|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2019 Җәмгыять
“Беркемне дә урамга куып чыгармыйлар”Казанга ислам дөньясыннан кунаклар килә. Алексей Песошин авария хәлендәге торактан күченүчеләргә ярдәм итү җаен эзли. Казан Кремлендә исә хоккейчы Сергей Обуховны “кызарттылар”. Татарстан хөкүмәте йортында атналык брифинг узды. 24-25 апрельдә Казанда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” халыкара икътисади форумы узачак. Быел ул тәүге тапкыр “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә үткәреләчәк. Чарада дөньяның алтмышка якын иленнән 3 мең кеше катнашачак. “Форумга ислам дөньясы илләренең Россиядәге 25 илчесе чакырулы. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алар белән шәхси очрашулар үткәрәчәк дип фаразлана. “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме җитәкчесе буларак, Рөстәм Миңнеханов ислам дөньясы илләре белән эшләүгә зур игътибар бирә”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова. Чара кысасында Согуд Гарәбстанының төп инвестицион идарәсе җитәкчесе, Малайзиянең Эшмәкәрлекне үстерү министры, Бәһрәйннең Ислам эшләре буенча югары советы президенты, Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре белән очрашулар да тәгаенләнгән.
Республикада авария хәлендәге торактан күченү шартларыннан канәгать булмаган һәркем белән шәхси эш алып барылачак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның халык белән очрашуы турында сөйләгәндә, Казан Кремленең рәсми вәкиле шулай дип белдерде. “Аңлагыз: беркемне дә урамга куып чыгару максаты тормый. Югыйсә кайберәүләр шулай фикер йөртә. Һәр очрак буенча аерым карар кабул ителәчәк. Алексей Песошин белән очрашуга килгән авария хәлендәге торактан күченүчеләр мәсьәләсендә дә шул ук хәл”, – диде Лилия Галимова.
Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә “Ак барс”ның элеккеге уенчысы Сергей Обухов катнашындагы видеоязма шау-шу уятты. Хоккейчы, юлда туктаган машина янына килеп, рульдә утыручы хатын-кызга берничә тапкыр суга. “Миңа калса, һөҗүмче үз көчен башка эштә кулланырга тиеш, бу гамәле аны бер дә бизәми. Хоккейчы буларак кына түгел, кеше буларак та иҗтимагый тәртипне бозарга, хатын-кызга кул күтәрергә ярамый”, – диде Лилия Галимова.
Интернетта ниләр генә юк. Кичә генә кайбер басмалар Татарстан Президенты Киңәшчесе, “Татфондбанк” һәм “Интехбанк”тан зыян күрүчеләргә ярдәм фонды җитәкчесе Айрат Нуретдиновның үз вазифасыннан китәргә җыенуы турында язып чыкты. Әйтүләренә караганда, ул Татарстан Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры кәнәфиенә утырачак. “Бу дөресме?” – дигән сорауга Казан Кремленең рәсми вәкиле: “Сез бу хактагы рәсми карарны күрдегезме? Мин – юк”, – дип кенә җавап бирде. Димәк, көтәргә туры киләчәк. Декларация кампаниясе кысасында Рөстәм Миңнехановның узган елдагы кереме турындагы мәгълүматны да. Аны май башына кадәр халыкка җиткерергә вәгъдә иттеләр. Әлегә саннарны тикшерәләр, ди.
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|