поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.04.2019 Шоу-бизнес

Алсуны кызына "Голос. Дети"да җиңүне сатып алуда гаеплиләр

Беренче каналда 26 апрель кичендә "Голос. Дети" проектының алтынчы сезоны зур шау-шу, ризасызлык белән төгәлләнде. Җырчы Алсу Сафинаның кызы Микелла Абрамованың җиңүенә каршы килеп тамашачылар интернетта дәррәү күтәрелде. Тамашачылар Алсу һәм Ян Абрамовларның кызы Микелланың җиңүен акчага сатып алынган дип бара.

Шуңа күрә тамашачылар интернетта гауга күтәргәч Беренче канал җитәкчелеге онлайн тавыш бирүне тикшереп, беркетмәсен киң җәмәгатьчелеккә чыгарды. Телефоннан шалтырату системасы аша Микелла Абрамова 36 428 шалтырату җыйган. Бу 92% тавыш дигән сүз. Валерий Кузаков өчен 1097 кеше шалтыратса, Ержан Максим өчен 2168 кеше тавыш биргән. SMS аша тавыш бирүдә Микелла 53% тавыш җыйган. Финал да, суперфинал да бер кичтә уза. Тавышларны шалтырату булса да, смс булып килсә дә, барысын да бергә чутлыйлар. Һәм нигә болай аерып санаганнарын, Микелла Абрамова өчен "аномаль" санлы шалтыратуларның каян килгәнен беркем аңлатмаган. 
 
"Голос. Дети" проектына 1 миллион сум акча һәм сингл яздыру өчен сертификат оту көрәшенә тугыз бала килгән иде. Суперфиналга өч бала: Валерий Кузаков, Ержан Максим һәм Микелла Абрамова чыкты. Тапшыруны күзәтеп баручылар фикеренчә, шулар арасыннан көчле тавышы, таланты белән аерылып торган ике малайның берсе җиңәргә тиеш иде. 
 
Жюри әгъзасы Валерий Меладзе да үзенең шәкерте җиңә алмаганга "күңелдә төер калды" дигән. Хәтта шәкерте Микелланың җиңүенә остазы Светлана Лобода да риза булмыйча, күпкә талантлырак шәкертләре Нино Чеснер һәм Роберт Багратянның фото астына йөрәк сурәте куеп пост язган. Янәсе, алар җиңүгә күбрәк лаек иде. 
 
Утка утын өстәгәндәй, Микелла Абрамова өчен тавыш бирергә өндәп, рус эстрадасы җырчылары да инстаграмга язган булганнар. Наташа Королёва, Михаил Задорин, Юлия Ковальчук "яраткан конкурсантым өчен тавыш бирегез" дип язган постлары өчен ачулы тамашачылар шулай ук ташлар яудыра. “Яхшы җырчы сайлыйбызмы, әллә яхшы дусның баласынмы?” дигәнрәк комментарийлар язып тутырганнар. 
 
Имеш-мимешләргә караганда, Микеланың әтисе банкир Ян Абрамов үзенең хезмәткәрләренә кызы өчен тавыш бирергә кушкан дигән сүз дә чыккан. Алсуның гаиләсен гаделсезлектә, алдауда, җиңүне акчага сатып алуда гаепләп, хәтта хурлап инстаграмда комментарийларда язалар. Алсу үзенең инстаграм битендә яңа чыккан постларына комментарийлар язып булмаслык итеп чик куйса да, элек чыккан язмалары астына халык ризасызлыгын күрсәтеп, ни уйлаганын барыбер яза бирә. 
 
Әлегә бу гаугалы хәлгә карата Алсу тарафыннан бернинди аңлатма, комментарий ишетелми. Шулай да бик күп артистлар фикерләрен язалар, күбесе гаделсезлекне таный. Шуларның берсе Максим Галкин: "Мин Казахстан малае Ержан Максим җиңәр дип көткән идем. Кабатланмас, табигый тавышлы бу җырчы малайның төшеп калуы бик сәер күренеш. Үз балаларымны беркайчан да мондый конкурсларда катнаштырмаячакмын, гаделсезлек күңелне бик яралый", - дигән. Моннан Алсуның репутациясенә зыян киләчәгендә дә шиге юк Максимның. 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.04.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»