|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2019 Дин
Камил Сәмигуллин яңа кадрлар билгеләнүе хакында игълан иттеБүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте атналык киңәшмәсендә Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин яңа кадрлар билгеләнүе хакында игълан итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзрәт коллективка мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча мөфти киңәшчесен – Равил хәзрәт Зөфәровны тәкъдим итте, дип яза Татар-информ.
Аны әлеге җаваплы вазифага билгеләгәндә, мөфти Равил хәзрәтнең Аксубай районы имам-мөхтәсибе вазифасында күпьеллык һәм нәтиҗәле эшчәнлеген, урыннарда имамнарның эш алымнарын яхшы белүен, шулай ук мөхтәсибәт һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте алдында торган бурычларны аңлавын билгеләп үтте.
Равил хәзрәт 1973 елда Аксубай районында туган. Нурлат мәдрәсәсен тәмамлаган һәм теолог белгечлеге буенча Россия ислам институтында укуын тәмамлый. Өйләнгән, алты бала тәрбияли. Шул ук вакытта Равил хәзрәт Татарстанның көньяк төбәге казые булып тора һәм республика дин әһелләре арасында атказанган абруй казанды.
Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе бу постлардагы бурычлардан аерылмыйча яңа эшчәнлек алып барачак.
Түбән Кама мөхтәсибәте башлыгы Салих хәзрәт Ибраһимовны мөфти халыкара элемтәләр буенча киңәшчесе итеп билгеләде. Салих хәзрәт нефть химиясе башкаласы мөхтәсибәтен 2017 елдан башлап җитәкли. Бу вакыт эчендә үзен җаваплы җитәкче, актив һәм компетентлы дини эшчәнлек алып баручы буларак таныта.
Салих хәзрәт 1977 елда Башкортстан Республикасының Дәүләкән шәһәрендә туган, «Әбү нур» (Сирия) һәм ИЭУП (Казан) мәдрәсәсен тәмамлаган. Өйләнгән, 4 бала тәрбияли. Ул шулай ук үзенең эшчәнлеген Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе вазифасында дәвам итәчәк.
Киңәшмәдә Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең яңа киңәшчеләрен сәламләде һәм аларга Татарстанда ислам дине үсеше өчен хезмәтләрендә уңышлар теләде.
--- |
Иң күп укылган
|