поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.04.2019 Сәясәт

Һәр авылга үз Илдары кирәк

“Сәрдегәннәрнең Илдардан бәхете булды. Кара әле, ничә еллардан бирле авылларын бер йодрыкка туплап, берләштереп тора бит!” – Авылдашым, элекке укытучым Рауза апа Зиннә­тул­лина­дан бу фикерне әллә ничә тапкыр ишеткән булды. Белеп әйтә, сәрдегәннәр белән гел хәбәрләшеп торганга, үзе дә авыл патриоты һәм бик актив булганга, Рауза апа тирә-яктагы авыллар­ның ничек сулага­нын белә һәм безне дә шулар үрнә­гендә “уятырга” өметләнә.

Салавыч авыл җирлеге баш­лыгы Рафил Сибагатуллин да Илдар абый кебек авыл старос­тасы, авыл советы депутаты булуның җирлек башлыгы өчен дә зур бәхет икәнен яшерми. “Бик авторитетлы, авыл­дашлары ара­сында сүзе үтә, бергә сөйләшәләр, киңәшләшәләр, уртак фикер­гә киләләр. Шул арада бер­гә­ләшеп эшләп тә куялар. Чын мәгъ­нәсендә авыл патриоты, аны яшәтү, ныгыту өчен үзе дә тырыша, баш­каларны да битараф калдыр­мый. Сәр­де­гән авылы, мө­га­ен, менә шу­ңа да бик бердәм­дер инде ул”, – ди башлык.

Бу хакта сүз чыккач, Илдар абый үзе: “Авылыбыз, чыннан да, бик бердәм. Элек-электән шулай га­дәтләнгән дисәм дә, ялгыш булмас. Монда бер староста яки икенче бер кеше тырышып кына әл­лә ни үзгәрмәс иде”, – дип тыйнаклык саклый. Тик ба­ры­бер лидеры – башлап йөрүчесе бул­ган авыл өметлерәк тә, бердәм­рәк тә.
 
Унбиш еллап староста, нәкъ шуның кадәр авыл советы депутаты да Илдар абый. Яңгул сепараторлык пунктын җитәкләгән елларында ук депутатлыкка кодалап караганнар да, баштарак риза булмаган. Ул чакта эшләре бик катлаулы бул­ганга, икесен дә тиешенчә башкара алмам дип шикләнгән. Әле алай да соңгы елларда тәвәккәлләгән. Гомер буе кешеләр белән эш­ләү дә үзенекен иткән, эшләп торган кешенең сүзе дә үтемлерәк булган...  Боларга әле Сәрдегән дигәндә җанын бирергә әзерлеген, үзе кебек теләктәш якташлары булуын да өстәгәч, шактый нәтиҗәле көч килеп чыккан. “Бездә дә барысы да әйбәт үк түгел инде”, – ди Илдар абый һәм: “Әм­ма уйлаганны эш­ләми калганыбыз юк әле”, – дип өсти...
 
– Элекке белән чагыштыра торган түгел бит, хәзер кешеләр шактый үзгәрде. Берәр нәрсә эшли башласаң, булмый ул дип кирегә сукалаучысы, сүрелдерү­чесе күп... Кешеләрне уртак фи­кер­гә китерү җиңел түгел, – дим.
 
– Бездә дә бар инде андыйлар. Дөрес әйтәсез, эш­ләүчегә кара­ганда өйрәтүче күп хәзер. Минем бит әти күп еллар авылда бригадир булып эшләде, авыл халкының холкын, гадәтен ул еллардан ук әйбәт беләм. Бүген дә кем­гәдер таләп итү ошый, кемгә­дер – башкача, әмма күпчелек үтен­гәнне ярата. Берәр нәрсә эшлисе, шул хакта сөйләшәсе булса, без башта берничә кеше үзара фи­керләшәбез. Аннан гомуми фи­керне өйрә­нәбез. Киңәшләшми генә, үз белдегең белән бер эшкә дә алынырга ярамый. Үзебез уртак фикергә килгәч, үз көчебез белән эшләп булырдаен үзебез эшлибез, көчебез җитмәгәнен җирле җи­тәк­­челәргә әйтәбез, язмача гариза кертәбез, ярдәм кирәк булса, ярдәм, киңәш кирәк булса, киңәш сорыйбыз. Кайчагында бераз кө­тәргә, сабыр итәр­гә дә туры килә. Проблеманың зур­лыгына карап, чишелеше дә төрле була инде. Мең рәхмәт, авы­лы­быздан чыккан Дамир Салихов, Хәмит Баһавет­ди­новлар да гел матди ярдәм күрсәтеп яшиләр. Дамир ярдәме белән без инде күп кенә авыллар юлсыз­лыктан тил­мергән елларда ук асфальтлы булдык. Үзебезнең “Та­тарстан” хуҗалыгы ярдә­ме белән һәм үзара салым акчасына ди­гәндәй, авылны (юлларын, зират­ларын һ.б.) даими тәртиптә тотарга тырышабыз. Бер карый­сың, инде барысы да әйбәт кебек, әмма авылны бер әйләнәсең икән, әле анысы, әле монысы күзгә күренә... Аларны да хәл итәсе килә башлый, – дип сөйли Илдар абый.
 
...Ә мин күңелемнән Рауза апа­ның сүзләрен кабатлыйм: “Сәр­де­гәнлеләрнең бәхете булды...” Авыл урамын битараф кына әйләнә алмаган Илдар абый кебекләр, чыннан да, авыл бәхетенә бит. Шуңа да, күпләр соңгы вакытта сыр­хау­лап киткән Илдар абыйның тизрәк сихәтләнүен көтә. Авыл урамнарын хуҗа булып кабат-кабат үтәргә, бик күп матур идея­ләрегезне чынбар­лык итәргә язсын, Илдар абый!
 
P.S. Салавыч Сәрдегәне – заманында үзебезнең Балтач районында гына түгел, республика, ил күләмендә танылган авыл. Мактаулы комсо­мол-яшьләр фермасы белән үткән гасырның сиксәненче елларында, рекорд арты рекорд куеп, РСФСР, СССР кү­ләмендәге социалистик ярыш­ларда җиңү яуладылар. Алар турында язмаган, күр­сәт­мәгән мәгълүмат чарасы калмады бугай. Авылның бүген дә гөрләп яшәве, гөр­ләп эшләве икеләтә сөендерә. Заман җилләре кагылмаган сирәк авылларның берсе, димәк...

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ â | 22.04.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»