поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.04.2019 Ир белән хатын

Кыйный, димәк, яратамы?

Редакциябез почтасына бер хат килеп төште. Адресы юк, исемен үзгәртеп бирүебезне үтенгән.

«Хөрмәтле редакция! Сезгә Казаннан Галия яза. Бәлки сез миңа ярдәм дә итә алмассыз, әмма минем эчемне бушатасым килә. Язачак хәлләр турында дусларыма да, туганнарыма да, әти-әниемә дә сөйли алмыйм. Әти-әниемә сөйләсәм, алар бүген үк мине авылыма алып кайтып китәчәкләр. Тик минем ирдән кайткан хатын статусында буласым килми. Авыл бит ул шәһәр түгел, авыл халкы да ни әйтер дим.
 
Мин Татарстанның бер авылында туып-үстем. Кечкенәдән кул эшләренә оста идем, тугызынчы сыйныфны тәмамлагач та, БДИ бирүдән куркып, Казандагы бер көллияткә укырга кердем. Аны тәмамлаган елны ук үземнән җиде яшькә өлкән булган егет белән таныштым. Ул минем гашыйк булган беренче егетем иде. Ярты ел очрашканнан соң, ул миңа тәкъдим ясады, мин берсүзсез риза булдым, чөнки бик нык ярата идем. Бик якын кешеләребезне генә чакырып, зур итмичә генә туй ясадык һәм гаилә тормышыбыз башланды. Ике ел яшәсәк тә, әлегә балабыз юк. Ирем бик тели дә бит, ә мин аннан бала табарга куркам. Бала каршында мине тотып кыйный башласа, нишләрмен дим. Йөргән вакытта булачак иремнең кызып китә торган гадәте бар икәнен белә идем, моңа әллә ни игътибар итмәдем. Ләкин яши башлагач, юктан кызып китүләре мине җилтерәтү яки кыйнау белән тәмамлана башлады. Сукканда бик «грамотно» суга, күгәрек чыкмый яки күренми торган урыннарымны гына кыйный. Аннары үзен кулга алып, миннән гафу үтенергә тотына, бүләкләр алып кайта, «Яратам һәм көнләшәм, син яшь һәм чибәр!» – дип аклана. Мин дә аны яратам, бәлки чыннан да яратканга кыйныйдыр?..»
Галия.
 
Әлеге хатка җавап табарга теләп, психолог Ләлә Баһрамшинага мөрәҗәгать иттек.
 
– Беренчедән, кыйнау берничек тә ярату билгесе була алмый. Әлеге парның яшь аермасы шактый. Гадәттә нормаль ир кешегә үзеннән кечеләрне кече итү, яратып карау хас. Монда яшь булганнан, яратканнан көнләшү дә дөрес хәл түгел.
 
Икенчедән, алты ай танышып кавышу өчен бик аз вакыт булса да, бу арада кешенең күп кенә якларын ачарга була. Бу кыз аның йөргәндә үк кызып китүчәнлеген белгән, әмма игътибар итмәгән, ә егетне шул гадәте белән «кабул иткән». Ә хәзер кул күтәрүгә күчкән икән, димәк, ул аның кыйнавын да кабул иткән һәм бернинди каршылык та күрсәтмәгән. Алга таба яхшырыр, үзгәрер дип көтеп ятарга кирәкми. Хатынының алга таба да аның башка гөнаһларын кабул итәсен аңлаган ир туктамаячак, ә үзенең көтелмәгән «сюрпризлары» белән тагын да тирәнгәрәк китәчәк. Хатыны кабул итә бит, сүз әйтми, нигә кыланмаска?
 
Өченчедән, ярату белән яратуның да аермасы бар. Кирәгеннән артык хисләргә бирелеп, аңны томалаган ярату ул куркыныч нәрсә. Монда кичекмәстән акылны кушарга кирәк. Гомумән, гаилә мөнәсәбәтләрен хискә генә кору дөрес түгел.
 
Дүртенчедән, монда сүз кеше гомере, язмышы турында бара. Шунлыктан, барысын йотып, үз эчеңә бикләнергә кирәкми. Әти-әнигә әйтүдән курку, ирдән курку, кеше ни әйтер дип курку, гомумән, куркудан арынырга кирәк. Ә курку булган җирдә мәхәббәт була алмый! Бу хәлгә озакка сузмый нокта куярга кирәк, чөнки моның ахыры бик аяныч бетәргә мөмкин.
 
Бишенчедән, әлеге хәлгә бөтен нечкәлекләрен белми генә төгәл җавап бирү мөмкин түгел. Әлеге ир белән хатынга кичекмәстән белгечләргә барырга киңәш итәр идем.
Фото: пиксабай

Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 25.04.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»