поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.04.2010 Мәдәният

БӘЛКИ, БУ СОҢГЫСЫ БУЛМАС ӘЛЕ?!

Шенталы районының Денис авылы мәктәбе укытучылары коллективы заманыбызның атаклы татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен авыл Мәдәният сарае сәхнәсендә уйнап күрсәттеләр. Миңа аны зур сәхнәләрдә танылган артистларыбыз башкаруында да күрергә туры килгәләсә дә, авылдашларымның уйнаганын бөтенләй башкачарак кабул иттем.

Сәхнәдә –  Әлдермеш авылы күренеше. Әнә Әлмәндәр картның үзенең йорты янындагы бакчасы уртасында дача өен төзеп маташкан чагы. Шунда аның янына күрше карчыгы Хәмдебану (Рәгыйдә Бадыйкова) килеп керә. Әлмәндәр карт (Җәүдәт Хөснуллин) аны үзенә тормышка чыгарга кыстый, тик Хәмдебану карчык кына никтер ризалашмый.

 

25 яшендә ире Бөек Ватан сугышында һәлак булган бу тол хатын образы аша, автор миллионнарча хатын-кызларыбызның, ялгыз, ирсез калып, ирләренә хыянәт итмичә аларга тугрылык саклауларын, сөйгән ярларына булган мәхәббәтнең мәңгелек икәнлеген күрсәтергә теләгән бит. Авыл сәхнәсендә тулы тормыш чагыла. Әлмәндәр карт белән килене Өммиянең (Нурсинә Хәммәтшина) үзара тиргәшүенә түзә алмыйча, сугыш инвалиды Искәндәр (Илдар Ногманов) әтисенә:

 

–  Әткәй, минем бөтен тәнем яра эзләре белән тулы, миңа тынычлык кирәк, – дигәч, моңа Әлмәндәр карт:

 

–  Чир ул яткан кешене эзләп йөри, улым, ә эшләгән кешедән курка, – дип улын үгетләргә тотына, ә инде җәйге челләдә башына бүрек, биленә мамык шәл ураган, аягына киез каталар кигән улы өйгә кереп киткәндә, аның артыннан карап калып йөрәк әрнүе белән:

 

– Гитлер тәресе әрәм итте әзмәвердәй малайларны, җитмеш яшеңнән әҗәл көтеп ят инде, – дип тә өстәп куя.

 

Менә шушы күренеш илнең, бер гөнаһсыз кешеләрнең кичергән фаҗигале язмышына аерым бер басым ясый.

 

Сәхнәгә Әҗәл үзе (Азат Ханнанов) килеп керә. Ул Әлмәндәрнең 91 яшькә җитсә дә, әле һаман үләргә теләмәгәненә ачуланып, үзе белән алып килгән кәгазьгә кул куйдыртмакчы. Ә Әлмәндәр бу эштән баш тартып:

 

– Үзем өчен бер өйләндем, сугышта югалткан дүрт малаемның икесе өйләнмәгән иде, бер малаем өчен икенче өйләндем, икенче малаем өчен тагын бер өйләнәсем бар, – дип җавап бирә. Дөрес, ахырдан, әгәр тагын бер өйләнсәм, кәгазеңә кул куярмын дип Әҗәл белән ризалашкандай да була ул. Тик тиздән тегене ачы бал эчертеп исертә дә, үлемен кичектереп торырга була. Шул чакта күрше Антоновка авылында яшәүче «знакум» Евстигней карт (Рәфыйк Минһаҗев) белән Әлмәндәр картның якын, чын дус кешеләр кебек аралашуларын күреп:

– Шөкер, гомер-гомергә төрле милләт вәкилләренең бер-берен хөрмәтләп, дус, тату яшәгәннәрен күрү үзе зур шатлык бит, – дип уйлап куясың.

 

Ахыргы сюжетта Әҗәл Әлмәндәр бабайны Газраил яшәгән күк катына алып килгәч, фәрештә кыз чыдый алмыйча:

 

– Ул мине кочаклый бит, – дип кычкырып җибәрмәсенме. Газраил моңа исе китеп:

 

– Кем? – дип сорагач, Фәрештә:

 

- Шушы карт инде, - дип җавап бирә. Ә Әҗәл:

 

– Карт түгел ул, Әлдермештән Әлмәндәр! – дип ниндидер югары пафос белән белдерә.

 

Спектакль менә шушы күтәренке нотада тәмамланса да, Адәм баласының бу дөньяда кунак кына икәнлеген аңлый башлыйсың. Спектакль тәмамлануга залда утыручы тамашачылар үзешчән һәвәскәр артистларны көчле алкышларга күмделәр.

 

Быелгы ел «Укытучылар елы» дип игълан ителде бит. Укытучылар авыл җирендә гомердән-гомергә үрнәккә куелганнар. Элек ачлы-туклы яшәгән заманада да алар шулай спектакльләр уйнап, авыл халкының күңелен күтәргәннәр, зур белемнәре булмаган авыл кешеләре арасында агарту эшләре дә алып барганнар.

 

Тик хәзерге көндә шунысы борчый, соңгы елларда никтер бу эш гел арткы планга күчерелеп килде. Дөрес, авылыбызда концертлар булгаласа да, сәхнәдә әлегә кадәр спектакльләр күрсәтелү очрак-лары юк иде. Шуңадыр да тамаша залында алма төшәрлек тә урын калмаган иде бу көнне. Димәк, авыл халкы театр карарга сусап яшәгән.

 

"Театр яктылыкка, яхшылыкка һәм моңга илтә", – дигән гыйбарә бар бит. Дөрестән дә, биредә һәркем үзенә гыйбрәт алырдай нәрсәләрне күрә, сорауларына җавап ала, сәхнә белән яши, көлә һәм елый.

 

Соңгы сүзем итеп шуны әйтәсем килә: бәлки, үзешчән һәвәскәрләребез киләчәктә дә шушы изге эшләрен дәвам итәрләр. Бәлки, бу спектакль соңгысы булмас әле. Денис авылы Мәдәният йортының мактауга, зур ихтирамга лаеклы фольклор ансамбле булган кебек, сәхнәдә матурлыкны, тормышны, чын, тугры мәхәббәтне чагылдырырлык образлар тудырырлык үзешчән драма артистлары төркеме барлыкка килер, авыл халкының хыялы тормышка ашар?! Ә артистларга килгәндә:

 

– Афәрин! Булдырасыз, хөрмәткә лаеклы авылдашларым! – дип әйтәсе килә.

 

Рәсемдә  спектакльдән бер күренеш. Әлмәндәр карт ролендә Җәүдәт ХӨСНУЛЛИН, Әлмәндәр картның улы Искәндәр –  Илдар НОГМАНОВ (сулда).

 

Денис авылы,

Шенталы районы.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»