поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.04.2019 Могҗиза

Хөзер Ильяс коткарды

Бер мәлне “Казан утлары” журналында артисттыр, язучыдыр халкының бәләкәй чакларын язып чыгара башладылар: “герой” бала чагында ниләр кыланып, ниләр майтарып йөр­гәнен үзе яза. Басылып чыккан хәтлесен мин дә укып бардым. Бәлә­кәч­ләр төрлечә кылана: кайсысы балалар бакчасыннан кача, кайсысы тагын ниндидер шуклыклар эшли шунда... әлләни шаккатарлыгы да юк кебек, минем әнкәй әйтмешли, рәт нәрсәләр инде шунда (әнкәй “обычный” дигәнне “рәт” ди торган иде, ки­лешле бит сүзе!..). ә ми­нем үземнең шул бә­ләкәй чакларымда да олылар кыланганнарны “кыланып йөрүлә­рем” исемә төште. Мин дә язып карыйм әле, дидем.

Без бәләкәй чаклар бит инде ул — утызынчы еллар. Әткәйне төрмәгә утырткач, әнкәйгә өч бала белән авырга килә, дип, Алабуга педучилищесында укып йөргән Рәхимә апам мине, кияүгә чыгып, Алексеевский районының “Большевик” совхозында яшәп ятучы Зөләйха апаларыма илтеп куйды.
 
Бу — тоташ урыс ягы. Бер авыз сүз урысча белми торган мине өченче сыйныфка урыс мәктә­бе­нә бирделәр. Тырыш бит ул татар — ничек итсәм иттем, ятлап булса да өйрәндем инде дәресләрен, шулай итеп күчтем дүртенчегә.
 
Педучилищены бетергәч Рәхимә апамны укытырга Мөслим районының Вәрәш Башы мәктәбенә җибәрәләр. әнкәй белән ике бала — абый белән сеңел дә — анда. Минем бик килә бит инде аларны күрәсе!
 
Җәйге каникулга чыккач Зөләйха апа миннән:
 
«Үзеңне генә утыртып җибәрсәк, кайта алырсыңмы?» — дип сорый.
 
«Кайтырмын!..» — дидем инде...
 
Әйтергә генә ансат: Алексевский районыннан Мөслим районына кайтыр өчен башта Чистайга барып пароход белән Чаллыга кайтырга, Чаллыдан машинага утырып (туры килсә!) Мөслимгә кайтырга, аннан ат белән (очраса!) я җәяү — Вәрәш Башына!
 
“Большевик” совхозыннан Чистайга баручы машинага утыртып җибәрделәр мине. Машинада Чистайга хәтле барган бер кеше, пароходка билет сатып алып, Чаллыга барып җиткәч төшәрсең, дип, мине пароходка утыр­тып җибәрде.
 
Чаллыга кайтасы кешеләр белән таныштым. үземнең кая таба юл тотканымны әйттем. Мине йокыда килеш онытып калдыра күрмәгез дип әйттем. Көлештеләр...
 
Иярдем инде Чаллыда төшкән кешеләргә, Мөслим ягына кайтучыларга. Машиналар туктый торган урынны эзләп киттек. Торабыз, машиналар бик сирәк килә, килгәне дә сиңа кирәге булмый.
 
«Мөслимгә дигәне буламы-юкмы, әллә Минзәләгә кайтучысы булса, утырабызмы. Минзәләдән Мөслимгә ничек тә ансатрак булыр», — диючеләр булды. һәм шулай булып чыкты да: озакламый Минзәлә ягына дигән машинага утырып та киттек. Шуннан соң инде ничекләр итеп Мөслимгә кайтып җиткәнебезне сөйләп тормыйм, чөнки кешегә ияреп йөргәч миңа нишләргә, дип, баш ватарга туры килмәде.
 
Менә хәзер инде алдыма Мөслимнән Вәрәш Башына ничекләр барып җитәргә дигән мәсьәлә килеп басты.
 
Очраган кешеләрдән сораштыра торгач шунысы мәгълүм булды — без төшеп калган җир үзәк урам булып чыкты. Шуның буйлап беткәнче барсаң Ык дигән елгаларын кичә торга күпергә барып җитәсең икән. Күперне чыккач илтә торган юл бер чакрымдагы Иске Авылга гына алып бара икән әле. Аны үтеп чыккач яңадан җиде-сигез чакрымлап барасы икән Вәрәш Башына. Киттем күпергә таба. Ярыйсы гына ерак булып чыкты бу юл. ә Ыкның үзенә ничегрәк барып чыгасы икән? Сораштыргач, елгага төшә торган тыкрыкны күрсәтеп, юлын күрсәтүче дә табылды.
 
Су буена төшеп җиткәч, коенып чыкмаска микән, дигән коткылы уй килде башыма, йөзә беләм бит янәсе!..
 
Күлмәкне салмый булмый инде... Тамак ялгардай нәрсәләр салынган төенчек тә бар бит әле минем... Барысын бергә төйнәп, киттем кереп суга... Тирәнрәк кергәч йөзә дә башладым. Тырышам инде. Ару гына йөзеп бара торгач, алга таба барып булмый башлады. Ярга якынаеп булмый... Чупыр-чупыр бер урында маташам шулай...
 
«Агымга каршы йөзмә, агым уңаена йөз!..» — дигән тавыш ишетелде кинәт!
 
Аңыма килеп иреште — агымгарак җайлаша баш­ладым. Кыймылдарга җи­ңелрәк була барды — ярга якыная башладым. Шулай итә торгач аякка бастым!
 
Кем кычкырды? Күр­мәдем.
 
Ярга чыгуын чыктым, тик якын тирәдә сукмак ише, юл ише нәрсә кү­рен­ми. Куаклар, әрәмә­лек. Алга таба, ерак әле — кү­пер күренә, аннан килә торган юлы да ерак. Авыл дигәненә әрәмә ерып барырга кирәк, — күпердән килә торган юлга чыкмый булмый. Күпергә таба киттем.
 
Иске Авыл дигәне бик озын булып чыкты, ярый әле этләр очрамады. Еракмы әле дип, очраган бер кешедән сораштырып бардым.
 
Иске Авылны чыккач җәяүләп бара торган юлымны гына күрсәгез иде сез — ямь-яшел үләнгә чумган тау буе! Тау буе дигәч тә, биек түгел инде ул, калкулык буеннан гына уелып-сызылып бара торган ат юлы. Ул юлдан машина кебеге йөрсә дә бик сирәк йөри торгандыр, машинадан калган эзләр әлләни күренми.
 
Атлыйм инде шул юлдан бер үзем! Бөтен дөнья тып-тын. Хәтта ки җиле дә исми. Чикерткә ишеләр бардыр инде, тик минем алар белән мавыгып торырга вакыт юк, тизрәк-тизрәк алга атлыйсы килә. җиде-сигез чакрым уен эш түгел ул сиңа! Сиздермичә генә киче дә килеп җитүе бар. Алай ук булмас әле булуын... Шулай да, тизрәк атлавың хәерле.
 
Ат юлыннан аска таба төшеп киткән иңкүлек буйлап алга таба куаклык сузылган. Шуларга ка­рый-карый, шуларга юана-юана­ алга атлыйм, кайчакта җырлап та җибә­рәм. Шун­дый көчле тынлыкта тавыш чыгарып җырлагач әллә ничек кызык сыман, гаҗәп сыман...
 
Әллә нинди тизлек белән атламасаң да, барыбер алга барыла инде. Ерактан ук авыл кыяфәте чамалана. Атлаган саен якыная барасың бит. Казлар каңгылдаган, этләр өргән тавышлар якыная. Атлаган саен йокыга китмәгәч, барып җитәсең инде дигән җиреңә. Ниһаять, авыл башындагы буага якынайдым. Алда каң­гылдаган казлар гәү­дә­ләнде. Ата казлары булмагае дип куркам әле. Усалраклары булса, ысылдап килеп, артыңнан чеметүе бар...
 
Вәрәш Башымы инде шушы дип берәрсеннән сорыйсы килә. Сорар кешесе юк әле. Әнә, бер капкадан чыгып килүче малай күренде. Мин әк­рен генә каршы бара башладым.
 
— Бу Вәрәш Башы дигән авылмы? — дидем.
 
— Ә син кем? Каян килдең?
 
— Мин ерактан килдем. Син Гаптулла Ибраһимов дигән малайны беләсеңме? Ул — минем абый. Аның апасы Рәхимә апа — укытучы. Миңа шулар кирәк. Кайда торганнарын белмисеңме?
 
— Беләм дә, ерак инде алар. Шушы урам белән беткәнче барасың. Шунда, Рәхимулла дигән абзыйларның өендә торалар.
 
Турыга гына барасы инде алайса? Бүтән җиргә борылып йөрисе юк икән. Алай булгач ярый әле, җайлы икән табарга.
 
Барып җиткәндә кайсысы Рәхимулла дигән абзыйлар өе дип сорарга туры килде. Капкадан кергәч өй ишегенә барасың инде. Карасам, ишектә — йозак. Инде нишләргә? Аптырап тордым да тә­рәзәдән карарга булдым. Карасам — тәрәзә буендагы караватта берәү йоклап ята. Тәрәзәне шакыдым. Тагын шакыдым. Йок­лап ятучы башын күтәрде. Карасам: абый!
 
— Абы-ы-й!
 
Абый торып тәрәзәгә килде:
 
— Кем ул анда? Саимә, синме әллә? Әнкәй кая, ник кермисең? Ничек кайттың? Кем белән? Ник кермисең?
 
— Ишек бикле бит!
 
Абый белән тәрәзә аша сөйләшкәндәй иткән арада капкадан Сафияне ияртеп әнкәй кайтып керде.
 
— И-и, әнкәй! әне­кәч­чәем!
 
Китте күрешүләр, кочаклашулар, сорашулар, хәл белешүләр!
 
Күрешүләрне бәйнә-бәйнә язып тормыйм, төп сөйләшү-сорашу, минем ничек итеп кайтуым турында булды...
 
Бер-ике-өч көн буена гына түгел, китәр көннәр җиткәнчегә кадәр өйгә килеп мине күрү, күрешү, танышулар...
 
Ә менә теге мин Ыкта бата башлагач яр башыннан “Агым уңаена йөз!” дип кычкырган кеше кем дип уйлыйсыз? Ул чакта мин аны кем дип тә уйлый белмәдем. Хәзер генә аңладым аның Хөзер Ильяс икәнен. Әлбәттә, бу бала батып үлмәсен дип берәү дә яр башына килеп мине саклап тормаган!
 
Саимә ИБРАҺИМОВА, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 26.04.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»