуллин инстаграммасына игътибар итте: “Замана белән бергә атлаучы язучының күп кенә сәнгать әһелләре өнәп бетермәгән Элвин Грей белән дә эшләре "пеште" бит. Быел Радик Казанда һәм Башкортстанда 10 меңгә якын тамашачы җыеп, аншлаг белән узган концертларында Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган "Каеннар арасында" җырын җырлап, тамашачыга сюрприз ясады.... Роберт Миңнуллин әлеге җырының кабат сәхнәгә кайтуына куанып: Ул өр-яңадан яши башлады! Бүген ул Уфада башкортча да яңгырый! Шәп яңгырый бит! Браво, Радик! “– дип язган.
   
Шагыйрьне аңлап була – бу җыр аның баласы бит, кайсы ата-ананың үз баласының үзгәрүенә тискәре карыйсы килсен. Тик монда шагыйрь, өстәвенә әле Халык шагыйре үз җырын гына түгел, гомумән җырны, өстәвенә әле халык җырын, күзаллап фикер йөртә дип уйланыла. Монда инде аның кайбер артык хисле-шапырынкы (“Халыкны уяттың!”, “Татар белән башкорт сиңа кушылып җырлый!”, “Җыр шушылай җырланырга тиеш!” кебек) гыйбарәләрен гадел бәя дип кабул итеп булмый. Бу, әлеге дә баягы, “Саташу” дип кабул ителә.
   
Җыр урынына шау-шу акырткан эстрадачыларга карата Лена Шагыйрьҗанның кисәтү-киңәше искә төшә; “Акрынырак, микрофон тоткан егет, акырынрак!” дигән иде ул.
   
Элвинны тыңлагач, болай дип язып куйганмын: Берәр сүзе ачык аңлашылмасмы, көе-моңы булмагач, сүзе тәэсир итмәсме дип көчәнеп тыңлыйм да бит, юк шул. Шатор-шотыр тавыш баса, әллә нинди хәрәкәтләр, ут, мишура, яктырткыч-ялтыравыклар. Каләмдәшебезнең ул концертларга тел өйрәнергә килегез дип үгетләве – мәгънәсезлек, белгәнеңне дә онытып кайтырсың. 
   
Гайбәт җыясым килми, шулай да бу темага татарча язылган кайбер фикерләрне теркәп китәм: Фуксия. Тукай премиясе!?. Бирерләр, бирерләр. Анын кебек микрофонга кычкыручыларга пиар кирәк бит. Югыйсә аларны шунда ук онытачаклар; Таскира. Татар Тукаена ни катнашы бар анын. Аны яулар өчен күп тырышырга кирәк әле аңа...Өнсез тавышы белән заллар жимерерлек итеп музыка акырта...
   
Шушында бүленергә мәҗбүрбез. Күп тә үтмәде бу “ыбыр-чыбыр”ны оныттырып торган, җырыбыз язмышына чынлап торып тәэсир итәрлек вакыйга булды – 16 гыйнвар, 2019 ел. Үзәкне өзеп ташлаган, җан өшеткеч, бөтен дөньяны тетрәткән күңелсез хәбәр китереп бәрде: рухый пәйгамбәребез, сөеклебез Илһам Шакиров вафат!!! Кинәт тын кысылып, фикер гадәттәге агышыннан тыгылып аңны, күңелне салкын өермә, ташкын бөтереп алды. Кулдан эш төште. 
   
Бу көннәрне радио, телевидение туктаусыз Илһам абыйны җырлатты. Чыннан да мәңге туйдырмас моң чишмәсе, рухый хәзинә икән. Өстәвенә мәшһүр җырчыбызның халыкның шул рухый хәзинәсе, аны ничек сакларга кирәклеге турында фикерләре искә төшерелде. Нинди фикерләр! Халык акылын, тәҗрибәсен туплаган, бәяләп бетергесез кыйммәтле сабакнамәбез бар икән! Хәзер шул хәзинәне барларга, васыять дип кабул итеп, аны үтәү хәстәренә керешергә кирәк. Бүген бик тә кирәк безгә шундый кыйбланамә. Безнең язмаларда гына да “үзгәреш җиле” турында күпме борчулы уй кузгалды. Соңгы вакытта халык җырларын бозуга гына түгел, хәзерге җырларның сыйфатына да ризасызлык еш ишетелә. Менә ”Татарстан яшьләре”ндә чыккан бер язма: “ Таксида Казаннан кайтып киләм. Ләйсән Гыймаева җырлый. Чү, колагыма әлләни ишетелә бит. И-и-и, карт-коры колагына ни ишетелмәс, дим эчемнән генә. Юк шул, кабатлана. Кемнедер ана эт белән тиңли түгелме? дип, шомыраемны күреп, такси йөртүче ир кычкырып көлеп җибәрде. Баксаң, “су кебек син” ди икән бит җырчыбыз! Әмма миңа гына ялгыш ишетелмәгән. “Күп кеше “сука бит син” дип аңлап аптырыйлар”, -диде таксист.
   
Менә шундый очраклар күп булганга, үзгәреш җилен таләп итәләр дә инде, ә халык җырыннан ризасызлык белдереп түгел. Җилне нигәдер халык җырына истерәләр, ә җил искәч, ул куптарган хәрәбәләргә аптырыйлар. Тәнкыйтьче, шул проектларны тәкъдим итүчеләр үзләре дә аның нинди булырга тиешлеген ачык әйтеп бирә алмый югыйсә. Ә ачыкларга вакыт бит. Фал да чыгып тора – милләтебез бу арада киләчәк стратегедиясен ачыклый торган документ (“Татар өметнәмәсе”н) әзерләргә җыена. Анда җыр да үзәк урынга куелырга тиештер. Шөкер, таяну ноктабыз да бар икән – Илһам Шакиров кыйбланамәсе. Аның киңәшләренә таянырга кирәк. Каян алыргамы? Менә кайберләре генә: Тәртип ФМ радиосында аның белән Ризәлә Исмәгыйлова әңгәмәсе, Ләйлә Дәүләтованың аңа багышланган “Адәм һәм һава” тапшыруы, Татарстан радиосында аның белән Рәзин Нуруллин әңгәмәсе, Опера һәм балет театрыннан хушлашу мәрәсимендә истәлек-хәтирәләр, Яңа гасыр каналында Илшат Әминевнең “Җиде көн” тапшыруы, Татарстан радиосында Нәсим Акмал оештырып җибәргән “Илһам Шакиров дәресләре” һәм дә бүтән иҗади казанышлар бу бурычны үтәүдә бай таяныч-чыганак була ала. Без исә ул “сабакнамәгә” багышлап махсус язма әзерлибез.
                                                 Илдар Низамов, 
                                    филология фәннәре докторы.
Фото:пиксабай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 02.05.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»