поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.04.2019 Әдәбият

Татарстан Язучылар берлеге яңалыклары белән уртаклаша

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсеТатарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге тарафыннан мәктәп укучылары арасында оештырылган "Әлмәтем -нурлы гөлбишек" - "Альметьевск - лучезарная колыбель" шигырь бәйгесе тәмамланды. Җиңүчеләргә дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Алабуга районының Иске Юраш мәктәбендә  Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Фирдәвес Хуҗинның иҗатына багышланган зур кичә булып узды. 
 
“Милләтенең гаме – тормышының яме” дип аталган кичә Фирдәвес Хуҗин иҗатыннан алынган шигъри юллар белән башланып китте. Аннан соң укучылар язучының тормыш юлы белән таныштырдыла, тәфсилләп “Ун хикәя” исеме астындагы җыентыктагы хикәяләргә тукталдылар. Бу хикәяләрне укып чыкканнан соң, күңелләрендә туган фикерләре белән уртаклаштылар. Кичә җыр, шигырь, театр тамашасыннан өзекләр белән үрелеп алып барылды. 
 
Очрашу ахырында сүз язучының үзенә бирелде. Ул балалар белән  аралашты, аларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. 
Әйе, Фирдәвес Хуҗин әсәрләрендә, мәкаләләрендә бүгенге көндә иң әһәмиятле проблемалар күтәрелеп чыга. Кайсы гына әсәрен алма, һәрберсендә нинди дә булса бер “рухи мәсьәләне” чишү максат итеп куела. Үзәктә – ил, халык бәхете өчен көрәшүче якташларыбыз язмышы, әдәп- әхлак темасы. 
 
*******
 
Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәп укучылары күренекле язучы, Г.Исхакый һәм А.Алиш премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин һәм шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очраштылар. 
 
Уку йорты директоры Рөстәм Хуҗин кунакларны сәламләгәндә: «Без шәһәребездә нәшер ителүче балалар газетасы “Көмеш кыңгырау” белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә. Кызыксынып укыйбыз, балаларыбызның тәүге иҗат җимешләре дә шул газета битләрендә дөнья күрә. Киләчәктә дә элемтәләрбез нык булсын иде”, – дигән теләкләрен җиткерде. “Мәктәптә “Ак каурый” дип исемләнгән әдәби түгәрәк эшләп килә һәм, билгеле инде, яшь каләм тибрәтүчеләргә язучы, шагыйрьләрнең йогынтысы гаять зур. Рәхмәт сезгә!” – диде үз чыгышында милли эшләр буенча диектор урынбасары Айгөл Гайзатуллина. Мөгәллимәнең сүзен дәлилләп, укучылар кунак шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, үзләре язган шигырьләр, әкиятләр белән таныштырдылар. 
 
Факил Сафин исә, үз чиратында, 41 нче мәктәпне чын милли рухлы мәктәп дип атады һәм “Көмеш кыңгырау” газетасы редакциясе исеменнән Рәхмәт хатлары, дипломнар тапшырды. “Киләчәктә дә матур-матур шигырьләр, әкиятләр языгыз. Иҗади дуслыгыбыз дәвамлы булсын”, – диде ул. 
 
Балалар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, ихлас, төпле җаваплар ишеттеләр. Бу очрашу, һичшиксез, балалар күңелендә озак сакланыр һәм дәртләнеп иҗат итәр өчен зур этәргеч булыр.
 
*******
 
Мөслим гимназиясендә VI республикакүләм Фоат Садриев укулары узды. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Халык язучысы Фоат Садриев, Мөслим төбәге әдипләре, сәнгать әһелләре, башка өлкәләрдә танылган шәхесләрнең иҗатын өйрәнү, пропагандалау максатыннан үткәрелгән бу конференциядә Фоат Садриев үзе, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Факил Сафин (Чаллы), Әлфия Ситдыйкова (Чаллы), Миңзифа Әхмәтшина (Әлмәт), КФУ Алабуга институты доценты Фәридә Габидуллина һәм башкалар катнашты. 
Укуларда республиканың төрле районнарыннан килгән укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр, секцияләргә бүленеп, үзләренең фәнни эшләрен, презентацияләрен тәкъдим иттеләр. 
 
Конференциянең йомгаклау өлешендә язучы Фоат Садриев катнашучыларга төпле киңәшләрен җиткерде. Фәнни эшләр башкарганда күбрәк фактлар китерергә, гомумиләштерү алымын кулланырга, авторның исемен кабатлау урынына төрле алмашлыклар, "автор" сүзен кулланырга кирәклеген, дикцияне яхшырту һәм яттан сөйләргә өйрәнү мөһимлеген искәртте. "Әсәр турында үз сүзегезне әйтегез, үз фикерегезне белдерергә курыкмагыз. Кысалардан чыгарга тырышыгыз", – диде ул һәм алга таба да иҗади эзләнүләр, уңышлар теләде. 
Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга дипломнар, бүләкләр, сертификатлар тапшырылды.
 
*********
 
Актаныш районының Кәзкәй авылындагы Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат мәктәбендә язучы, шагыйрь, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр иясе, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафинның иҗатына багышланган «Яшәү ул рәхәт тә, газап та» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.
 
Әдәбият бәйрәменә Актаныштан Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Мөхәммәт Мирза, Мөслимнән Халык язучысы Фоат Садриев, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриева, Башкортостанның Илеш районы Ябалак авыл мәктәбеннән татар теле укытучылары килгән иде.
 
Кичәне районның Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева ачып җибәрде. «Бүген Факил абый Сафин безнең Актаныш районында кунакта, Кадет мәктәбе балалары белән очраша. Факил абый, сезгә бик зур рәхмәт, – диде ул. Сез һәрвакыт безнең балалар белән тыгыз элемтәдә яшисез, тирән эчтәлекле, гамьле әсәрләрегез белән яшь буынның күңелендә туган телебезгә, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбиялисез, тырыш, миһербанлы булырга өйрәтәсез». 
 
Язучының якташы Фоат Садриев да Факил Сафин турында горурланып сөйләде. «Монда яшьләр күп. Киләчәктә тә сез бу зур әдипкә игътибар итәргә тиешсез. Шагыйрь буларак кына түгел, прозаик буларак та аның турында берничә фикер әйтәсем килә. Факил Сафин беркайчан да кечкенә әйберләр язмады. Ул ниндидер проблема күтәрмәсә, язырга алынмый һәм язмый да. Аның «Соңгы көз» дигән беренче повесте үк җәмгыятьне сискәндерде. Икенчесе – «Биектауның башларында» – Чечня сугышы турындагы әсәр. Без уйланып йөргән арада, Факил Сафин бер дигән повесть язды. Аңа ул әсәре өчен Гаяз Исхакый премиясе бирделәр. «Саташып аткан таң» трилогиясе. Бусы инде безнең яшәешнең бик фаҗигале чорларын – революция, репрессия елларын эченә алган хезмәт. Анда нинди генә шәхесләр юк. Сталиннан, Максим Горькийдан башлап, барысы да бар. Реаль шәхесләр. Болар халыкларны бәхетле итәбез дип революция ясадылар һәм үзләре үк шушы революция ялкынында янып беттеләр. Менә шушы әйберне Факил Сафин бик оста ачты. Мин әле өч кенә әсәрне атадым. Татар исән булганда, Факилнең әдәбиятта калдырган юлы йөз еллар белән генә исәпләнмәс», – диде ул.
 
«Бөек Тукай туган айда без шагыйрьнең иҗат кичәсен үткәрәбез икән, һичшиксез, аның иҗатына да Тукай күзе, Тукай куйган таләпләр күзлегеннән карыйбыз. Аның бөтен иҗат юлы Тукай иҗатыннан алган илһам белән сугарылган», – диде үз чыгышында шагыйрь Илфак Ибраһимов. 
 
Кичәдә кадет мәктәбе укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Аның сүзләренә язылган һәм композитор буларак Факил Сафин үзе иҗат иткән җырларны башкардылар. 
 
Факил абыйлары исә балаларга «Әйдәгез, дуслашыйк!» дигән китабын бүләк итеп бирде, “Көмеш кыңгырау» газетасы белән даими элемтәдә булган укучыларга, укытучыларга дипломнар, кадет мәктәбе директоры Илсур Ялаловка газетаның Мактау грамотасын тапшырды, иҗади бәйләнешнең дәвамлы буласына ышанычын белдерде. 
 
 
*******
 
Кукмара районының Бучирмә авылында күренекле шагыйрь Рәниф Шәрипов исемендәге яшь шигырь язучыларның төбәкара бәйгесе узды. Бәйгедә Саба, Арча, Кукмара районнарыннан 100дән артык кеше катнашты. Яшь иҗатчыларны Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Марат Закир, Гөлзада Бәйрәмова, Заһид Мәхмүди, Рәдиф Сәгъди, Фәнил Гыйләҗев бәяләде.
 
 
*******
 
Казан шәһәренең 8нче номерлы лицее укучылары шагыйрә Йолдыз Шәрапова белән очраштылар.
 
*******
Татарстан Язучылар берлегендә язгы өмә узды.
 
Фото: архивтан

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»