|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2019 Шоу-бизнес
Элвин Грей эксперименталь проектта катнашаТүбән Каманың 17нче балалар бакчасы эксперименталь проект башлап җибәрә, анда кече яшьтәге балалар катнаша. Танылган җырчы Элвин Грей әлеге башлангычка ярдәм йөзеннән хәйрия концерты бирәчәк. Түбән Кама районы Башкарма комитетының мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Адрианова сүзләренә караганда, учреждениедә алты айдан бер яшькә кадәрге балалар өчен ясле төркем оештырылачак. Ә аларның тәрбиячеләре медицина белеме булган педагоглар булачак, дип яза Татар-информ.
Эксперименталь ясле төркем төзелгән бинаны балалар яшен исәпкә алып, махсус мебель һәм уенчыклар, манежлар, ходуноклар, үсеш өчен булган комплектлар белән җиһазландырырга кирәк.
Балалар бакчасы җитәкчелеге финанслау чыганакларын эзләүгә «Мәрхәмәтле йөрәк» инициатив төркемен җәлеп итте. Активистларның максаты - барлык кирәкле җиһазларны сатып алуга тотылачак 500 мең сум акча җыю.
Элвин Грей шулай ук акциядә катнашырга ризалашты. Поп-йолдыз чыгышы 5 май көнне Халык иҗаты йортында узачак. Башлана 18 сәгать 30 минутта.
--- |
Иң күп укылган
|