поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.04.2019 Язмыш

"Имче әби серләрен өйрәтеп, киңәш­лә­рен биреп җибәрә"

Күп язмышлар турында тыңлаган бар, тик кайбер­лә­ре күңелне аеруча кузгата, уйландыра, сокландыра. С.нең бала чагы, үс­мер­лек чоры авыр елларга туры килә. Авыл мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлагач, әти-әнигә аз­рак ярдәмем тияр дип, җәйге каникулда фермада сыерлар сава ул.

Шулай итеп, хәләл малның, хәләл акчаның ничек килгәнен аңлап үсә. Мәктәптән соң югары белем алырга те­ләсә дә, конкурстан уза алмый һәм заводка урнашып, шунда эшли башлый. Матур гына эшләп йөргән көннә­рендә, бер цехта эшләүче Мансур исемле егет аңа сүз ката. Башта дуслашып кына йөргән яшьләр дуслыкның тора-бара чын мәхәббәткә әйләнгәнен сизми дә калалар. Ике ел бер-берсен сынап йөргәннән соң, кавышалар, тормыш сукмагын тигезлектә, саулыкта матур гына үтәргә вәгъ­дә­ләр биреп, туй ясыйлар. Завод җитәкчелеге дә читтә калмый, яшьләр кулына бер бүлмәле фатир ачкычын тапшыра. Бәхеттән хисләре ташып торган парның бер елдан уллары туа. Улына бер яшь тулуга, аны балалар бакчасына урнаштырып, С. янә эшкә чыга. Тик тормыш без дигәнчә генә бармый шул. Инде бар нәрсәбез дә җитеш, бәхетебез түгә­рәк дигәндә, гаиләгә кайгы килә. Көннәрнең берсендә эштән соң баласын алырга килгән С.таш сыман яткан улының гәүдәсен күреп, имәнеп китә. Тәрбияче: “Балалар бергә уйныйлар иде, арадан кайсыдыр бала улыгызны этеп җибәрде, ул аркасы белән батареяга бәрелеп, кычкырып елап идәнгә егылды. Кү­тәреп алып караватына салдым, табиб чакырт­тым, ул укол кадады. Бала йокымсырау бе­лән сез дә килеп җиттегез”, — дип, акланырга ты­рыша. С. камыр кебек сыгылып төшкән улын кочагына ала. Тик ул аягына баса алмыйча тагы да катырак еларга керешә.

С. тиз арада “Ашыгыч ярдәм” чакыртып, улын сырхауханәгә алып китә. Анализлар, тикшерү нә­ти­җәләре генә күңелдә өмет уятырлык булмый. “Арка мие зарарланган” дигән диагноз куеп, табиблар баланы дәваларга алып калалар. Әлеге коточкыч вакыйга әни кешенең тормышын астын-өскә китерә. Табиблар тырышлыгы белән бала әкренләп кузгала башлый, кул-аякларын да хәрәкәтләндерә алырлык хәлгә килә. Әмма аяклары гына хуҗасын тың­лар­га теләми, камыр кебек тотрыксызлар. Зур-зур шәһәрләрдәге танылган табибларга күрсәтү дә өмете өзелеп килгән анага ярдәм итәрлек көч өс­тәми, әллә ни алга китеш сизелми. Бала бу бәлагә тарыганчы күпме сүз белгән булса, бары шуларны гына әйтә ала.
 
Бу хәл ир белән хатын арасында да эзсез генә үтми. Ир дигәне тиз бирешә, “салып” кайтулары ешая, шуның белән гаилә татулыгы соңгы көннәренә якынлаша. Ә беркөнне ир: “Мин болай яши, гомер буе чирле ба­ла карый алмыйм. Мин дә ир бит, яки баланы интернатка тапшыр, яки миннән колак кагачаксың, икесенең берсен сайла!” — ди. Мондый хәлдә калган әниләрнең күбесе кебек С. дә улын сайлый. Ир өйдән чыгып китә, хатын яшьләренә чыланып, юллар чатында кала. Табиблар да, сыр­хауханә­ләрдәге дәвалау курслары да ярдәм итмәгәч, соңгы өмет булып им-томчы әби­ләр кала. С. шулар яны­на бара. Имче әби баланың нык имгәнгәнен, шулай да өметсезлеккә бирелмәскә кирәклеген әйтеп, ананы тынычландыра. “Кызым, түзем бул. Узар вакыт, җиде ай, җиде ел да булыр, тик син генә бирешмәскә тиешсең. Балаң аякка басачак, хәзер барысы да синнән тора”, — дип, авыруга мас­саж ясау серләрен өйрәтеп, киңәш­лә­рен биреп җибәрә. Шу­шы сүзләрдән соң ананың күңелендә өмет чаткылары уяна. Барысын да имче әби кушканча җиренә җиткереп үти ул. әле ярый үз әнисе янында була, хатын иң авыр вакытларында аның иң­нәренә башын куеп елый, бушана. Эшендәге хезмәттәшләре дә һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Ул яктан авырлыклар күрмәсә дә, С. ата кешенең улы янына бер мәртәбә дә хәл белергә килмәвенә әрни. Йокысыз, газаплы җиде ай да, җиде ел да уза. Бала култык таяклары ярдәмендә генә булса да әкренләп аякка баса. Ана күңелендә яшәү чаткысы кабына. Улы бүтән балалар кебек йөгереп йөри алмаса да, әнисе монысына да шат. Улына инвалидлык бирәләр. әмма, бу ана өчен хөкем карары булмый. Завод җитәкчелеге таш­ламалы нигездә машина юллап бирә, ике бүлмәле фатирга да күченәләр.
 
“Әлеге мул тормышта таза-сау булып яшәвем улымны ташламавым бе­лән бәйледер, — дип уйлары белән уртаклаша С. — Иң авыр чакларда да, упкынга тәгәрим дигәндә дә, миңа яшәргә көч биргән Аллаһыма рәхмәт. Дөрес яшәгәнмен, димәк, мин бәхетле Ана. Көрәшергә, җиңәргә, аек акыл белән яшәргә үзеңдә көч табарга кирәк, кешене өмет яшәтә икән”, — ди С.
 
Көчемнән килсә мондый сабыр, нык рухлы ана­ларга һәйкәл куяр идем мин.
 
Миләүшә ХәЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 20.04.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»