поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.04.2019 Язмыш

"Озын гомерне сорап алмадым..."

Зөләлә әби Гобәйдуллина белән Казандагы сугыш ветераннары госпита­лендә таныштык. Мондый җирдә сүз күбрәк бетмәс-төкәнмәс чирләр, авырлыклар турында бара. Һәркем үзенекен сөйләп бушанырга тырыша. 92 яшьлек Зөләлә апа да тормышта төрлесен күргән, югалтулар да булган, ләкин ул аларны сыкрау, уфтану белән искә алмый.

1927 елда Башкортстанның Бакалы районында туган. Бабайлары бик зур күләмдәге җир ки­шәр­легенә ия булган, нә­селле ат үрчеткәннәр. Бер мизгелдә барысы да юкка чыккан, кулак дип йортларыннан куып чыгарганнар. Зөләләнең әтисе ул чагында армия хезмәтендә калган. “Безнең гаиләдә 12 бала туган, шуның җидесе исән-сау үсте, мин – унынчысы, – дип искә ала ул. – Балачак начар үтте, әти авырлык белән йорт салды. Авылда яланаяк эш­ләп үстем. 10 нчы классны тәмамлагач, башка чабата кимим дип, апа-җиз­ни­ләргә ияреп, Үзбәкстан якларына чыгып киттем”.
 
Кыз Сәмәрканд дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. Беренче курсны тәмамлаганда әтисе: “Кыз балага поезд вагонында кайту куркыныч, имтиханнардан соң үзем килеп алырмын”, – дип хәбәр җи­бәрә. Ата белән кыз кайтыр юлга чыга, вагонга урнашалар. Төн уртасында әти­сенең хәле авырая һәм ул кызы кулында җан бирә. Аларны поезддан төшереп калдыралар. “Әтинең үле гәүдәсе янында елап басып торам, кайсы станциядә төшкәнне дә белмим, – ди Зөләлә апа. – Мә­четкә бардым, мәетне юып, соңгы юлга озатырга кеше кирәк, дидем. Шунда аңымны югалтканмын. Бер атнадан хас­таханәдә күзне ачтым. Әти­нең кайда җир­ләнгәнен төгәл әйтүче булмады...”
 
Стипендия алам, бергә­ләп яшәү җиңелрәк булыр, ярдәм итәргә апа белән җизни дә бар дип, ике гарип бала тәрбияләүче әнисен үзе белән алып китә Зөләлә. Энесе менингиттан соң саң­гырау кала. Кечкенә сең­ле­се, сугыш вакытында кызамык белән авырып, өзлегә, сөйләшә алмый. Университетны тәмам­лагач та, 23 яшьлек кызны бер районга эшкә җибәрәләр һәм мәктәп директоры итеп билгели­ләр. Тормышлары авыр икән­не белеп, кулына шактый күләмдә “подъемный” акча бирәләр, фатирга урнаштыралар. Шунда Новосибирскидан килгән I группа инвалид егеткә кияүгә чыга. “Очрашып йөрмәдек, әни риза булды, озын тәнәфестә качып кына никах укыттык. Кеше белмәсә ярар иде, дип курыктым. Никах укыту тыелган заман иде бит, – ди Зөләлә апа. – Новосибирскидан каенанамны алып килдек. 1950 ел иде, ирем белән 1996 елга кадәр яшәдек, бер ул, ике кыз үстердек, өчесе дә югары белемле”.
 
1990 нчы елларда улы белән килене Татарстанга кайтып китәргә җыенгач, ире фани дөньяда санаулы көннәре калуын сизеп булса кирәк: “Ата-ана ир бала белән яшәргә тиеш. Без әниләрнең бәхиллеген алдык, улыбыз да сине карасын”, – дип әйтә. Зөләлә апа, тормыш иптәшен җирләгәч, йорт-җирен калдырып, уллары артыннан Казанга күченә. Кеше почмагында яши башлыйлар. Сугыш ветераннарының гаи­лә­сенә ярдәм итәләр, дип ишет­кәч, документларын җыйнап, хәрби комиссариатка чыгып китә. Анда, сиңа фатир тиеш, дип өметләндерәләр. Социаль яклау бүлегендәге ханым ул сүзләрне кире кага. Әле алай гына да түгел, документ күчермәләрен идән­гә ташлый. Зөләлә апага каян кыюлык килгәндер, идән­дә яткан кәгазьләрне фотога төшерә һәм бүлмәдән елап чыгып китә. Теге хезмәткәр, кәгазь­ләрне күтәреп, артыннан йөгерә...
 
Судка бир син аны, дип киңәш итүчеләргә: “Алай эшләмим, Аллаһы Тәгалә үзе күрер, – ди ул. – Динебез дә үч алырга кушмый, әтием-әнием дә рөхсәт итмәс иде”. Шулай да, фатир алырга хокукы барлыгын дәлилләү өчен судлашырга туры килә. Хөкемдар Бөек Ватан сугышы инвалидының тол калган хатыны файдасына уңай карар чыгара. Мәскәү районыннан бер бүлмәле фатир бирәләр. Ире әманәтен үтәп, фатирны улы исеменә яздыра һәм аның гаиләсендә яши башлый...
 
Ул сөйләгәндә, аның яхшы хәтеренә сокланып утырдым. Үзе исә, озын гомерне беркемнән дә сорап алмадым, ди. Зөләлә апаның тормыш шигаре мондый: “Эш яратырга, усал булмаска кирәк. Начарлык эшләүчегә яхшылык белән җавап кайтар. Үз эчеңә бикләнмә, ачылып сөйләш. Бер кисәк ипиең бармы, бүлешеп аша. Без барыбыз да – гап-гади авыл кызлары, авыл малайлары, кайдан чыкканыбызны онытмасак иде. Балаларымның тормышы әйбәт, үземнең дә пенсиям начар түгел. Мох­таҗ­рак туганнарыма булышам, онык­­ларыма бүләкләр ясыйм. Үз­ләре дә мине бик карыйлар”.
 
Зөләлә апа йөрәк ишемиясе чире белән авырый. Тик хастаханәгә ятарга бик ашкынып тормый. “Монда кер­гән­че, чит илгә барам, Төр­киядә, Грециядә булдым, Мисырдагы тарихи урыннарны күрәсе килә”, – ди ул. “Самолетта кыен түгелме, чит ил һавасын ничек кичерәсез?” – дигәч, гәүдәсен тагын да турайта төшеп: “Бик әйбәт очам, бик әйбәт хис итәм. Дөнья матур, дөнья киң, – дип җавап бирде. – Сәясәт белән кызыксынам. Бер яңалыкны да калдырмыйм, карап, күзәтеп барам. Тик, тарихчы буларак, нинди системада яшә­вебез­не генә әйтеп бирә алмыйм...”

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.04.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»