|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2019 Җәмгыять
Казанда Туган тел бәйрәме ничек узачак?26 апрель – Тукай туган көн һәм Туган тел көне уңаеннан бәйрәм чаралары Казанда көне буе дәвам итәчәк. Иртәнге сәгать тугызда Тукай скверында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салалар. Шигърият яратучыларны көндезге сәгать уникедә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры мәйданында урнашкан Тукай һәйкәле янында көтеп калалар.
Төштән соң “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концерт залында тантаналы концерт узачак. Бүген аның ачылышы да була. Тукай премиясенең быелгы ияләрен дә әнә шунда бүләкләячәкләр. “Казан Экспо”га Татарстанның барлык районнары вәкилләре чакырылган. Кунакларга уңайлы булсын өчен, республиканың һәр районына Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус автобуслар җибәреләчәк.
Кичкеч сәгать дүрттә Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм!" чарасы башлана. Ә менә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры бинасы янында сәгать икедә башланып китәргә тиешле “Сәлам, Габдулла!” флешмобы үткәрелмәячәк.
--- |
Иң күп укылган
|