поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.04.2019 Җәмгыять

40 елга чыдаган

Оренбург өлкәсенең Гай шәһәрендә яшәүче Валентина Зубова кышкы аяк киемен кырык ел буе кигән. Табаны тая башлагач кына, итек төзәтүчегә алып барган. Аяк киеме остасы могҗиза-итекнең кайда тегелгәнен тикшерергә иренмәгән. Соңыннан бу итекләр интернетта да зур кызыксыну уятты, ә Валентина Андреевнага 8 мартка яңа кышкы аяк киеме бүләк иткәннәр.

Оста итектә сакланып калган артикул буенча, аны җирле фабрикада теккәннәрен ачыклый. Чыдамлы итек турында интернет аша фабриканың варис-компаниясе дә ишетә һәм пенсионерга үзләре теккән заманча кышкы аяк киеме бүләк итә.
 
78 яшьлек пенсионер “Московский комсомолец” газетасы хәбәрчесенә үзенең аяк киеме тарихын сөйләгән.
 
– Мин тумышым белән Оренбургның Макаренко бистәсеннән, – дип сөйли Валентина Андреевна. – Сугыш башланган елны туганмын, әти мине күрә алмыйча фронтка киткән. Ходайга шөкер, яраланган булса да, кире өйгә әйләнеп кайтты. Бик авыр яшәдек. Мин чая булып үстем. Мәктәпне тәмамлагач, Пятигорск училищесына укырга киттем.
 
Уку комбинатында газлы су автоматларына хезмәт күрсәтү буенча белгечләр әзерлиләр иде. Йөзәр килограммлы фреон балоннарын күтәрергә туры килгәнгә ахрысы, суыткыч остасы һөнәрен сайлаучы кызлар аз иде. Автоматларга авыр хезмәт күрсәтүләр... болар барысы да олыгайгач үзен сиздерәсен ул вакытта белмәдем.
 
Валентина Чиләбе егетенә кияүгә чыга. Ире Иван Михайлович гомере буе шофер булып эшләгән.
 
– Әйбәт ир иде. Без аның белән бергә, комсомол путевкасы буенча, Гайга эшләргә килдек. Тату яшәдек. Гаиләдә бер-бер артлы дүрт малай туды. Ирем бик еш юлда булганга күрә, бөтен хуҗалык эшләрен берүземә генә тартырга туры килде. Аннан соң балалар үсеп булыша башлагач, хәлләр җиңеләйде.
 
Ул вакытта юллама белән килүче комсомолларга өстәмә рәвештә башка һөнәрләр үзләштерү бурычы да куела. Валентина ташчы һәм плитка ябыштыру осталыгына да өйрәнә.
 
– Бакчадагы йортны кирпечтән үзем салдым. Соңыннан элемтә өлкәсендә электромонтер булып эшкә урнаштым. Фоторәсемем гел мактау тактасында эленеп торды. Гадәттә бәйрәм, ял көннәрендә ир-ат монтерлар салмыш булганга күрә, берәр хәл килеп чыкса, гел мине чакыралар иде. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кушкан җиргә бардым, беркайчан да баш тартмадым. Социалистик хезмәт ударнигы булдым. Профсоюз ҮК биргән мактау грамоталары папкамда саклана...
 
Дефицитның котырып чәчәк аткан елларында Валентина Зубова эшләгән предприятиегә аяк киемнәре сатып алу өчен талоннар бирелә. Шул чагында Зубова заманча соры төстәге кышкы аяк киеменә хуҗа була да инде.
 
– Бүгенгедәй хәтерлим, аның өчен 48 сум түләдем. Ул чакта бу безнең өчен бик зур акча иде. Ирем хуплагач, алырга булдым. Сатып алгач, аяк киемен тартмасы белән күтәреп, өйгә кадәр йөгереп кайттым. Мин бик бәхетле идем... киеп йөри башлагач, аларның уңайлы һәм җылы икәнен шунда ук сиздем. Тик менә шуннан соң ике ай акчаны кысып тотарга туры килде. Без бит әле кайната белән кайнанага да булыштык. Аларның сигез баласы бар иде. Мин олы килен буларак, үзем һәр ай саен почтага барып аларга акча җибәрдем.
 
Көтмәгәндә генә Зубовлар гаиләсенә авыр кайгы килә. Валентинаның ире юл һәлакәтенә очрый һәм озак кына урын өстендә ятканнан соң, 52 яшендә вафат була.
 
– Менә инде 30 ел тол калып яшим. Өч улымны җирләдем. Андрей Әфганстаннан гарипләнеп кайтты. Икенчесе Валерий Будапештта хезмәт итте. Аларның икесе дә һәм Сергей улым исән түгелләр инде. Дүртенче улым Оренбург өлкәсендә яши. Хәзер йортымны алар яшәгән җиргә алыштыру артыннан йөрим. Миңа бит 79нчы яшь китте. Күп операцияләр кичердем, 20 тапкыр нурланыш кына уздым. Әле дә яшим!
 
Иң мөһиме оптимист булып калырга кирәк! Үз вакытында мин дә мотоцикл йөрткәндә авариягә юлыккан идем. Хәтта ертылган колагымны тектеләр. Җөйләрен алгач, тагын мотоцикл йөртергә утырдым. Аякларым бик тыңламасалар да, һава торышының нинди икәненә карамастан һәр көн урамда йөрим. Кышын кырыгынчы ел рәттән яраткан итегемне киям. Иң гаҗәбе шунда, күпме генә кисәм дә, итек су үткәрми, мехы коелмый, табаны үз урынында. Кайберәүләр тәнкыйтьләгән совет сыйфаты – менә нинди ул!
 
* * *
 
Без әлеге аяк киемен теккән Чиләбе фабрикасы турында күбрәк белергә теләп юлга кузгалдык. Ул иң өлкән фабрикаларның берсе булып чыкты. Узган ел фабрикага 85 яшь тулган! Дөрес, ул хәзер исемен үзгәрткән.
 
Чиләбенең өлкән кешеләре сугыш чорында фабрикада солдатлар өчен киез итекләр басканнарын, фронттан кайтарылган тишек, янган аяк киемнәрен рәтләүләре турында сөйләгәннәр. Кайчагында итек эчләреннән гильзалар, снаряд кайпылчыклары һәм өчпочмаклы солдат хатлары да килеп чыккан.
 
Сугыштан соң фабрикага трофей җиһазлар кайтарыла һәм яңа конвейерны эшләтеп җибәрәләр. 1979 елда монда Аяк киемнәре модельләре йорты ачыла. Фабрикага заманча чит ил җиһазлары урнаштырыла. Барлык модельләр дә үзенчәлекле, конкурс аша сайлап алынган була.
 
– Фабрика теккән аяк киемнәре союз буенча югары бәяләнеп килгәнгә күрә, алар кибет киштәләрендә сирәк күренгән. Гадәттә аяк киемнәрен кечкенә партияләр белән предприятиеләргә бүлеп биргәннәр. Шулай ук экспортка да чыгарганнар, – дип сөйли компаниянең рәсми вәкиле Екатерина Железнякова. – Ул вакытта аларны ясаганда бары тик үзебезнең илдә җитештерелгән материалларны гына кулланганнар.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 26.04.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»