поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.05.2008 Милләт

УРЫСЧА БЕЛӘСЕҢМЕ, ДУРАК?!

Авылда үскән җиде яшьлек татар баласының урысча белмәвен нормаль күренеш дип йөри идем, ялгышканмын икән. Беркөнне туганыбыз Ләйсән ханым үзенең улы Камилне Казанга алып килә. (Бала авылда үссә дә, әнисе шәһәр кызы булгач, башкалада теркәлгән). Нияте – мәктәпкә керү өчен медицина тикшерүләре (медосмотр) уздыру. Барысы да үз җае белән бара: озын-озын чиратлар, усал, төксе чырайлы ак халатлы “фәрештәләр”... Ә менә Казан шәһәренең 7 нче балалар клиник хастаханәсенең Челюскин урамындагы сырхауханәсенә җиткәч, эш бөтенләй үзгәрә дә куя. 19 кабинетта кабул итүче табибә-психиатр Черепанова Евгения Юрьевна бала белән урысча сөйләшә башлый. Арча районының саф татар авылында үскән, тере урысны да Казанга зоопаркка барганда гына күргән малай, әлбәттә, аны аңламый. Табибәбез моңа бик гаҗәпләнә һәм шәп кенә бер җөмлә сылап куя: “Ребенок в таком возрасте, не говорящий на русском языке, не нормален!”

Ана кеше баланың татар авылында үсүен һәм татар мәктәбенә барачагын аңлата башлыый. Әмма табибәбез барыбер баланың сәламәт булуы хакындагы белешмәне бирми, медосмотр уздырмый. Улын мәктәпкә бирәсе килгән Ләйсән ханым да кыза башлый, Татарстанда дәүләт телләренең ике булуын һәм баланың кайсы телдә тели, шунысында сөйләшү хокукы булуын искә төшерә. Моңа каршы табибә ханым тагын бер диагноз куеп ата: “Сезнең үзегезнең дә күз карашыгыз сәер, берәр психоневрология диспансерында чиратта тормыйсызмы? – дип кенә җибәрә. “Татарстан Республикасының Дәүләт телләре хакындагы Кануны”н искә алу хәзер психиатрларда шик уята башладымы әллә? (Хәер, үзебез гаепле, ул Канунны эшләтә алмадык).

 

Бу хәлләрне Ләйсән телефоннан гына миңа хәбәр итте, елап беткән. Шунда ук сырхауханәнең телефонын эзләп табып психиатр Е.Ю. Черепанова белән сөйләштем. “Мин ул вакытта бүлмәмдә юк идем, шәфкать туташы гына шулай кылангандыр”, - диде ул. Телефонга аны да чакырттым. Тик ул үзенең исем-фамилиясен әйтүдән баш тартты, килергә чакырды. Иренмәдем, киттем. Мин килгәндә табибә дә, шәфкать туташы да кабинетларын бикләп сызган иде инде. Сырхауханә мөдире Татьяна Ивановна Федушкина да мондый мөгамәләгә аптырады.  “Алар безгә буйсынмый шул , Гагарин урамы, 77 нче йортта урнашкан психоневрология диспансерыннан килеп йөриләр. Бездә эшләмәгәч, ул шәфкать туташының фамилиясен белмим, исеме Людмила Петровна бугай. Сез аларны диспансердан эзләгез”, - дип җибәрде.

 

Гагарин урамындагы 77 нче йортны эзләп таптым, ул торак йорт булып чыкты. Беренче катында валюта алмаштыру пункты гына бар, ә диспансер юк. Башта телефоннарын эзләп табарга, шылтыратып барырга дигән ният белән редакциягә кайтып киттем. Рульдә уйланып барам: балага сораулар биргән, исемен яздырып караган кеше шәфкать туташы гына була аламы? Минемчә, юк. Кем әле ниндидер бер шәфкать туташына “Сезнең балагызның укуга сәләте юк!” – дигән диагноз куярга хокук биргән? Миңа калса, монда табибәне йолып калырга маташалар, ялган адреслар биреп минем башны бутыйлар. Мөгаен, очына чыга алмас та, үзе үк туеп ташлар әле дип өметләнәләрдер.

 

Эзләнә торгач, Гагарин урамындагы психоневрология диспансерын да эзләп таптым. Ул 77 нче йортта түгел, 77 (а) да булып чыкты. Сырхауханә мөдире Федушкина ханым миңа соңгы (а) хәрефен әйтергә “оныткан” бугай...

 

Диспансерның балалар бүлеге мөдире Елена Владимировна Кувина белән дә сөйләшеп алдык.

 

- Баланы миңа алып килсеннәр, тикшерермен.  Табибларның пациентны мыскыл итүе дә - гамәлгә сыймаслык хәл. Шәфкать туташының исә баланы тикшерергә дә, аңа диагноз куярга хакы юк, табибә килеп җиткәнче, бары тик исем-фамилиясен, туган елын, адресын гына сорый тора ала. Эшнең ничек булганын мин белешермен, тикшерермен, җәза бирермен. Ә бала һәм ана алдында гафу үтенербез. Кызганыч,  мондый хәлләр дә булгалый. Күп очракта кешеләр кая барып мөрәҗәгать итәргә белмиләр, үпкәләрен йотып калалар. Андый дорфалыкка юлыккан  очракта, кичекмәстән шул сырхауханә йә хастаханәнең җитәкчелегенә шикаять белдерергә кирәк, чара күрсеннәр, башкаларга сабак булсын, - диде ул.

 

Шуңа да эшне зурга җибәреп, Сәламәтлек саклау министрлыгына ук мөрәҗәгать итүне кирәк тапмадым.  Әмма министр Камил әфәнде Зыятдинов белеп торса комачауламас: бүген республиканың  сәламәтлек саклау өлкәсе атна саен телевизордан чыгып мактанудан ерак тора. Теләсә нинди шәфкать туташы яки табибә бары тик урысча белмәве өчен генә юләргә чыгарган баланың гарьләнүе, мыскыл ителгән ананың рәнҗеше өчен кем җавап бирер?

 

Р.S. Иң кызыгы: бу бер генә очрак булып чыкмады. Казанның икенче бер районында нәкъ шушыңа охшаш хәл гаилә дустыбыз Лилия ханым улы Ильясны табибка алып килгәч булган.


Искәндәр СИРАҖИ
Идел
№ --- |
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»